Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлифба бәйрәменә барасызмы?

Тукай әдәби музеенда 15 гыйнвардан 28  февральгә кадәр 1 нче сыйныф укучылары өчен  Әлифба бәйрәме  узачак.- Әлеге бәйрәм бездә елның-елында күтәренке рухта уза. Анда Казан мәктәпләренн...

Тукай әдәби музеенда 15 гыйнвардан 28  февральгә кадәр 1 нче сыйныф укучылары өчен  Әлифба бәйрәме  узачак.
- Әлеге бәйрәм бездә елның-елында күтәренке рухта уза. Анда Казан мәктәпләреннән генә түгел, Арча, Яшел Үзән кебек  якын-тирә районнардан да балалар, аларның әти-әниләре бик теләп киләләр. Әлифба бәйрәме чын-чынлап татар китабы бәйрәменә әверелә,  – ди Габдулла Тукай әдәби музее  мөдире  филология фәннәре кандидаты Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова.

 
 
 
 
 
 
 
Бәйрәм барышында балалар үзләре өйрәнгән җырларны җырлап, шигырьләр сөйләп кенә калмый билгеле. Шагыйрьнең китаплары белән дә якыннан танышу, әкият геройлары катнашында мавыктыргыч уеннар; конкурслар, кызыклы биремнәр дә вәгъдә итә аны оештыручылар.  Г.Тукай әкиятләрендәге  Шүрәле, Кәҗә, Сарык кебек геройлар белән бергәләп фотосессия ясау да кабатланмас тойгылар уятачак. Шундый истәлекле бәйрәмдә катнашырга уйласагыз, музейга шалтыратып язылырга ашыгыгыз!

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ