Яңа заман авыл укытучысы
Эльмира Гаяз кызы СИБАГАТОВА,Әтнә районы Күшәр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 25 ел.Авыл мәктәбен тәмамлаган укучыларның белем дәрәҗәсе түбән дигән сүзләр белән килешәсем килми. Уку...
Әтнә районы Күшәр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 25 ел.
Авыл мәктәбен тәмамлаган укучыларның белем дәрәҗәсе түбән дигән сүзләр белән килешәсем килми. Укучыларыбыз һич кенә дә шәһәр мәктәбе укучыларыннан калышмыйлар. БДИ нәтиҗәләре, төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашу, җиңү яулау, зур күрсәткечләргә ирешү – моңа ачык мисал.
Соңгы елларда тормыш шартларыбыз, яшәү рәвешебез бик нык үзгәрде. Авыл мәктәбе дә хәзер зур үзгәрешләр кичерә. Ремонт ясалган, заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләребез, зур, уңайлы спортзалыбыз, сәламәт туклану өчен шартлар тудырылган ашханәбез, яңадан –яңа китаплар белән баетылып торучы китапханәбез, иҗади эшләүче, һәр яңалыкны отып алучы, хезмәтләрендә уңышлы кулланучы укытучыларыбыз бар. Яңа технологияләр кертелә, һәр укытучыда ноутбуклар, һәр гаиләдә диярлек интернет челтәренә ялганган компьютерлар. Өлкән сыйныфта укучылар гына түгел, башлангыч сыйныф укучысы да интернетны “су кебек эчә”, кирәкле информацияне бик тиз таба. Балалар хәзер әзер материал белән эшли, үз фикерен югалта бара. Шушы шартларда балаларны интернет киңлекләрендә ничек “адашмыйча” йөрергә, ялган белән дөресне аерырга өйрәтергә, үзе дә заманнан артта калмаска, заманча технологияләрне яхшы белергә, эшендә аларны урынлы кулланырга, укучыларын уйларга, фикерләргә “мәҗбүр” итәргә, сәләтләрен күрергә һәм үстерергә – авыл укытучысы алдында торган күп санлы бурычларның берничәсе.
Ләкин авыл мәктәбенә генә хас үзенчәлекләргә дә тукталып китми булмый. Авылда мәктәп - культура-агарту, белем бирү учагы, үзенең традицияләре бар. Элекке еллардагы кебек күмәк хуҗалык эшләрендә катнашмасак та, фермаларга контроль савымнарга йөрмәсәк тә, шушы традицияләрне саклап эшләргә, үз йөзеңне югалтмаска кирәк. Авылдашлар арасында аңлату эшләре алып бару, сайлауларда катнашу, концертлар оештыру- мәктәптән башка үтми. Авыл укытучысына җиңел түгел, ул - “күз өстендәге каш” кебек, һәр адымыңны уйлап атларга, һәр сүзеңне “чамалап” әйтергә, билгеле бер югарылыктан төшмичә, авылдашларың, балалар арасында абруеңны төшермичә, үзеңне генә түгел, гаиләңне дә билгеле бер “кысаларда” тотып яшәргә туры килә. Ләкин ул аңа ияләнгән инде, мәктәпне генә япмасыннар, чөнки авылда мәктәп бетсә, авыл да бетәчәген яхшы аңлый укытучы.
Икенче бер проблема турында да әйтми булмый: сыйныфта укучыларның аз санда булуы. Чирек гасыр башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләү дәверендә шундый фикергә килдем, синең эш күрсәткечләрең, нәтиҗәләрең, сиңа нинди укучылар килүендә. Чөнки безнең сайлау мөмкинлегебез юк. Мәктәпкә анкеталар, тестлар үткәреп кабул итмибез, нинди укучылар килә, шулар белән 4 ел эшлибез. Укытучы никадәр тырыш булса да, балалар белемнәрне бертигез кабул итә алмыйлар. Ул яктан мин үземне бәхетле саныйм, миңа тырыш, кызыксынучан балалар килә.
Хәзерге җәмгыять һәр шәхеснең фикерләү сәләтенә ия булуын таләп итә. Мондый сәләт кече яшьтән үк формалаша башлый. Шуңа күрә, мин “Кече яшьтәге мәктәп укучыларының интеллектуаль һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү” дигән методик теманы сайлап, шул юнәлештә эш алып барам. А. И. Савенковның “Кече яшьтәге мәктәп балаларының сәләтен диагностикалау методикасы”н кулланып, һәр укучының кызыксыну юнәлешен билгелим. Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, укытучыга шул өлкәне табарга һәм балага сәләтен үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Монда баланың яшь һәм психологик үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш, эшкә иҗади якын килү сорала.
Тапкырлау таблицасын өйрәнгәндә дә үз методикам бар. Балаларны беренче сыйныфтан ук икешәрләп, өчәрләп, дүртәрләп, бишәрләп санарга өйрәтәм, бу тапкырлау таблицасын өйрәнгәндә бик нык ярдәм итә. Таблицаны өйрәнгәндә аны арттагы партага куям. Балалар онытып җибәрсәләр, шунда барып карыйлар. Кире урыннарына килгәндә кабатлап киләләр. Таблицаны истә калдыру өчен бу иң отышлы алым дип саныйм.Таблицаны өйрәнеп бетергәч, укучылар белән “Тапкырлау таблицасын белик”дигән математик кичә үткәрәбез. Кичәгә балаларның әти-әниләре, өлкән сыйныф укытучылары чакырыла. Кичәнең эшкәртмәсе “Мәгариф” журналының 2006 елгы №12 басылып чыкты.
Укучыларым иҗат иткән шигырьләр “Сабантуй” газетасында да басылып чыкты. (19 гыйнвар, 2013 ел, №3)
4 нче сыйныфта “Тапкырлар һәм зирәкләр” түгәрәге оештырам. Түгәрәктә без 4 юнәлештә эш алып барабыз: математика, рус теле, татар теле һәм табигать белеме. Барлык укучылар да төгәл фәннәрне бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Түгәрәктә мондый фәннәрне “йомшак” үзләштерүче балаларга да үз көчләрен сынап карау өчен шартлар тудырыла. Уку елы ахырында һәр юнәлеш буенча укучылар газеталар чыгаралар, үзләре исем, девиз сайлыйлар, мәкаләләр язалар, кроссвордлар төзиләр, башваткычлар уйлыйлар. Газеталар әзер булгач, аны мәктәп коридорына эләләр. Башка сыйныф укучылары андагы биремнәрне чишеп, укучыларыма тапшыралар. Балллар куелып, җиңүчеләр билгеләнә.
Хәзерге заманда укучыларыңның сәләтле булуы гына җитми, үзеңнең дә артта калмавың кирәк. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрсәләр, тиешенчә бәяләсәләр генә, эшләве рәхәт, күңелле. Әтнә районы мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау Грамоталары белән бүләкләнүем, шулай ук “Ел укытучысы-2009” конкурсында җиңеп, республика конкурсында катнашуым күңелемдә горурлык хисе уята. Моның өчен генә булса да тырышып карау кирәк. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә уңышларым укучыларымда, хезмәтемдә чагылыш тапты. Бәлки шуңа күрә дә мин үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын дип әйтә алам.
Комментарийлар