Укытучының яшен сорамыйлар...
Эльмира Васил кызы ТИМЕРГАЛИНА,Мөслим гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 30 ел. Укытучы яшен сорамыйларАның инде билгеле:Сентябрьдә ел да җиде аңа,Июнь җитсә...
Мөслим гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 30 ел.
Укытучы яшен сорамыйлар
Аның инде билгеле:
Сентябрьдә ел да җиде аңа,
Июнь җитсә ел да унҗиде.
Клара Булатова
Чаллы-Мөслим маршрут автобусы перронга килеп туктады. Пассажирлар тыныч кына урыннарына кереп утырды. Минем урыным кара-каршы куелган утыргычларның берсенә туры килде. Икесенә бер онык белән мәш килүче татар әбиләрен, үз уйларыма чумган хәлдә, тыныч кына күзәтеп кайтам. Юк, тыныч кына утырырга ирек бирмәде әбиләрем. Оныклары белән сөйләшкәндә: “Менә бу апаң укытучы ападыр, үзеңне мәктәпкә дә алмас,”- дип, кисәтүле-шелтәле сүзләрен җиткерә дә башладылар. Һөнәрем билгеләре тышкы кыяфәткә үк чыккандыр дип уйламый идем. Соңгы араларда еш кына шуңа охшаш хәлләрдә калгалый башладым.
...30 ел элек, 1983 нче елның августында Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, Мөслим районына юллама белән эшкә килгән 19 яшьлек вакытымда, әлбәттә, бу яшь кызчыкта бернинди дә укытучылык билгеләре күрә алмаганнардыр. Авыл кешеләре дә: “Башлангыч класслар укытырга бер яшь кенә баланы җибәргәннәр,”- дип сөйләшәләр иде. Мәктәп сукмакларында йөреп үткәргән 30 ел үз эшен эшләгән, димәк.
...Хезмәт юлымның һәр сәгате туктаусыз белем алу, тынгысыз эзләнүләр белән үткән. Башкача мөмкин дә түгел! Заман белән бергә атлыйм, балалар йөрәгенә үтим, әле дөнья серләрен ачар өчен тормыш тәҗрибәсе аз булган яшь әти-әниләр белән уртак тел табыйм дисәң, - укы, өйрән, осталыгыңны арттыр. Кыскасы, һәрвакыт үсештә бул. Укыткан фәнем дә үзенчәлекле. Ул миннән көн саен яңа әдәби әсәрләр белән танышуны, ил-көн яңалыклары, әдәбият-сәнгать яңалыклары белән танышуны таләп итә. Заман балаларын дәреслек материалы белән генә кызыксындырырмын димә. Һәр дәрескә шаккаттырырлык яңалыгың булмаса, бала өчен ачыш булмаса, йөрисе дә түгел. Шуны аңлап эш иткәндә генә уңышка ирешеп була. Яраткан шагыйрәм Клара Булатова: “Мәгърифәтле кешеләрне кояш дияр идем мин,” – дип яза. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары элек-электән зыялы, мәгърифәтле катлау булдылар. Минем дә шулар рәтендә буласым, кешеләргә яктылык өләшәсем килә.
Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул, дигән борынгылар. Табиблар кешене дару белән дәвалыйлар. Ә минем хезмәтемдә әзер таблеткалар да, микстуралар да юк. Һәр очрак өчен, һәр шәхес өчен мин үзем оригиналь ысул табарга тиеш. Педагогның шәхси үрнәге, сүзе, киңәше – укучы бала өчен алыштыргысыз бер дару.
Мәктәп программаларына дәрес итеп кертелмәгән әткәй-әнкәйгә хөрмәт, шәфкатьлелек, иман, әхлак дәресләрен - әнә шул расписаниегә язылмаган дәресләрне дә алып бара укытучы. Болары уз фәнеңне укытудан да катлаулырак. Гадәттә, моны аңлату өчен “бала күңеленә ачкыч таба” белү дигән терминны кулланырга яраталар. Мин үземне камертон ярдәмендә музыка инструментларын көйләүче, төрле тавышларның яңгырашын дөрес, төгәл билгеләүче мастер кебек хис итәм. Һәр бала – укылмаган китап. Баланың йөзенә карау белән үк, кәефенең нинди икәнен “укырга” да осталык кирәк. Кәефнең дә үз “визит карточкасы” бар бит. Бала күңелен аңлау өчен сизгер психолог та булырга туры килә.
Укытучы балалар коллективы белән җитәкчелек итә. Коллективның формалашуы һәм туплануы – ул биек тау башына күтәрелүгә бәрабәр. Берүзең генә аңа һич тә күтәрелә алмыйсың. “Коллектив” дип атала торган биек ноктаны бары тик бергәләп кенә штурмларга мөмкин. Класс җитәкчесе буларак, мин үземне зур оркестр белән идарә итүче дирижер итеп хис итәм. Кошлар, канатларын ныгыткач, балаларын оядан очыралар. Укытучы да нәкъ кошлар кебек: вакыты җиткәч, төркем-төркем балаларны тормыш юлына озата тора. 5 нче сыйныфта шул һәр сүзгә ышанучан, күп белергә омтылучы сабыйлар белән 11 яшьлеккә әвереләм, мәктәпне тәмамлаганда шул балалар белән янә каушый-каушый яңа тормыш сукмагыннан атлыйм...
Миңа, гадәттә, “Кая ашыгасың?” дигән сорауны еш бирәләр. Ашыга-ашыга үтеп барган гомер юлымда мин гаиләмдә укытучы гына булып калмадыммы икән? Үз балаларыма яхшы әни, иремә яхшы хатын була алдыммы? Кайвакыт үземә шул сорауларны бирәм. Якыннарымнан: “Син – начар әни, син – начар хатын,”- дигән сүзләр ишетәсем килми. Шулай да балаларым кайвакыт “укытучылыгым”ны искәртеп: “Әни дәреснең ныгыту этабын башлады,” – дип, кабат-кабат нидер аңлата башлавымнан туктаталар. Мин үпкәләмим: алар яратып әйтәләр бит! Якыннарымның да минем хезмәтемне аңлап яшәүләренә шатланам мин.
Тормыш үз кануннары белән дәвам итә... Гомер агышын аккан суга тиңлиләр. Шул суларда салмак кына чайкалып тагын бер кешенең гомер көймәсе агып бара... Тыныч кына, эзсез генә... Хәер, эзсез микән? Әнә ич! Каршымда утырган әбиләрем минем укытучы икәнемне фаш иттеләр! Димәк, мин – Укытучы! Бу исемне лаеклы йөртү өчен, эшемне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Минем кулга балалар язмышы ышанып тапшырылган. Иртәгә шул балалар ил белән идарә итәчәк, дөньякүләм әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү шуларга йөкләнәчәк, җәмгыять байлыкларын тудыручылар да шулар булыр. Әгәр фәнемә мәхәббәт уятып, телебез, милләтебез сагында торучы, мәдәниятебезне үстерүдә үзләреннән өлеш кертүче балалар тәрбияли алсам, мин – бәхетле! Әгәр укучыларымның бөек эшләре турында мактау сүзләре ишетсәм, мин – бәхетле! Еллар үткәч, укучыларым, мине танып, “Исәнме, апа!” дип эндәшсә, мин – бәхетле. Мин – Укытучы!
Комментарийлар