Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» театр студиясенә бер яшь

13 мартта 17:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең туган көне булачак. «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният йортында шөгыльләнү...

13 мартта 17:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең туган көне булачак. «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният йортында шөгыльләнүче барлык укучылар бер ел буена өйрәнгән эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәк, яңалыклары, казанышлары белән уртаклашачак.
«Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, авторлар, композиторлар, театр актёрлары, спектакльләр чыгаруда көч куйган иҗат командасы чакырулы. Килгән кунаклар өчен уеннар оештырылачак. Әлеге бәйрәмнең алып баручылары укучылар үзләре», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Оештыручылар әйтүенчә, чараның махсус кунагы – автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев. Беренче тапкыр «Апуш» студиясенең гимны да яңгыраячак. Бүген «Сәйдәш», «Чулпан», «Ленин» мәдәният үзәкләрендәге студияләрдә 86 бала шөгыльләнә. Студиянең җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова. Бер ел дәвамында студия дүрт спектакль чыгарды. Драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән беренче спектакль «Театральное Поволжье» фестиваленең республика этабында җиңү яулаган.
Беренче премьераны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тамаша кылган иде.

Айсылу Имамиева


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ