Логотип Магариф уку
Цитата:

Үземне бәхетле дип саныйм

Луиза Зөфәр кызы Нәбиуллина,Әгерҗе муниципаль районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хезмәт стажы – 26 ел.  Авылны мәктәп яшәтә. Кызганычка каршы, хәзерге кө...

Луиза Зөфәр кызы Нәбиуллина,
Әгерҗе муниципаль районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хезмәт стажы – 26 ел.

 Авылны мәктәп яшәтә. Кызганычка каршы, хәзерге көндә Укытучының дәрәҗәсе берникадәр кимеде. Әмма шуны онытмаска кирәк: җир йөзендә ике мөһим һөнәр бар. Шуларның берсе - табиб булса, икенчесе – һичшиксез, укытучы. Шунысы да билгеле: укый-яза белергә, кеше белән аралашырга, дөньяны танып белергә, иң беренче чиратта, укытучы өйрәтә...


Үз язмышын мәктәп белән бәйләгән авыл укытучысы нинди уй-хисләр белән яши икән? Аның көннәре нинди мәшәкатьләр белән үтә?


 Кеше гомере – чиксез диңгездә бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы мизгелдә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга тели. Җирдә яшәү үзе бер бәхет булса, Кеше дигән олы исемне йөртү – тагы да зуррак бәхет. Кеше дигән бөек исемгә лаек затларның берсе – укытучы. Тормышта кеше үзенең эзен калдырган икән, моның өчен ул, иң беренче чиратта, укытучыларына бурычлы. Кеше гомеренең асылы, киләчәк язмышы – укытучы кулында. Минем күңелемә Ризаэддин Фәхреддин сүзләре килә: “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” , – дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр.


Менә егерме алты ел дәвамында мин мәктәптә башка милләт һәм татар балаларына татар теленнән белем нигезләренә өйрәтәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Минем уйлавымча, балада, иң беренче чиратта, туган нигезгә, сине тәрбияләп үстергән ата-аналарга, сиңа белем биргән укытучыларга рәхмәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү мөһим. Шуңа күрә мин дәресләремдә туган як материалларына нигезләнеп укучылар эшчәнлеген оештырам. Дәресләремдә аеруча һәр халыкның гореф-гадәтләренә өйрәнүгә зур игътибар бирәм, чөнки үз халкының милли гадәтләрен, туган телен белгән шәхесләр генә әхлаклы була ала.


 Мин үземнең сайлаган хезмәтемне бик тә яратам, аннан бетмәс-төкәнмәс чиксез шатлык табам, киләчәктә дә тукталып калырга исәбем юк, һөнәремә тугры калам. Әйдәп баручыларым – үземнең туган телем, белемем, яраткан укучыларым, газиз мәктәбем. Мин татар теле мөгалимәсе! Һәр халык – үзе бер дөнья. Тел - өйрәнү предметы гына түгел, ә халык күңеле, аның шатлыгы, кайгысы, хәтере, байлыгы.


 Бүгенге көндә мин рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Башка милләт балаларын туган телебезнең байлыгына, матурлыгына соклану һәм кызыксыну тәрбияләү – минем төп бурычым. Рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын, ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, томышыңда да зур уңайлыклар, зур бәхет килүенә төшендерәм.


Яшәгәндә Илем – тел югалмас,


Тел барында халкым югалмас.


Белем һәм тәрбия бирүнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә күпкырлы эш алып барам һәм ул киләчәккә юнәлтелгән. Ә киләчәк һәрьяклап мәгълүматлы, эзләнүчән, хәбардар, эрудицияле булуны, балалар белән сак эш итә белүне һәм аларны хөрмәт итә белүне сорый. Мин мәгариф эшендәге һәр яңалык, вакыйгаларның эчендә кайнарга тырышам. Хәзерге заман укытучысы аң-белемле, компьютер белән эшли белә торган кеше. Татар теле укытучысы буларак, мин укучыларымның киң күңелле, әхлаклы булуларын телим. Ә моның өчен, иң элек, укытучы Кеше булырга тиеш. Шунда гына безнең йөрәкләрдә сабырлык та, өмет тә, мәхәббәт тә урнашыр. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Яраткан эшем, ярдәмчел хезмәттәшләрем, укучыларым һәм ата-аналар булу – ул үзе зур бәхет. Димәк, укытучы булып ялгышмаганмын.


 Мин авылда укытучы булып эшлим. Үз өебез белән торгач, абзар тутырып хайван асрыйбыз. Ә хайван асрагач, аны ашатырга, карарга кирәк. Җәй буе укытучы печән әзерли, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, болынга җиләк җыярга йөри. Авыл укытучының бер дә тик торырга вакыты юк. Авыл укытучысы һәрвакыт хәрәкәттә. Ул үзе бала тәрбияләүче ана да, хуҗалык эшен алып баручы яхшы хатын да, мәктәптә үрнәк укытучы да. Без, авыл авыл укытучылары, авыл тормышының шатлыкларын, кайгыларын үз йөрәкләребез аркылы үткәреп яшибез.


 Көн дә бер үк сукмактан ашкынып яраткан гаиләмә кайту, үземне бик күпләр өчен кирәк итеп санау – бу бәхет түгелме?! “Кешеләргә кирәклегеңне тою – зур бәхет ул”,- дигән бер акыл иясе. Хак сүзләр ул.


 Укытучы булу – зур бәхет ул.


Ул - яраткан минем хезмәтем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ