Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аттила хәзинәсе»

Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль  гимназиясендә   «Аттила хәзинәсе»  дигән тулы метражлы нәфис фильм  төшерә башладылар.  Тагын бер айдан фильмның кайбер...

Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль  гимназиясендә   «Аттила хәзинәсе»  дигән тулы метражлы нәфис фильм  төшерә башладылар.  Тагын бер айдан фильмның кайбер эпизодларын  Көньяк Уралда төшерергә ниятлиләр.  Фильм маҗараларга бай булачак.

–Эшләребез гөрләп бара. 190 минутлык фильм булыр дип исәпләп торабыз. Репетицияләр инде тәмамланды, хәзер съемкалар башланды. Төп вакыйгалар 20–30 майларда  Башкортстанның Белорецкий районында төшереләчәк. Анда мәгарәләр дә, шарлавыклар да искиткеч. Әлегә вакытны әрәм итмәс өчен, эчке күренешләрне төшерәбез.  Артистларыбыз элеккечә үк гимназия укучылары һәм укытучылары,–  ди Нәсүр Юрушбаев.  Фильмның сценарий авторы да, режиссеры да, операторы да ул үзе.

Вакыйга гуннар ханы Атилла гаскәренең  Урал тауларын кичкәндә югалткан хәзинә сандыгы тирәсендә куера. Баксаң, әлеге кыйсса  гимназиянең тарих  укытучысына әле бүген дә  тынгы бирми икән. Бу тарихи серне  ул укучысына да тишә. Ә тегесенә җитә кала – иптәшләре белән хәзинә эзләргә чыгып китәләр. Маҗаралы фильм ни белән бетәр –анысын вакыт күрсәтер. Гимназиянең «MIRAS» киностудиясе җәйгә  эшне төгәлләргә планлаштыра.

Моның буш сүз булмаячагына ышаныч зур. Чөнки моңа кадәр дә биредә тулы метражлы «Авторучка» дип аталган нәфис фильм төшергәннәр иде инде.
Расиха ФАИЗОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ