Логотип Магариф уку
Цитата:

Заманча шартларда татар теленә өйрәтү

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасыГөлчәчәк ДАУТОВА,Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТат...

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы


Гөлчәчәк ДАУТОВА,


Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Татар телен өйрәтүдә халык авыз иҗаты берәмлекләренең роле


Укучылар татарча да, русча да дөрес һәм матур итеп сөйли, яза, аңлаша-аралаша, белем ала белергә тиеш. Бу җәмгыятьнең мәктәп алдына куйган мөһим бурычы.


Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң назлы тел. Без дә, үз чиратыбызда, татар теленең нинди бай, камил, зур тарихлы булуын күрсәтә белергә тиеш. Шулай ук аның тылсымлы дөньясына үтеп, матурлыгын, җорлыгын, йомшаклыгын, фикри тирәнлеген ачу да безнең өстә. Икетеллелек шартларында рус телен дә икенче ана телебез кебек күреп, укучыларыбызда бу телгә ихтирам хисе тәрбияләргә, рус әдәбиятына да, татар әдәбиятына да мәхәббәт уятырга, ике телне чагыштыра белергә өйрәтергә бурычлы. Балалар өчен өлкәннәр сөйләме үрнәк булып тора. Мәктәптә – укытучылар, гаиләдә – әби-бабай һәм ата-аналарның сөйләме. Димәк, дәресләрдә яңа сүзләр белән танышу, аларны дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү, шул сүзләрне файдаланып, төрле җөмләләр уйлау, бәйләнешле сөйләм төзи белү ул – укучыларның сөйләм культурасын үстерү, тел байлыгын арттыру дигән сүз.


Шушы максат өстендә эшләгәндә, без укучылар белән берлектә татар теле һәм рус теле грамматикасын чагыштырабыз. Кирәк булса, тулы тәрҗемә дә ясыйбыз. Укытучы татарча һәм русча сөйләм күнекмәләрен мавыктыргыч метод һәм алымнар белән өйрәтергә тиеш. Күрсәтмәлелек һәм техник чаралар ярдәмендә оештырса, укучының кызыксынуы арта. Бигрәк тә, дәресләрдә мәкаль һәм әйтемнәр, фразеологизмнар куллану, аларның төзелешләрен ачыклау зур әһәмияткә ия.


Фразеологик әйтелмәләр – телнең үзенчәлекле бер күренеше, аларга күчерелмә мәгънәлелек, таркалмау хас. Алар коммуникатив вазифа башкарудан тыш, эстетик бурыч та үтиләр. Сүз күрке – мәкаль, ди халык. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәрне, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәҗәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның әйтергә теләгән фикере кешеләргә тизрәк барып ирешә. Әйе, фразеологизмнарда халыкның тормыш тәҗрибәсе, милли үзенчәлекләре чагылыш таба. Шуңа күрә телебез җәүһәрләрен сөйләмдә куллана белергә кирәк. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә уңай йогынтысы зур. Русчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрендә, татар теле чаралары үрнәгендә төзелгән, фразеологик әйтелмәләр дә күп. Өйрәнелү ягыннан халык авыз иҗаты җәүһәрләре укучыларга уңай тәэсир ясый.


Бүгенге көндә укыту процессы укучыдан һәм укытучыдан эзләнү эшләре таләп итә. Эзләнү эше – дәреснең дәвамы, нәтиҗәсе. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтүнең, шулай ук шәхес буларак тотрыклы характеры формалашуның бер чарасы булып та тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең дәвамчанлыгын шуннан күреп була. Укучылар фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясасын өчен, аларда башта эзләнүчәнлек сәләтен үстерергә кирәк. Бу эш татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә башкарыла. Укучылар билгеле темаларга төркемнәрдә, аерым берничә укучы, индивидуаль эшлиләр.


Без укучылар белән ун елга якын шундый фәнни-гамәли эшләр белән шөгыльләнәбез. Алар белән башкарган эшләребез бер китап булып җыелды инде. Бүгенге көндә төрле темаларга, максат, бурычлар куеп, башкарган фәнни-гамәли эшләребез һәрвакыт район, республика күләмендә үткәрелгән конференцияләрдә призлы урыннар яулый. Башта, ягъни урта сыйныфларда, эшебезне мәкаль-әйтем, фразеологик әйтелмә, антоним, омоним, синонимнар эзләүгә юнәлдерәбез. Мәгънәләрен, татарчадан русчага тәрҗемәләрен барлыйбыз. Тапсак, бик сөенәбез. Арада тәрҗемәләре булмаганнары да бар, аларын үзебез тәрҗемә итәбез. Без Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим, К.Булатова шигырьләренең үзенчәлекле якларын өйрәндек. Әсәрләрдәге синоним, антоним, омонимнарны таптык. Аларның төзелешләрен ачыкладык. Ә проза, драма әсәрләрендә күпчелек фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен, тәрҗемәләрен табабыз.


Ә югары сыйныфларда ономастика бүлеген ныклап өйрәнәбез. Бу бүлекне өйрәнгәндә, туган як төбәген өйрәнүне төп максат итеп куябыз. Бигрәк тә кеше исемнәренең мәгънәсе, килеп чыгышы, төзелеше, ясалышы укучыларга кызыклы. Башта үз исемнәренең мәгънәсе, килеп чыгышы белән кызыксыналар. Аннан фәнни әдәбиятка, сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Без Ф.Садриев, Н.Исәнбәт әсәрләренең антропонимикасын тикшердек. Үзебез өчен кызыклы ачышлар ясадык. Мондый эзләнү эшләре укучылардан әдәби әсәрләр укуны таләп итә. Ә бит «әдәби әсәр укыганнарда булмый каралык» диләр. Димәк, без үз чиратыбызда, балаларга әхлак, эстетик тәрбия дә бирәбез.


Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киӊ ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль рәвештә, алдагы нәтиҗәсен күреп эшләргә өйрәнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ