Халык авыз иҗаты әсәрләрендә саннар
5 нче сыйныфта сан сүз төркеме буенча алган белемнәрне гомумиләштерү.
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА,
Актаныш районы Сәләтле балалар өчен
гуманитар гимназия-интернатының
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең максатлары:
1) белем бирү максаты: сан сүз төркеме буенча алган белемнәрне ныгыту, халык авыз иҗаты жанрларын кабатлау;
2) фикерләү сәләтен үстерү максаты: укучыларның мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып белүне үстерүгә ярдәм итү, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;
3) тәрбияви максат: халык авыз иҗаты әсәрләрен таныту, аларга сакчыл караш, халык авыз иҗаты әсәрләре аша җаваплылык, максатчанлык хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: сан сүз төркеме буенча алган белемнәрне (грамматик билгеләрен, дөрес язылышын) ныгыту, халык авыз иҗаты жанрларын кабатлау.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: һәрвакыт яхшылыкка омтылу, һөнәрле булу, туган илне, дусларны хөрмәт итүгә теләк уяту.
Регулятив: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эчтәлеккә бәя бирү, үзләштергән һәм үзләштерергә кирәк булган материалны билгели белү.
Танып белү: кирәкле мәгълүматны эзләп табу, уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру; алган белемнәрне гомумиләштерү, модельләштерү.
Коммуникатив: хезмәттәшлек урнаштыра алу; сыйныф белән эшләгәндә башкалар фикерен исәпкә алып эш итү, төркемләп эшләгәндә фикереңне дәлилли белү, уртак фикергә килә белү; укытучының сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу; телдән (диалогик һәм монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Предметара бәйләнеш: татар теле, әдәбият, җыр сәнгате, биология, география.
Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.
Дәрес барышы
- Оештыру
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне матур сүзләр белән сәламләп, дәресебезне башлап җибәрик.
(Укучылар бер-берсен сәламлиләр.)
II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Укытучы. Экранга игътибар итик әле, нәрсә күрәсез? (1 нче слайд)
(Татарстан картасы.)
Әйе, слайдта тагын нәрсәләр күрәсез?
(Саннарны күрәбез.)
Әлеге саннар Татарстан турында нинди мәгълүмат бирә икән? (Укучылар бирелгән саннарны мәгълүмат белән тулыландыралар.)
Укучылар.
- 1990 елның 30 августында Татарстан бәйсезлеге турында Декларация кабул ителә.
- Татарстанда 4 003 016 кеше яши.
- Татарстанның мәйданы 67 836 км².
- Татарстанда 43 муниципаль район, 2 зур шәһәр бар.
Укытучы. Бик яхшы, укучылар, әлеге мәгълүматларны без нинди чара белән, ягъни кайсы сүз төркеме белән бирдек? (Сан сүз төркеме белән.)
– Димәк, без бүген сан сүз төркеме буенча алган белемнәребезне гомумиләштерәчәкбез.
III. Белемнәрне актуальләштерү
(Укучылар сан буенча алган белемнәрен бер-берсенә сорау бирү ярдәмендә искә төшерәләр.)
IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
Укытучы. Без бүген саннарны гади күнегүләрдән түгел, ә халык авыз иҗаты әсәрләреннән эзләячәкбез. Халык авыз иҗатына билгеләмәне искә төшерик.
Җаваплар.
– Халык авыз иҗаты – кемдер тарафыннан башкаларга сөйләрлек булып формалашкан һәм телдән-телгә күчкән әсәрләр җыелмасы.
- Халык авыз иҗаты жанрларын да искә төшерик әле.
– Халык авыз иҗаты жанрлары: әкият, җыр, мәкаль, әйтем, табышмак, мәзәк, риваять, легенда, бәет, миф.
Укытучы. Җавапларыгыз дөрес, рәхмәт. Экранга күз салыгыз әле, сезгә төшеп калган саннарны язарга кирәк.
(2 нче слайд)
Санамыш – считалка
Бер, ______, өч, ______, _____,
Алты, җиде, _____, тугыз, _______.
Байлар кия кызыл тун.
Кызыл тунның бәясе -
Йөз дә кырык сигез сум.
Укытучы. Слайдта халык авыз иҗатының нинди жанры бирелгән?
(Санамыш.) Без санамышны ни өчен, кайчан кулланабыз?
(Санамыш – ниндидер уенны, эшне башлаганда тәртип билгеләү өчен әйтелә торган кыска такмак.)
Укытучы. Әйдәгез, әлеге санамыш ярдәмендә чираттагы сорауга җавап бирүчене билгелик. Ул безгә санамыштагы саннарны укып күрсәтер, сан сүз төркеменең билгеләмәсен, нинди сорауларга җавап бирүен, ясалышын әйтер.
(Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеме сан дип атала. Башка сүз төркемнәреннән аермалы буларак, гарәп, рим цифрлары белән дә языла. Ясалышы буенча тамыр (бер, йөз), кушма (унбер-унтугыз), тезмә (егерме биш), парлы (алты-җиде) саннар була.)
Укытучы. Бирелгән санамышта ясалышы буенча нинди саннар бар?
(Тамыр (бер-ун), тезмә (йөз кырык сигез).)
Укытучы. Җавапларыгыз дөрес, афәрин! Алдагы слайдка карыйбыз.
(3 нче слайд)
Табышмак – загадка
Чәчәкләрем аллы-гөлле,
Меңләгән энәм сакта.
Кырык төрле дәва булам
Кеше авырган чакта.
Укытучы. Монда халык авыз иҗатының нинди жанры бирелгән? (Табышмак.) Әйе, табышмакның билгеләмәсен кем әйтә алыр икән?
(Табышмак – җавап табучының тапкырлыгын сынап карау максатында, сүз уйнатып әйтелгән һәм мәгънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис сүз.)
Яхшы, рәхмәт. Экрандагы табышмакның җавабын кем әйтә ала?
(Гөлҗимеш – шиповник.)
– Ул нинди үсемлек? Нинди файдалы якларын беләсез?
(Гөлҗимеш – роза чәчәклеләр семьялыгындагы чәнечкеле куак. Составында калий, магний, кальций, фосфор, тимер, марганец, цинк, бакыр кебек минераль матдәләрне табарга була. Җимешләре, тамырлары һәм хәтта үсемлек чәчәкләре дә төрле дәвалау үзлегенә ия. Гөлҗимеш салкын тигәндә файдалы, акыл эшчәнлеген активлаштырырга, арыганлыкны бетерергә ярдәм итә, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.)
Укытучы. Әлеге табышмактан сан сүз төркемен табабыз.
(Меңләгән, кырык.)
Укытучы. Саннарның төркемчәләрен әйтегез. Саннарны нинди төркемчәләргә бүлеп өйрәндек? (Укучылар белән сан төркемчәләрен, ясалу үзенчәлекләрен кабатлыйбыз.)
(Меңләгән – чама саны, кырык – микъдар саны.)
Укытучы. Җавапларыгыз белән тулысынча килешәм, рәхмәт.
– Алдагы слайдка карыйбыз һәм рәсемгә карап, нинди әйтем яшеренгәнен ачыклыйбыз.
(4 нче слайд)
Әйтем – поговорка
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
– Әйтемнең билгеләмәсен искә төшерәбез.
(Нинди дә булса тормыш күренешенә читләтеп, образлы итеп бәя биргәндә кулланыла торган тотрыклы сүзләр тезмәсе.)
Укытучы. Кем әйтемнең мәгънәсен аңлатып бирә ала?
(Ир-егет һәр эшкә сәләтле һәм аны оста итеп башкара белергә тиеш. Кулы бик күп эш белүчегә карата мактап, эшли белмәүчегә читләтеп кисәтү буларак әйтәләр.)
Укытучы. Әйтемнән санны табыгыз һәм нинди санны белдерүен әйтегез (Җитмеш – дистәне белдерә).
Укытучы. Җавабыгыз дөрес.
(5 нче слайд) Киләсе слайдтагы рәсемнәргә карап, нинди мәкаль яшеренгәнен белергә кирәк.(Җиде кат үлчә, бер кат кис. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. Туган ана бер, туган Ватан бер.)
Укытучы. Мәкальләр турында нәрсәләр беләсез?
(Мәкаль – тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләр гомумиләштереп, образлы итеп әйтелгән тапкыр гыйбарәләр. Мәкаль ике өлештән торырга һәм әлеге өлешләрнең берсе – сәбәп, икенчесе нәтиҗә булырга тиеш.)
Укытучы. Укучылар хәзер без мәкальләрнең эчтәлеген, кулланылу урынын ачыклыйбыз. Бирелгән мәкальләрдән саннарны табабыз, нинди җөмлә кисәге булуын ачыклыйбыз. Саннар нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?
Җаваплар. 1 нче мәкальдә сан фигыльне ачыклаган – хәл, 2 нче мәкальдә сан исемне ачыклаган – аергыч, 3 нче мәкальдә сан ия турында хәбәр итә – хәбәр.
Саннар җөмләдә аергыч, хәл, хәбәр булып килә алалар.
- нчы слайд)
Укытучы. Киләсе слайдны ачканчы, Ришат Төхвәтуллин башкаруында җыр тыңлыйбыз.
- Нинди җыр бу?
- Татар халык җыры «Ашхабад».
Җыр – песня
Алмагачым чәчәк ата
Майның унбишләрендә.
Алмагач чәчәге кебек
Минем дус-ишләрем дә.
- Әлеге җырдан санны табабыз, үзенчәлеген әйтәбез.
(Унбишләрендә – исемләшкән сан.)
Укытучы. Дөрес, саннар кайчан исемләшә?
(Саналмышы төшеп калган саннар исемләшә. Исемләшкән саннар, исем кебек, сан, тартым, килеш белән төрләнә. Исемләшкән саннар җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала. Җыю санының саналмышы булмый.)
Укытучы. Бу очракта нинди саналмыш төшеп калган?
(Майның унбишләрендә – унбишенче көннәрендә.)
Укытучы. Без санның грамматик билгеләрен санап чыктык. Унбишләрендә санына морфологик анализ ясыйбыз. (Һәр укучы дәфтәрдә эшләп бетергәч, бергәләп тикшерәбез.)
(Унбишләрендә – сан, чама саны, исемләшкән, У.-в. к., күплек санда, III зат тартым белән төрләнгән, кушма сан, җөмләдә вакыт хәле.)
V. Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану
Укытучы. Хәзер төркемләп эшлибез. Сезнең алда без өйрәнгән сүз төркемнәренең грамматик билгеләре язылган карточкалар. Сез, үзегезгә кирәклесен сайлап, сан сүз төркеменә модель төзергә тиеш. Төзеп бетергәч, күрше төркемнең эшен экрандагы үрнәк буенча тикшерәбез.
1,2,3; I, II, III; бер, ике, өч
|
/images/uploads/ckeditor/pptx/66a8e9ce8a5b2_санны кабатлау.pptx
Комментарийлар