Утырып уйлар уйладым...
Лилия Миннәхмәт кызы ШӘВӘЛИЕВА,Зәй районы Аксар урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 23 ел.Мин 1 нче сыйныфка кечкенә генә авылның башлангыч мәктәбенә укырга к...
Зәй районы Аксар урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 23 ел.
Мин 1 нче сыйныфка кечкенә генә авылның башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Инде үзем бишенче дистәне ваклаган укытучы булсам да, бүгенгедәй күз алдымда беренче укытучым - Фәния апа. Ул вакытларда, укытучы безнең кебек гади кешедер диеп уйга да кереп карамый иде. Акбурга баткан куллары белән хәрефләр язарга өйрәткән укытучым мәңгелек йортка бик яшьли китте, ни кызганыч, үземнең укытучы һөнәремне нәкъ Фәния апам кебек булу теләге этәргәнен әйтергә җитешмәдем...
Инде үзем балаларга белем бирәм, Укытучы дигән исемне горур йөртергә тырышып, тормыш сукмагыннан атлыйм. Ә ул Сукмакта нәрсәләр генә очрамый: уңышлары белән сөендергән укучылар да, белемнәре белән мактанырлык булмаса да, киләчәктә Чын Кеше булачагына тулы ышанган балалар да, рәхмәтле һәм “бик үк рәхмәтле булмаган” әти-әниләр дә, олимпиадалар, имтиханнар, конкурслар, аттестацияләр,гаилә,балалар,инде булдыра алмыйм,көчем юк дип,өметсезлеккә бирелеп бар дөньясына кул селтәгән,ләкин иртән елмаеп класска кергән вакытлар да-бар да бар.
Бала күңеле – ак кәгазь, диләр. Мәктәптән чыкканда нинди язмалар белән чуарларбыз ул ак кәгазьләрне – бездән, укытучыдан тора. Баштарак, шәһәр мәктәбендә укытканлыктан, минем чыгарылыш классларым шәһәр балалары иде, инде авыл җирлегендә дә икенче чыгарылышымны озатам. Шәһәр һәм авыл балалары аерыла диеп әйткән кешегә ышанмагыз: кеше буларак, бала ул кайда да бала - шундый ук чиста күңелле, яхшылыкка беркайчан да явызлык белән җавап бирмәячәк. Ә менә сәләтләрен ачу өчен, шәһәрдә мөмкинлекләр, дөрестән дә, бик күп. Өздереп бии, күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылып җыр суза белгән,сыгылмалылыгы белән гимнастика түгәрәкләренә рәхәтләнеп йөрерлек балалар, кызганычка каршы, бу түгәрәкләрдән мәхрүм һәм алар шул мәктәптә уздырылган чаралардан ерак китә алмыйлар. Балалар саны да кимегәннән кими барган, гөрләп торган нык, көчле авылга оптимальләштерү шаукымы килеп җиткән мәлдә, авылларга түгәрәкләр турында уйлыйсы да юк.
Бала язмышлары бездән - өлкәннәрдән тора. Ә бүгенге көндә ышанып тапшырылган язмышларны ң борылмаларыннан дөрес алып чыгабызмы соң? Ни өчен 11 ел татар мәктәбендә белем алган бала, рус мәктәпләре белән беррәттән рус телендә имтихан тота? (Тәрҗемәсе бар дисезме, күрдек без ул тәрҗемәне, туганнар...) Ни өчен без балаларыбызны, ниндидер бер җинаятьтә тоткан кебек, металл эзләү кабиналарыннан үткәрәбез? Үземнең авылдан чыгып та йөрмәгән баламны бу “зәхмәт” өч тапкыр борып, дүртенчесендә генә кертте, ә бит бернәрсә дә үзгәртмәдек, салмадык, кимәдек. Әле имтихан да башланмаган килеш, инде бу баланың психасы нинди шкалада иде икән? Ә ни өчен 11 ел белем алган бала, “порог”ны үтә алмаган өчен, аттестатсыз чыгарга тиеш? Белми ул математиканы, аңламый һәм ул аңа гомерендә дә кирәк тә булмаячак (шәхсән минем үземә тормышта, эшемдә бер генә формула да кирәк булмады, ә математиканы “су кебек эчә” идем), ул бала бер дигән тәрбияче, шәфкать туташы булырлык, тормышта үрнәк әни, ир хатыны булачагына да тамчы да шигем юк, ә аттестат юк, иптәшләре чыгарылыш кичәсенә матур күлмәкләр эзләгәндә, ул күз яшьләре түгә, әти-әни, сыйныф җитәкчесе психолог ролен башкара, чөнки авыл мәктәпләрендә психолог та, социаль педагог штаты да каралмаган... Күз алдына китереп карагыз әле: бала икенче тапкыр имтиханга башка шәһәргә китә, ә 11 ел укыган сыйныфташлар чыгарылыш кичәсе үткәрә, чөнки чыгарылыш та, имтихан да бер үк көнне үткәрелә, “өстән” шулай кушалар. Нормаль күренеш диеп берничек тә әйтеп булмый бит...
“Сүз башым бит-Шүрәле” дигәндәй, авыл укытучысының борчулары булды ,ахры, бу язмам. Әлбәттә, укытучы ул авылныкы булса да, шәһәрнеке булса да, әнә шул бала язмышларын яза–яза да, йомгаклау өлешен, бөтенләй таныш булмаган апа-абыйлар кулына тапшыра. Ә үги бала үги инде ул, җәмәгать…
Комментарийлар