Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәндәрлеләр “ЭкоЯз”да катнаша

Табигатьтә яз хакимлек итә. Ә андагы матурлык күзләрне иркәли, җанга рәхәтлек иңдерә. Әлеге матурлыкны саклау - безнең бурыч. Шул максаттан һәр ел саен республикабызда “ЭкоЯз” чисталык икеайлыгы уздыр...

Табигатьтә яз хакимлек итә. Ә андагы матурлык күзләрне иркәли, җанга рәхәтлек иңдерә. Әлеге матурлыкны саклау - безнең бурыч. Шул максаттан һәр ел саен республикабызда “ЭкоЯз” чисталык икеайлыгы уздырыла. Быел без дә гаиләбез белән “Иң яхшы гаилә” номинациясендә катнашырга булдык.

Без матур табигатьле Әлмәндәр авылында яшибез. Йортыбыздан ерак түгел инеш ага. Ә инеш буенда таллык. Янәшәсендә челтерәп агучы, саф, салкын, шифалы сулары белән авылыбызны туендыручы чишмәсе дә бар. Таллыкта һәр ел саен сандугачлар оя кора һәм үзләренең моңлы тавышлары белән безне сөендерә. Табигатьтәге илаһи матурлыкны табигать җанлы булган кеше генә аңлый торгандыр.

Гаиләбез белән табигатькә гашыйк кешеләр без. Балаларга кечкенә генә матурлыкны да күрә белергә, аннан алган һәр нәрсә өчен рәхмәтле булырга өйрәтәбез. Эшләрне күмәкләп башкарабыз. Кышын кошларга җимлекләр ясап эләбез. Язын сыерчыкларга оялар куябыз һәм кошларның оялаганын күзәтәбез. Тирә –якны чүпләрдән чистартабыз, чишмә яннарын төзекләндереп чәчәкләр утыртабыз.

Ел саен язын агач утырту - безнең төп эшебез булып санала. Быел мәктәп янында үзебезнең җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә нарат үсентеләре утырттык. Наратлар  350-400 ел яши. Безнең егетләребез дә озын гомерле булсыннар, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтсыннар диеп телибез. Ташландык, эшкә яраксыз әйберләргә икенче сулыш өреп матурлык тудырырга яратабыз. Башкарган  эшебезнең нәтиҗәсен күрү үзе зур шатлык.

Апас районы Борнаш урта мәктәбенең биология укытучысы 


Гөлнара Хәмидуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ