Логотип Магариф уку
Цитата:

Ачыктан-ачык сөйләшергә чакырабыз

Кадерле укучыларыбыз, без «Гаилә һәм мәктәп» журналының киләсе саннарына гаилә һәм балалар тәрбияләү темасына язмалар әзерлибез. Әлеге темаларны алдан ук сезгә дә тәкъдим итеп, сезнең тарихлар хакында...

Кадерле укучыларыбыз, без «Гаилә һәм мәктәп» журналының киләсе саннарына гаилә һәм балалар тәрбияләү темасына язмалар әзерлибез. Әлеге темаларны алдан ук сезгә дә тәкъдим итеп, сезнең тарихлар хакында да сөйләшергә чакырабыз.
«Мин гел балаларыма тавыш күтәрәм» бу тема, мөгаен, бала үстерүче һәр гаиләгә дә кагыладыр. Тавыш күтәрмичә аңламый бит алар, дип үз балаларының тыңламауларыннан, карышуларыннан зарланучы күпме ата-аналар бар. Ә психологлар бу күренешкә каршы. Балаларны яратып кына үстерергә кирәк, сезнең алдан ук чикләр билгели алмавыгызга балалар гаепле түгел, дип киресен аңлата. Өй эшләрен каратканда, эш кушканда, урамда йөргәндә тыңламаса, сез балаларыгызга тавыш күтәрмичә генә, җайлы гына сөйләшә аласызмы? Әллә юк-юк та барыбер сүзне тыңлатыр өчен булса да кычкырырга туры киләме? Аннары күңелне биләп алган үкенү хисе дә танышмы? Әлеге темага үз мөнәсәбәтегезне белдереп, безгә gaila-mektep@mail.ru электрон почтасына «Киңәш» темасын куеп язсагыз иде.  Бәлки, нәкъ менә сезнең очрак хакында психолог һәм журнал укучылары белән уртага куеп сөйләшү күпләргә ярдәм итәр. Әгәр сезнең очракка ярдәм кирәк дисәгез, редакция исәбеннән иң катлаулы дип табылган очракны психолог белән анализлау мөмкинлеге дә булачак. Әлбәттә, проблеманы берләшеп өйрәнсәк, нәтиҗәләр безне сөендерер генә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ