Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевск районында биш агротехнология сыйныфы ачылды

Агротехнология сыйныфлары «Агроинженерия» һәм «Чәчәк үстерү» юнәлешләре буенча эшләячәк. Проект укучыларны авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштыруга һәм бу тармакта белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән.

Сыйныфларны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров һәм «Аммоний» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Дмитрий Макаров катнашты.

Яңа сыйныфлар шәһәрдәге өч һәм ике авыл мәктәбендә булдырылган.  Алар өчен гомуми мәйданы 314,6 квадрат метрны тәшкил иткән биналар төзекләндерелгән, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Проектның гомуми бәясе – 28 миллион сум.

Татарстан Республикасында агротехнология сыйныфлары булдыру «Агросәнәгать комплексы өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында башкарыла. 

Фото – нейрочелтәр. 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ