Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әдәби карта» җиңүчеләре Казанда

Бүген Татарстан Язучылар берлеге һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган «Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге матур, җылы очрашу Татарстан Язучылар берлеге бинасынд...

Бүген Татарстан Язучылар берлеге һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган «Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге матур, җылы очрашу Татарстан Язучылар берлеге бинасында узды.

Бәйгенең җиңүчеләрен котларга жюри әгъзалары – Татарстанның халык язучысы Газинур Морат, «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, шулай ук Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһим да килде. Бүләкләү тантанасы түгәрәк өстәл эшенә ялганды. Түгәрәк өстәл «Заман мәктәбе һәм китап» темасына багышланган иде. «Мәгариф» журналының май санында әлеге очрашуда яңгыраган фикерләрне дә укый алачаксыз.
   
«Әдәби карта» бәйгесе җиңүчеләре:
1 урын: Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы, «Бөкәч» хикәясе, Мөслим районы Вәрәшбаш авылы.
2 урын: Ногманова Гөлнара Фәтхелбаян кызы «Тиздән бик тиздән» хикәясе, Әтнә районы Яңа Әтнә авылы.
3 урын:  Миңнебаева Дамира Рамил кызы, шигырьләр шәлкеме, Теләче районы Олы Мишә авылы. Әхмәтшина Айсинә Хәмит кызы, «Көмеш телем – үз телем» әкияте, Саба районы Килдебәк авылы.
Махсус приз: Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы, Шигъри тәлгәшләр, (2 баласын да әзерләгән), Сарман районы мәгариф идарәсе. Әхмәтшина Ләйсән Мансур кызы, «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел» парча, Апас районы Иске Әнәле авылы.

 Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә безнең журналлар оештырган бәйгеләрдә катнашыгыз.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ