Заманнан калышмаска
Фирзия Мәгъсүм кызы Шакирова,Мамадыш районы Көмеш Күл урта мәктәбе математика укытучысы, эш стажы -32 ел. Укытучы! Нинди бөек исем! Балаларга белем бирүче, тормышта үз юлларын табарга булышучы, үзенең...
Мамадыш районы Көмеш Күл урта мәктәбе математика укытучысы, эш стажы -32 ел.
Укытучы! Нинди бөек исем! Балаларга белем бирүче, тормышта үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул. Аның күңелендә укучыларына карата никадәр сабырлык, ярату, кешелеклелек һәм ышаныч хисе яши. Үз эшенә чиксез бирелгәнлек аша белем-тәрбия бирүне бар нәрсәдән дә өстен күреп яшәүче, укучыларының тормышта нинди дә булса уңышка ирешүен ишетсә, үз уңышыннан күбрәк шатланучы, горурланучы бит ул.
Авыл укытучыларының шәһәр педагогларыннан зур аермасы бар. Алар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Авылда аларны һәркем белә, таный, алар белән даими аралашып яши. Мондый шартларда укытучы үзенең тәртибенә, киеменә, яшәү рәвешенә, сөйләменә зур таләпләр куя, чөнки ул һәрвакыт башкалар өчен үрнәк булып тора.
Авыл укытучысы мәктәптәге эшен төгәлләп кайтканнан соң, башка авылдашлары кебек, үз хуҗалыгында хайван, кош-корт асрау, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, көндезге эшләрен тәмамлаганнан соң, алдагы көн дәресләренә әзерләнү, укучыларның дәфтәрләрен тикшерү белән шөгыльләнә. Соңгы 30-40 ел эчендә ничәмә–ничә реформа булып үтте инде, алда буласылары бихисап. Аларның асылына төшенү өчен генә дә күпме укырга, ә укыган – аңлаганнарыңны, үз карашларың белән баетып, балаларга, аларның әти-әниләренә җиткерергә, дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда кулланырга, үз укучыңнан калышмас өчен, яңа белемнәр белән даими коралланып торырга кирәк. Укытучының озак йокларга, ял итәргә, үз балалары белән эшләргә вакыты да калмый диярлек.
Авылда укытучының хезмәте – мактаулы, шул ук вакытта бик тә җаваплы хезмәт. Ә математика фәнен укыту аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш. Чөнки һәр баланың киләчәге бәйләнгән фән ул. Математика - төгәл фән. Ул төгәл мәгълүмат, төшенчәләр, терминнар, символик билгеләр, формулалар, исбатлаулар, законнар белән эш итә. Фәннең төп предметы – тормыш үзе. Алга таба үсеп килүче яшь буынны катлаулы тормыш юлы көтә. Шунлыктан нәкъ менә укытучыга һәр көнне укучыларының шәхси үсешен күзәтергә, уңай нәтиҗәләргә ирешү юлларын билгеләргә, үз тәҗрибәсенең уңышлы якларын гомумиләштереп планнар, программалар төзергә һәм аларның төгәл үтәлешен тәэмин итәргә, нәтиҗәләргә анализ ясарга туры килә. Мәктәптә уку дәверендә барлык фәннәрне татарча гына үзләштергән балаларыбыз бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә тапшырырга мәҗбүр ителә.
Хәзер авыл мәктәпләре дә заманнан калышмаска тырыша. Мәктәпләр Интернетка тоташтырылган. Һәр укучының диярлек компьютер белән эшләү мөмкинлеге бар. Фән кабинетлары заманча җиһазландырылган, проекцион һәм интерактив җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Соңгы вакытта мәгариф системасындагы реформалар, уку-укытудагы яңалыклар, бер яктан, алга китеш дип кабул ителсә дә, нәкъ менә хәзер хәл ителәсе проблемалар да шактый. Оптимальләштерү шартларында татар милли мәктәпләрен саклап калу, аларның киләчәк язмышы хакында үтә җитди сүз булыр дип өметләнеп көтәм. Чаң сугарлык бит! Әлбәттә, мәктәпләр ябылуның сәбәбе – балалар саны аз булуда. Ләкин аларның күбесе – татар мәктәбе бит. Мәктәпсез авыл нишләр? Мәктәбе беткәч, бу авылның киләчәге юк дигән сүз. Ә авыл бетсә, татар милләте язмышына да балта чабыла дип аңларга кирәк.
Җәмгыять бер урында гына тора алмый. Үзгәрешләр, яңарыш кирәк, әлбәттә. Әмма алар укыту-тәрбия эшен кирәкмәгәнгә катлауландырмасын; укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне киеренкелек хәлендә тотуга китермәсен, балаларның белем алуга омтылышын сүндермәсен иде.
Комментарийлар