Арча телчеләре киңәшә (фоторепортаж)
Арчадагы 6 нчы урта мәктәп базасында райондагы татар теле, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының «Тел төрлелеген саклау – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы» темас...
Арчадагы 6 нчы урта мәктәп базасында райондагы татар теле, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының «Тел төрлелеген саклау – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы» темасына традицион август киңәшмәсенең секция семинары узды.

Мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча җаваплы методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина «Арча муниципаль районында милли мәгарифнең торышы: узган уку елы нәтиҗәләре, проблемалар һәм хәл итү юллары» дигән чыгышы белән башлап җибәрде. Ул секция эшендә катнашучыларны узган уку елы нәтиҗәләре һәм башланып килә торган яңа уку елында алда торган бурычлар турында сөйләде. Гомумән, милли мәгарифне үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең күптөрлелеген һәм шул ук вакытта нәтиҗәле икәнен республикабыз күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда укытучыларыбыз һәм укучыларыбызның уңышлары раслый. Алдагы уку елларында да ирешелгән уңышларыбыз белән генә чикләнеп калмаска уйлыйбыз.

Әйе, 2020/2021 уку елында туган телләр буенча республика олимпиадалары күрсәткечләребез куанырлык: 2020 елда 37 урын булса, ә 2021 елда – 47 урын. Халыкара олимпиада, «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе, «Сәйяр» театраль фестиваль-конкурсларында да җиңүче укучыларыбыз һәм коллективларыбыз елдан-ел арта. «Тик бу ирешелгән уңышларыбыз милли белем диңгезендә бер дулкын гына әле. Әгәр дә эшебезне республика күләмендә генә түгел, ә инде регионара дәрәҗәдә дә җәелдерсәк, тагын да отышлырак булыр дип саныйбыз», – диде Энҗе Габдулатҗан кызы.

Район методик берләшмәсе җитәкчесе буларак мин үзем «2020/2021 нче уку елында «Татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» темасына чыгышымда яңа уку елында татар теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты укытучылары алдында торган бурычларны тагын бер мәртәбә ассызыкладым, аерым алганда татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңалыклар, 5 – 11 нче сыйныфларда «Туган тел» предметын яңача укыту проблемасын күтәрдем, эш программалары төзү буенча тәкъдимнәремне дә җиткердем.
Чыгышлар ана теле укытучыларын бүген иң борчыган сорауларга юнәлтелгән иде. Арча 5 нче гимназия укытучысы Әлфия Финавил кызы Рафикова «Милләтемнең киләчәге безнең кулларда» темасына чыгыш ясады. Иске Чүриле урта мәктәбеннән Ләйсән Фоат кызы Вәлиева, Арчадагы 7 нче урта мәктәптән Алсу Мостафа кызы Фәйзуллина, Арчадагы 2 нче урта мәктәптән Рәсимә Хәниф кызы Ибраева укучыларны татар теле һәм әдәбиятыннан фән олимпиадаларына әзерләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Педагогик остаханәдә Яңа Кырлай мәктәбеннән Миләүшә Рафис кызы Зарипова «Эз калдырып китү – изгелек» темасына укучыларда мотивация тудыру, дәрестә яңа алымнар куллану буенча эш алымнарын күрсәтте. Тәнкыйди фикерләү технологиясенең «Шакмак» алымын куллану буенча Яңа Кенәр мәктәбеннән Ләйсән Сәүбән кызы Нигъмәтуллина күрсәткән осталык дәресе укытучыларда зур кызыксыну уятты.

Киңәшмә ахырында алдынгы укытучыларга мәгариф идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Татар теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының куанырлык хезмәт уңышлары да шактый, республикага таратырлык бай уңай эш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Ә алда торган максатлар тагын да зуррак .Киңәшмәдә алда торган уку елына шушы максатларны тормышка ашыру юллары билгеләнде.

Миләүшә ӘҮХӘДИЕВА,
Арча районындагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе
Автор фотолары
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Ырымлы йокы
Сыйныфташларым һәрвакыт минем сердәшләрем булып калды. Фәнзия дустым миңа шундый бер булган хәлне сөйләгән иде. Шуны сезгә дә җиткерим әле. «Әти белән әни көннәрдән бер көнне бездән сиксән чакрым гына...

Сыйныфташларым һәрвакыт минем сердәшләрем булып калды. Фәнзия дустым миңа шундый бер булган хәлне сөйләгән иде. Шуны сезгә дә җиткерим әле.
«Әти белән әни көннәрдән бер көнне бездән сиксән чакрым гына булган Ульян шәһәренә, мотоциклга утырып, кирәк-ярак алырга дип, китеп бардылар. Ә без авылда яшәп ятабыз. Яшь вакытыбыз. Кич белән фермадагы савымны тәмамлагач, бергәләп безнең өйгә үк кайттык. Уйлаштык та безнең өйдә аулак ясап алырга булдык. Кыскасы, биш дус кыз бергәләп җыелыштык. Төрле уеннар уйнадык, биедек-җырладык. Арадан Җәүһәрия дигән кызыбыз, бик ырымнарга ышанучы буларак, төрле хәлләр сөйләп китте.
Ул сөйләгән аерым бер ырымның хикмәте болайрак икән. Нарат агачыннан чыралар теләсең. Аннан соң ул чыраны үз кулыңа тотып, тирән генә коега барып, шуны анда ыргытасың. Чыраны кулыңа тоту белән, беркем белән берни дә сөйләшмисең. Йокларга ятасың. Шул татлы йокыда нинди төшләр күрәсең, шул тормышта чынга аша, имеш.

«Әйдәгез, без дә шулай эшлибез», – дип сүзен бетерде Җәмилә. Без, тиз генә балта, пычак белән коралланып, матур итеп һәрберебезгә чыралар әзерләдек. Караңгылаткач кына, үзебез су ала торган Кузик коесына барып, берәм-берәм чыраларыбызны төшереп җибәрдек. Кайткан вакытта да, ятар алдыннан да, ләм-мим, берни сөйләшмибез. Чөнки ырымның тәртибе шундый.
Ярый, иртән тордык. Кем нинди төшләр күрде, дип бер-беребездән сорашабыз. Беркем дә, берни күрмәгән булып чыкты гына бит. Ни хәл итеп тә булмый. Шуннан ашадык-эчтек тә иртәнге савымга кузгалдык. Юлда барган вакытта, тиктормас телле Җәүһәрия үзенең якын дусты Рәхимҗанга серне тиз арада ачкан бит. Кич белән булган хәлләрне аңа барысын да сөйләп биргән.
Җор телле Рәхимҗан ул вакытта ферма терлекләренә чокырдан силос ташый иде. Җәүһәрия сөйләгәннәрдән чыгып, тиз арада ул җыр да чыгарып куйган. Без чиләкләребезне тотып савымга баргач, безне күрүгә ул кычкырып, матур итеп болай дип җыр сузды:
Күрше авылдан машина килә,
Фараларын ялтыратып.
Безнең кызлар коега чыра сала,
Кулларын калтыратып.
Без, әлеге җырны ишеткәч, тораташ булып катып калдык. Ни әйтергә дә белмибез. «Каян белгән Рәхимҗан безнең хәлләрне?» – диешеп, бер-беребезнең күзләренә караштык. Тик Җәүһәрия генә безнең күзләргә туры карый алмады, аның карашы бик еракта – матур хыяллар артында иде булса кирәк», – дип сүзен бетерде Фәнзия дустым.
Ырым – татар халкында борынгыдан калган, күбесенчә ялган ышануларга, хорафатларга нигезләнгән йола булган ул. Кызлар башкарган әлеге ырымның файдасы гына тимәгән аларга.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ
Фото: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар