Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы башлана

2023 елның 16 мартыннан 30 апреленә кадәр 24 гомуми белем бирү предметы буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак, анда 6500 катнашучы&...

2023 елның 16 мартыннан 30 апреленә кадәр 24 гомуми белем бирү предметы буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак, анда 6500 катнашучы чакырылган.
Химия буенча “Сириус” федераль территориясендә узачак олимпиаданың финалына 313 укучы чакырылган. Балаларны ике теоретик тур һәм бер гамәли тур, шулай ук укучылар һәм педагоглар өчен лекцияләр һәм тематик экскурсияләр көтә.
17 мартта француз теле буенча бөтен мәктәпләрнең  дә 230 катнашучысы Мәскәүгә киләчәк, анда Россия халыклар дуслыгы университеты мәйданчыгында олимпиаданың язма һәм телдән турлары, шулай ук белем бирү программасы планлаштырылган.
Татарстан Республикасы сәнгать буенча олимпиада финалистларын кабул итә. Олимпиада 18–24 мартта узачак, анда 262 өлкән сыйныф укучысы катнашачак. Программа теоретик һәм иҗади турларны, шулай ук лекцияләр һәм экскурсия чаралары сериясен үз эченә ала.
Олимпиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары, шулай ук Педагог һәм остаз елына багышланган чаралар беренче тапкыр туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Иң массакүләм интеллектуаль ярыш турында актуаль мәгълүматлар  укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы сайтында урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ