Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районы үз мәдәниятен Казанда тәкъдим итәчәк

5 май Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча муниципаль районы башкала кунакларын төбәкнең гореф-гадәтләре, һөнәрч...

5 май Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча муниципаль районы башкала кунакларын төбәкнең гореф-гадәтләре, һөнәрчеләре һәм иҗатчылары белән таныштырачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Биредә кунакларны  район һөнәрчеләре остаханәләре көтә. Кунаклар чыпта сугу, кәрзин үрү, мунчала һәм комган ясау, читек чигүче осталар белән таныша һәм аларның эшләү алымнарын күзәтә алачаклар. Күргәзмәдә данлыклы «Пошалым чаналары» да була, ди оештыручылар.
Моннан тыш, «Дөнья халыкларының букваристика һәм әлифба сәнгате музее», «Кырлай урманы» – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләрендәге геройлар , «Әдәби мәйдан» – районның күренекле сәнгать әһелләре, иҗатчылар, Арча төбәгендә яшәүче халыкларның милли ризыклары белән танышу, татар халкына гына хас булган изү, алкалар, курчаклар ясау, буяу ярдәмендә милли бизәкләр төшерү мөмкин булачак, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар узачак.
18.00 сәгатьтә төп сәхнәдә районның милли колоритын, буыннар бәйләнешен чагылдырган үзешчән сәнгать осталары һәм иҗади коллективлары катнашында «Арча ягы – туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без!» концерт-тамашасы көтелә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ