Логотип Магариф уку
Цитата:

Радик Сабировка багышланган экспозиция ачылды

16 октябрьдә Аксубай районы Яңа Үзи авылындагы музейда журналист Радик Сабировка багышланган экспозиция ачылды. Шул уңайдан Радикның туган авылы мәдәният йортына аның әти-әнисе, туганнары, якыннары, авылдашлары, бер төркем коллегалары һәм дуслары җыелды.

Авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов: “Авылыбыз олпат язучы Газиз Кашапов исемен зурлап яши иде. Инде менә Радигыбыз да китеп барды. Туган җирен, якыннарын, гомумән, халкын шулкадәр яратучы бармы икән? Аның исемен беренче чиратта туган җирендә сакларга бурычлыбыз. Бүгенге  эшләр – шуларның башлангычы”, – диде ул, кунакларны сәламләп.

 

– Радик – алыштыргысыз. Ул алыштыргысыз шәхес иде, – диде “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыков. – Әдәбиятчы, үткен каләмле журналист, татар матбугатын иң беренчеләрдән булып интернетта яңа дәрәҗәгә күтәрә алган прогрессив фикерле кеше иде ул. Тормышта ике сөенече канат булды: кызлары һәм эше. Исем өчен дип йөрмәде, милләт үсешенә өлешем керсен дип янды.

 

Журналист, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәрриренә багышланган күргәзмәгә аның мактау кәгазьләре, шәхси әйберләре, фотолары куелган. Хәтта башлангыч сыйныфтагы “5”ле билгеләреннән генә торган көндәлеге, истәлекләр дәфтәре аның рухын саклый... Аны зурлап җыелган һәр якын кешесе якты истәлекләре белән уртаклашты, музей фондына кадерле ядкәрләр тапшырды. Тарихи мизгелләр иде бу. Әлеге экспозиция тулыланачак, үсәчәк, Радик Сабиров исеме халык хәтерендә яшәячәк дигән сүз.

Автор фотосы.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ