Авыл укытучысы – үз эшенең остасы

Авыл укытучысы – әти-әниләр каршында хөрмәтле кеше. Чөнки авыл кешесе – ни әйтсәк тә гади, эчкерсез, риясыз кеше. Ул укытучыны элек-электән хөрмәт иткән. Мин моны үзем элекке авыл укытучысы буларак язам. Заманында, бик яшь педагог  булуыма карамастан, мине дә олылыйлар, хөрмәт итәләр иде. Бүген дә шулай. Ул үзе үк кала укытучысыннан аерылып тора. Чөнки аны авылда барысы да таный, белә. Авыл укытучысы –бүген дә халыкның киңәшчесе дә, таянычы да. Үз газиз баласын укытучы кулына тапшырып, аңа өмет белән карый.

«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесе тәмам. Әмма бу бәйге артында никадәр энергия, көч, уйланулар, дулкынлану, йокысыз төннәр үткәргәнен бары тик бу бәйгедә катнашкан укытучы үзе генә белә.

Мин, жюри әгъзасы буларак,  дәрес вакытында укытучының никадәр дулкынлану кичергәнен тоеп тордым. Ул бит әле башка уку йортында, үзе эшли торган мәктәптә дәрес үткәрми. Чит балалар белән эшләп күрсәтә. Биредә никадәр осталык, тырышлык кирәклеген педагог үзе генә аңлый.

Әлеге бәйгедә катнашкан укытучыларның һәрберсен җиңүче, үз эшенең остасы дип саныйм. Шулай булмаган тәкъдирдә ул биредә катнашмый да. Шуңа күрә мин бу бәйгедә иң беренче булып безгә дәрес күрсәткән укытучыдан башлыйм һәм шуның белән түгәрәклим дә.

Бәйгене Питрәчтәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гатиатуллина 6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе белән башлады. Дәрес туган ягыбыз – Татарстанга багышланды, милли гореф-гадәтләребезне искә алып, күренекле  шагыйребез Г.Тукай белән бәйле рәвештә үткәрелде.

Укытучы үз дәресен кроссворд белән башлады. Кроссворд инде бу дәрестә балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерүче аерым инструмент булып торды. Моннан тыш, ул татар халкының милли гореф-гадәтләренә, халык авыз иҗатына, тарихына зур урын бирде. Дәресне, ел таләбе буенча, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын искә алудан башлады. Мин шуңа игътибар иттем: укытучы телнең сафлыгына нык басым ясый һәм дөрес эшли. Чөнки соңгы дәвердә татар теленең сафлыгы юкка чыга бара. Укытучы туган телебезне – татар телен – башка халыклар телләре белән бәйли дә алды.  

Дәрестә күрсәтмәлелекнең дә роле зур булды. Чөнки укытучы дәрескә ясалма алмагач макетын алып килгән иде, ул аны алмалары белән укучыларга тәкъдим итте. Биредә рәсем сюжетлары да үз урыннарын алды.  

Дәрес барышында укытучы, татар халкының геройларын барлап, укучылардан аларның кайсы әсәрдән булуларын сорады. Бу очракта да ул укучыларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерүгә булышты, һәм соңыннан укучылар аерым бер  нәтиҗәгә килде. 

Укытучы бу дәрестә кластер алымын кулланды. Дәрестә татар халкы тормышы белән күренекле шагыйребез Габдулла Тукай арасында уртак бәйләнеш булдырылды, аерым бер композиция тудырылды. Билгеле булганча, һәрдаим укытучы укучылардан нәтиҗә ясата барды. Шулай ук, заманча тестлар кулланылып, мөстәкыйль эшләр дә үз урыннарын ала барды.

 

Дәрес ахырында укучылар укытучының кызыл, яшел, сары төскә буялган алмаларын, үзләре сайлап алып, тактага беркеттеләр. Нәтиҗәдә балаларның үз белемнәре ачык күренде. Укучыларга кирәкле өй эше дә бирелә. Дәрес татар халкының гимны, Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән төгәлләнде.

Менә шундый осталыкка ия булып тора ул бүгенге авыл укытучысы. Монда инде мин авыл укытучысы белән кала укытучысы дәресләренең аермалыгын күрмим. Укытучы – үз эшенең остасы, аның хезмәте, иҗаты виртоуз һәм ул шулай да. Ни өчен дигәндә, педагогның дәресе челтерәп аккан чишмә шикелле, тигез, матур үтте,  анда бернинди дә кытыршылыклар булмады.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.