Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман белән бергә атлый

Раилә Гыйният кызы МОРАТОВА,Менделеев районы Турай урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 22 ел.Әнием кебек якын, яхшы күңелле, ачык йөзле, матур, сабыр, һәрвакыт...

Раилә Гыйният кызы МОРАТОВА,

Менделеев районы Турай урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 22 ел.


Әнием кебек якын, яхшы күңелле, ачык йөзле, матур, сабыр, һәрвакыт яшь Фәния Наҗиповна минем беренче укытучым булды. Шул көннән башлап, укытучы һөнәренә гашыйк булдым. Укытучыма охшарга тырышу теләге һөнәр сайлавыма этәргеч бирде. Беренче укытучым минем күңелелемә салган белем һәм тәрбия орлыкларын еллар аша саклап килеп, киләчәк буыннарга тапшыруны үз бурычым итеп куйдым.


 Мин башлангыч сыйныф укытучысын, заман белән бергә атлап, балалар алачак белемнәргә нигез салучы кеше итеп күзаллыйм. Тормышта югалып калмыйча, туры юлдан атлап баручы, безнең киләчәгебезне төзүче, заманга лаек уллар, кызлар үстерүне зур бәхет дип саныйм.


Укыткан укучыларыма карыйм да, үземнең хезмәтемнең заяга узмаганына куанам, һәрбер укучымны күңелемнән барлыйм, ничек сулыш алуын тоям, миңа карата булган җылы карашларын сизәм.


Бүгенге укучыларым башка елдагыларга караганда үзгә: җитез, күп белергә омтылучан, яңалыкларга тиз иярүчән. Авыл укучысын элегрәк елларда басынкырак итеп күреп күнегелгәнгәдер, бу яңа заман укучысына яраклашу бездән дә зур үзгәрешләр таләп итә. Шәһәрдәге компьютер класслары, интерактив такталар, ноутбуклар авыл мәктәбе укучысы өчен көндәлек кулланылыштагы әсбапка әйләнде. Алар карый торган кинолар да, мультфилмнар да, уйный торган уеннар да үзгә. Шул укучылардан бер генә адым булса да алдан атлау өчен үз белемебезне һәрдаим күтәреп, төрле бәйге, семинар, конференцияләрдә катнашабыз, грантлар отабыз. Үз үрнәгебездә укучыларыбызны да шушы ук эшләргә җәлеп итәбез, үз көчләрен сынап карарга, үз белемнәрен бәяли белергә шартлар тудырабыз.


Авыл мәктәбенең үзенә хас өстенлекле ягы – технология, әйләнә-тирә дөнья дәресләре өчен практик җирлек булу. Укучыларыбыз белән бергә мәктәп тәҗрибә участогында төрле яшелчәләр, матур чәчәкләр үстерәбез, төрле тәҗрибәләр үткәрәбез, ачышлар ясыйбыз.


Бүгенге заман укучысы белемне үзе эзләп табарга тиеш. Икенче буын укыту стандартлары укучыдан да, укытучыдан да бик күп үзгәрешләр таләп итә. Укытучы һәрьяклап белемле булырга, укытуның төрле актив формаларын дөрес итеп куллана белергә тиеш.. Балаларны белемле һәм тәҗрибәле итү, тормышка яраклаштырырга өйрәтү бик җиңел эш түгел. Укытучы үзе дә балалар һәм ата-аналар өчен үрнәк булырга тиеш. Авыл укытучысын олысы да, кичесе дә хөрмәт итә. Ә ул хөрмәт артында күпме хезмәт, күпме йокысыз төннәр, күпме уңышлар, күпме тырышлык!?!


Укытучы һәркайчан үсештә, эзләнүдә булганда гына хемәте дә , укучылары да уңышлы була. Ә уңышка ирешүнең нәтиҗәсе – балалардан, ата-аналардан танылу.


Мин үзем башлангыч укытучысы булуым белән горурланам. Беренче укытучыны укучылары беркайчан да онытмый, рәхмәт хисләре белән искә ала.


Укытып чыгарган укучылар, күп еллар узгач, әйләнеп кайтып баш ия, шатлык яшьләре аша сөенечле очрашулар бүләк итә икән, укытучы өчен моннан да зур бәя, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел! Укытучы күңелендә ирексездән теләкләр яңара: “Берүк ялгыша күрмәгез, абына күрмәгез, балакайларым-алтынкайларым!”


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ