Логотип Магариф уку
Цитата:

Апрель аенда истәлекле көннәр

1 – Халыкара кошлар көне.Көлке көне.«Огонёк» журналының кабаттан чыга башлавына 100 ел (1923).Җәмәгать эшлеклесе Александр Лебедевның тууына 180 ел (1843–1910).Композитор, дирижёр, пианист Сергей Рахм...

1 – Халыкара кошлар көне.
Көлке көне.
«Огонёк» журналының кабаттан чыга башлавына 100 ел (1923).
Җәмәгать эшлеклесе Александр Лебедевның тууына 180 ел (1843–1910).
Композитор, дирижёр, пианист Сергей Рахманиновның тууына 150 ел (1873–1942).
Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист Мөнир Мазуновның тууына 105 ел (1918–1987).
Рус-совет балалар шагыйре, тәрҗемәче Валентин Берестовның тууына 95 ел (1928–1998).
Хакимият эшлеклесе Валентина Липужинага 80 яшь.
2 – Халыкара балалар китабы көне.
Халыкларның берләшү көне.
Геологлар көне.
Рус-совет язучысы, шагыйрә, сәнгать белгече, журналист, историография белгече Мариэтта Шагинянның тууына 135 ел (1888–1982).
Актёр, педагог, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Евгений Кузинның тууына 90 ел (1933–2004).
Композитор Нәҗип Җиһановка «Алтынчәч» операсы өчен (М.Җәлил либреттосы) СССРның Дәүләт премиясе бирелгәнгә 75 ел (1948).
4 – Инглиз язучысы Томас Майн Ридның тууына 205 ел (1818–1883).
Методист, филология фәннәре кандидаты Фәнисә Гафуровага 75 яшь.
5 – Рус шагыйре, тәрҗемәче, журналист, тарихчы Николай Бергның тууына 200 ел (1823–1884).
Актёр, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевкә 85 яшь.
6 – Италия рәссамы, архитектор Рафаэльло Сантиның тууына 540 ел (1483–1520).
Язучы, педагог Маһруй Мозаффариянең тууына 150 ел (1873–1945).
Мари язучысы Юрий Артамоновның тууына 85 ел (1938–2002).
7 – Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Рунетның туган көне.
8 – Россия анимациясе көне.
Татарстанда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырылганга 65 ел (1958).
9 – Дәүләт эшлеклесе Виктор Черномырдинның тууына 85 ел (1938–2010).
Рәссам-проектлаучы Рәшит Фәттаховка70 яшь.
10 – Бакчасарай шәһәрендә төрки-татар телендә «Тәрҗеман» газетасы нәшер ителә башлауга 140 ел (1883–1918).
Театр актёры, нәфис сүз остасы, режиссёр, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның тууына 95 ел (1928–2010).
11 – Фашист концлагерьларыннан тоткыннарны халыкара азат иткән көн (1945).
Гамәли бизәлеш рәссамы Александр Маяковка 75 яшь.
12 – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
Татар дәүләт театры тарафыннан Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясе сәхнәләштерелүгә 100 ел (1923).
Рус драматургы Александр Островскийның тууына 200 ел (1823–1886).
Тарихчы, педагог, «Мәгариф» журналының актив авторы Рамил Сөләймановка 55 яшь.
13 – Рус шагыйре, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Демьян Бедныйның тууына 140 ел (1883–1945).
Композитор, хор дирижёры, хормейстер, педагог, СССРның халык артисты, сәнгать фәннәре докторы Александр Александровның тууына 140 ел (1883–1946).
14 – Казан университетында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте төзелүгә 145 ел (1878).
Рәссам, педагог Мария Васильеваның тууына 120 ел (1903–1964).
Театр белгече, тарихчы, библиограф Һәнүз Мәхмүтовның тууына 90 ел (1933–1996).
15 – Экологик белем көне.
Казанда татар телендә рәсемле балалар журналы «Ак юл» нәшер ителә башлауга 110 ел (1913–1916).
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 110 ел (1913).
Шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел (1923–1993).
Журналист, хакимият-хуҗалык эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ислам Әхмәтҗановка 75 яшь.
Халыкара цирк көне.
16 – Пасха көне.
17 – Композитор, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Бату Мөлековның тууына 95 ел (1928–1999).
18 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
Башкорт язучысы Даут Юлтыйның тууына 130 ел (1893–1938).
Язучы-прозаик, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел (1923–1995).
19 – Авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча беренче татар галиме, техник фәннәр кандидаты Нәҗип Максудовның тууына 120 ел (1903–1976).
Гамәли бизәлеш рәссамы, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Анатолий Егоровка 75 яшь.
20 – Илкүләм донорлар көне.
Татарлардан беренче адъюнкт-профессор, мәгърифәтче, педагог, төрки телләр һәм татар теле белгече Ибраһим Хәлфиннең тууына 245 ел (1778–1829).
Драматург, актёр, режиссёр Сәет Кальметовның тууына 105 ел (1918–1992).
Музыка белгече, дәреслекләр авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маһинур Җиһаншинаның тууына 100 ел (1923–2003).
21 – Ураза гаете.
Җирле үзидарә көне.
Режиссёр, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашевның тууына 100 ел (1923–2016).
22 – Халыкара Җир көне.
Язучы, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Әмирхановка 90 яшь.
Дәүләт, хуҗалык эшлеклесе Илсур Сафиуллинга 65 яшь.
23 – Бөтендөнья китап һәм автор хокукларын яклау көне.
Рәссам, график, зәркәнче, педагог Виталий Ковалевскийга 90 яшь.
24 – Яшьләрнең халыкара теләктәшлеге көне.
25 – Гражданнар сугышы герое, гаскәр башлыгы, Советлар Союзы маршалы Семён Будённыйның тууына 140 ел (1883–1973).
Хакимият эшлеклесе, дәүләт киңәшчесе, хәрби тәрҗемәче Тимур Акуловның тууына 70 ел (1953–2018)
Шагыйрә, прозаик, укытучы, мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәррисовага 70 яшь.
26 – Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне.
Шигърият бәйрәме.
27 – Россия парламентаризмы көне.
Хирург, җәмәгать эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, Россиянең Хезмәт Герое Леонид Рошальгә 90 яшь.
28 – Язучы Мин Шабайның тууына 110 ел (1913–1963).
29 – Халыкара бию көне.
30 – Янгыннан саклану хезмәте көне.
Чехның сатирик язучысы, драматург, журналист Ярослав Гашекның тууына 140 ел (1883–1923).
****
Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ