Логотип Магариф уку
Цитата:

Алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан тамгаланган шәхесләр

20 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.Кичәдә Ас...

20 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәдә Асаф Вәлиев, Фәридә-Алсу дуэты, Валентина һәм Илфат Исламовлар, Инсаф Исламов, Раилә Маннанова, Роберт Андреев, Әлмәт драма театры артистлары, Р.Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе укучылары, «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады.  Алар Нур Әхмәдиев һәм Рәис Нәгыймовның уртак иҗат җимешләрен башкарды, алар язган шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

Кичәгә Казаннан да кунаклар килгән иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм шагыйрә Шәмсия Җиһангирова композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев белән уртак хатирәләрен барладылар, кызыклы хәлләрне сөйләделәр, бүгенге көндә популяр җырларның язылу тарихын искә алдылар.

"Бу ике шәхесне Аллаһы Тәгалә тарафыннан тамгаланган дияр идем. Икесе дә - искиткеч талантлы һәм чиста күңелле кешеләр. Бу кичәдә сөйләнгән сүзләребез изге Рамазан аенда алар рухына дога булып барып ирешсен иде," - дип тәмамлады сүзен Шәмсия ханым. Аларга иҗат әһелләренең якташлары, каләмдәшләре дә кушылды. 

“Танылган шагыйрь, егермеләп китап һәм күп кенә популяр җырларның авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Нур Әхмәдиев һәм танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 33 ел буе Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе булган Рәис Нәгыймовның рухы, иҗаты әлмәтлеләрнең генә түгел, дөньяга сибелгән татарның күңелендә”, - дип сөйләде шушы кичәне оештыруда зур өлеш керткән кеше Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.




 



Фәния Лотфуллина 


Татьяна Афонина фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ