Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа үрләр – минем максатым

Әлфия Миннәхмәт кызы Шәфигуллина,Мамадыш районы Түбән Сон урта гомумбелем мәктәбенең биология  һәм химия укытучысы. Эш стажы – 10 ел.Яңа туган көнгә шатлана-шатлана,  яраткан эшем,  укучыларым турында...

Әлфия Миннәхмәт кызы Шәфигуллина,
Мамадыш районы Түбән Сон урта гомумбелем мәктәбенең биология  һәм химия укытучысы. Эш стажы – 10 ел.

Яңа туган көнгә шатлана-шатлана,  яраткан эшем,  укучыларым турында уйлый-уйлый  янәдән туган мәктәбемә атлыйм. Күңелемдә якты истәлекләр, хатирәләр уяна... Әле кайчан гына ап-ак бант-алъяпкычлардан  шушы мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Беренче укытучымның үрнәге нигезендә “Мин дә Укытучы булам!” дип хыялланып утырган идем... Ни арада 11 ел вакыт узып киткән дә укытучы һөнәрен үзләштереп, үзем белем һәм тәрбия алган белем йортына мөгаллим булып кайтканмын. 5 ел дәверендә шәһәр җирендә укып, анда беренче сынауларнымны үтсәм дә, үземнең туган җирем, туган мәктәбем ниндидер сихри көче белән үзенә тарткан, күрәсең. 2004 елның алтын көзендә  яңа хыяллар, максатлар, идеяләр  белән педагогик хезмәтемне башладым.


Яңа заман авыл укытучысы... Әлеге  сүзләрне әйтүгә, күз алдына авыл мәгарифен үстерүдә армый-талмый көчен куйган, авыл мөгаллимнәренең иңнәренә төшкән авырлыкларны җиңәрдәй көч тапкан  ныклы холыклы, иҗади фикерләүче, заман таләпләреннән һәрдаим хәбәрдар булган бөек исемгә лаек булган мөгаллим килеп баса. Әйе, авыл укытучысы өчен хезмәт икеләтә авыр дип  әйтер идем мин. Берничә компьютер классы, заманча җиһазландырылган кабинетлар, өстәмә белем алырлык мөмкинлекләре күп булган шәһәр мәктәпләре белән тигез атларга бик күп көч сарыф ителә. Ә инде балаларның сәламәтлеге аеруча да мөһим. Сәламәт шәхес тәрбияләү – укытучының төп бурычы. Шуны истә тотып, авыл мәктәпләрендә сәламәтләндерү  җиһазлары белән баетылган заманча кабинетлар, бассейн, спорт заллары  булуга ни җитә?! “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән бит борынгылар да.


Авыл мәктәпләрен хезмәт тәрбиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Иртә яздан көзнең ахырларына кадәр балалар мәктәп бакчасындагы эш белән беррәттән, колхоз эшләрендә актив катнаша. Әлбәттә, өйләрендә дә хезмәт куеп килгән балаларга бу авырга туры килә. Күп вакыт таләп итүче иҗади эшләр, мөстәкыйль уку укучыларга кыенлык тудыра.


Моннан берничә ел элек, БДИ имтиханнарын бирү гамәлгә кергәч тә, яшермичә әйтергә кирәк, бөтен игътибар шуңа юнәлтелде. Әзерлек эшләре күбесенчә  тест биремнәрен чишүгә багышланды. Һәр әзерлек, һәр тикшерү формасы тест нигезендә алып барыла башлады. Тик тиздән  без моның “нәтиҗә”сен күреп, борчыла башладык. Укучыларның сөйләм теле, аралашу осталыклары кимү безне яңа технологияләр кулланып, (Сингапур уку системасы, төрле формадагы иҗади эшләр) эшләүгә китерде.


Тик нинди генә авырлык булмасын, нинди генә киртәләр очрамасын, авыл укытучысы үзенең тырышлыгы, булганлыгы, уңганлыгы белән алга омтыла һәм зур уңышларга ирешә. Моның төп сере – аның вакытны дөрес, төгәл билгели  алуында, үз фәнен яратып укытуында дип уйлыйм мин. Шулай булганда гына, заманча технологияләр артыннан куып җитеп була. Үз фәнеңне яратып эшләгәндә генә, сәләтле балалар белән тиешенчә эшләп була.


Укучының иҗади сәләтен, мөстәкыйль фикерли алуын тикшерү-эзләнү эшләре белән ныгытырга, камилләштерергә мөмкин. Әлеге сыйфатларны булдыру өчен, һәр уку елы саен укучыларым белән фәнни-эзләнү эше алып барам. Тема укучылар тарафыннан сайланыла, эш юнәлешләрен билгеләүдә ярдәм итәм. Яңа приборлар, җиһазлар ярдәмендә укучылар яңа ачышлар ясыйлар. Бик теләп төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә нәтиҗәле чыгыш ясыйлар.


Биология фәне – табигать, әйләнә-тирә белән иң тыгыз бәйләнештә. Шуңа да әлеге яраткан фәнем белән укучыларда зур кызыксыну уяту әллә ни кыенлыклар тудырмый. Табигатькә чыгу, дәрестә практик, лаборатор эшләр уздыру – барысы да төркемнәргә, парларга бүленеп эшләнә. Әлеге төр технологияләр укучыларны бер-берсенә якынайта, оешканлыкны булдырырга ярдәм итә. Бер укучы гына лидер була алмый, алар һәркайсы мөстәкыйль рәвештә фикерен әйтә, осталыгын күрсәтә.


Димәк, авыл мәктәбендә дә җиренә җиткереп, тырышып, яңа заман таләпләренә туры китереп эшләргә була. Бу бары тик укытучының тырышлыгыннан, иҗадилыгыннан, яңалыкка омтылуыннан тора.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ