Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аулак өй - көрәш» - төбәкара бәйгесенең финалы узды

«Аулак өй - баттл» проекты буларак Татарстанда танылып киткән әдәби бәйге «Аулак өй - көрәш»  яңа исеме белән төбәкара чарага әверелгән. Казанда төбәкара «Аулак өй - көрәш» бәйгесенең финал ярышлары у...

«Аулак өй - баттл» проекты буларак Татарстанда танылып киткән әдәби бәйге «Аулак өй - көрәш»  яңа исеме белән төбәкара чарага әверелгән. Казанда төбәкара «Аулак өй - көрәш» бәйгесенең финал ярышлары узды. Әдәби викторинада абсолют җиңүче исеменә дүрт команда ярышты - Балык Бистәсе районының Олы Елга урта мәктәбе, Казанның 5 нче гимназиясе, Лаеш районының Имәнкискә урта мәктәбе һәм Чувашия Республикасы Комсомол районының Урмай урта мәктәбе. «Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнү максаты белән бүген аулак өйгә җыелабыз. Әдәбият дәресләре кыскартылган чорда «Аулак өй - көрәш» кебек бәйгеләр укучыларга татар әдәбиятын таныту, кызыксыну уяту мөмкинлеге ача. Финалга җиткәнче, берничә районда бәйгенең зона этаплары узды. Без, язучылар белән бергә, төрле районнарга чыгып, иҗатка тартылган балалар белән таныштык. Меңләгән бала бәйгедә катнашу өчен татар китаплары укыды», – диде проект җитәкчесе Сәрия Закирова. «Аулак өй – көрәш» бәйгесе Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән оештырыла. Гран-прины Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы мәктәбе командасы алды. 1 урын - Чувашстанның Урмай мәктәбе командасы, 2 урынны Лаеш районы Имәнкискә мәктәбе белән 5 нче гимназия командалары бүлеште.

Айсылу Имамиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ