Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакый Урманче музее – Күл Черкеннең визит карточкасы

Күл Черкен диюгә, иң беренче нәүбәттә, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, мәшһүр нәкышче, сынчы, график...

Күл Черкен диюгә, иң беренче нәүбәттә, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, мәшһүр нәкышче, сынчы, график, педагог, архитектор һәм бер үк вакытта татар сәнгатенең киләчәк язмышы өчен җаваплылыкны үз җилкәсендә тойган җәмәгать эшлеклесе Бакый Урманче исеме телгә килә.
Билгеле, бу бәрәкәтле җирне данлаучы ул-кызлар Урманче белән генә чикләнми. Аларны барлаганда, бик күпләрне санап китәргә була: техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Фоат Гарифуллин; Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, халык шагыйре Ренат Харисның әтисе Мәгъсум Харисов; медицина фәннәре докторы Мөкәррәмә Ракеева; техник фәннәр докторы Рәшид Гафиятуллин; икътисад фәннәре докторы, Россия сәнәгать академиясе академигы, XII чакырылыш Югары Совет депутаты Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов; РФнең мактаулы энергетигы, ТР ат-
казанган энергетигы Мәгъзүм Насертдинов; авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТР атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе Җәүдәт Хөсәенов; тарих фәннәре кандидаты, доцент Диләрә Галиуллина; филология фәннәре кандидаты Гөлнур Сәмирханова; шагыйрә, күп җырлар авторы Лилия Сәлахетдинова...

Күл Черкенне Татарстанга гына түгел, бөтен союзга яңгыраткан тагын бер шәхесне искә төшерү урынлы булыр. Ул үзе шөһрәт казанырга өлгергән Азнакайдан туган якларына әйләнеп кайтып, 1980 елларда шушы авыл балалары белән «Әйлән-бәйлән» балалар вокаль ансамблен оештыручы Алсу Гарифуллина. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе
лауреатлары дәрәҗәсенә ирешкән бу популяр коллективның чыгышларын халык Казан, Мәскәү, Ульяновск телевидениеләре аша күреп белә һәм көтеп ала торган иде. 
Укытучыга каникул юк
Менә шундый шәхесләр тәрбияләгән һәм укыткан авылда без. Сәфәребез каникул көннәренә туры килсә дә, бәхеткә, Күл Черкен төп гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар өчен гадәти эш көне иде. Коридордан узганда, күз язучы Галимҗан Ибраһимов бюстына төште. Соңыннан белдем: Бакый ага туган авылы мәктәбенә бу бүләкне узган гасырның
70 нче елларында ук үз куллары белән тапшырган икән. Укытучылар бүлмәсенә узуга, мәктәп директоры Ринат Хәсәнов һәм укыту эшләре
буенча аның урынбасары Ләйсән Гыйбадуллина булачак әңгәмәне, гадәттәгечә, коллектив, аның уңышлары белән таныштырудан башладылар.

– 13 укытучыбызның 4се – югары, 8е I квалификация категориягә ия, 2 укытучыбыз ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 1се РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау
грамотасына ия булды. 3 укытучыбыз «Иң яхшы укытучы» гранты алуга иреште. 2 укытучыбыз, «Ел укытучысы» бәйгесенең район этабында җиңеп, республикага уздылар, – дип тезеп киттеләр алар. Баксаң, янәшәмдә генә утырган рус теле укытучысы Фәния Химматулла кызы Әхмәтҗанова шул республика дәрәҗәсенә чыккан икенең берсе – быелгысы икән.  
Бүгенге көндә биредә 40 бала белем ала. Күрше Казма авылы балалары да, Лашчы тимер юл разъезды бистәсеннән да шушында төшеп укыйлар. Укытуның сыйфаты күз алдында: төп дәүләт имтиханнарында рус теле, математика һәм сайланма фәннәр буенча күп еллар дәвамында район һәм республика күрсәткечләреннән югарырак нәтиҗәләргә ирешәләр. Бер үк вакытта Күл Черкен мәктәбе укучылары фән олимпиадаларында да әледән-әле үзләрен күрсәтеп киләләр. Узган уку елында алты бала Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабы призерлары булса, быелгы уку елында әлегә 1 җиңүче һәм 3 призерлары бар.
– 2011 елдан бирле безнең мәктәп татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадаларында гел беренчелекне алып килә, – дип сүзгә кушыла туган тел һәм әдәбият укытучысы Илдия Гыйниятуллина. – Быел да VI сыйныф укучысы Фәрхәт Фәхретдинов, районда җиңгәннән соң, республика олимпиадасында катнашып, матур гына нәтиҗәгә иреште.
– Бу, әлбәттә – укытучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Әгәр дә укытучысы көчле булмаса, бала олимпиадаларга бик йөри алмый. Безнең Гөлия Садыйкова укучысын Төркиягә кадәр алып барды, – дип, әлеге фикерне татар теле һәм әдәбият укытучысы Фәридә Хаттапова күтәреп ала. Сүзнең үз улы турында баруын соңрак аңлыйбыз, билгеле. Ул әле «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республика конкурсының башланган еллары гына була. Шул чакта «Страусларны Татарстан шартларында үстерү» проектын тәкъдим иткән Раил Хаттапов, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, хәзер нефть өлкәсендә эшли икән.

 100 еллык мәктәп
Узган ел гына тантаналы шартларда үзенең 100 еллыгын билгеләп узган мәктәпнең тарихына да күз салмый кала алмыйсың. Бу җәһәттән дилбегәне хаклы рәвештә, кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлап, инде биредә утыз елдан артык эшләүче югары квалификация категорияле математика һәм информатика укытучысы Гөлшат Халирахмановага бирәбез. Чөнки инде аның үзен дә бу мәктәпнең аяклы тарихы дияргә була. Төрле елларда педагог-оештыручы, әле тәрбия эшләре буенча, әле укыту эшләре буенча директор урынбасары булган Гөлшат Рәшит кызы мәктәпнең 200 ләп бала укыган чорларын да яхшы хәтерли. Ул: «Мәктәбебезнең тарихы чыннан да бай», – дип, сүзне ерактан, 1901 елда мәхәллә акчасына төзелгән мәчет бинасында 1918 елда авылда беренче совет мәктәбе ачылган чордан ук башлады. Уналты елдан аның өчен махсус бина җиткерелеп, мәктәп башта – җидееллык, бераздан сигезьеллыкка әйләнә. Балалар иң күп туган «торгынлык» чорында Күл Черкендә мәктәпне унъеллыкка әйләндерерлек типовой бина төзелә. Бераз алга китеп булса да әйтим: нәкъ менә шушы чорда – 1969–2001 елларда мәктәп директоры булып эшләгән ТАССРның атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы Миннислам Фәттах улы Җамалетдиновны очраклы гына Буаның «Кәмилә» мәчетендә җомга намазыннан чыгып барган чагында очраттык. Коллегалары Миннислам ага җитәкчелек иткән елларны мәктәп тарихында бик тә җаваплы – яңа мәктәп төзелеше, балаларга гомуми урта белем бирә башлау, коллективның яңа кадрлар белән тулылану, кичке мәктәп эшләгән чор буларак билгеләп узган иделәр. Үзе дә музыкага, җырга гашыйк кеше булгангадыр, районда беренче булып авылда музыка мәктәбе филиалын оештырып җибәрүче дә Миннислам ага икән.
– Халык мәгарифе отличнигы Гөлсинә Җиһангәрәй кызы Зәкиева шулай ук мәктәбебезне данлаган директорларның берсе булды, – дип, берсен-берсе куәтләп дәвам итә укытучылар. – Ул җитәкчелек иткән 2003 – 2011 елларда мәктәп, Россия Федерациясенең гомуми белем мәктәпләре арасында үткәрелгән инновацион белем программаларын актив үзләштерүче мәктәпләр конкурсында җиңү яулап, миллион сумлык грантка ия булды.
– Шул вакытта мәктәп материаль-техник базасын шактый баетты: заманча проекторлар, интерактив такталар алынды. Ул чагында андый мөмкинлекләр башка мәктәпләрнең әле төшләренә дә керми иде. Республика күләмендә үткәрелгән «Мәктәп – сәламәтлек территориясе» конкурсында җиңү яулап, «Сәламәтлек саклауның алтын дәрәҗәсе» мәктәбе исеменә лаек булу шулай ук коллективның абруен күтәреп җибәрде. Бүгенге көндә дә әлеге дәрәҗәдән төшкәнебез юк, – дип ышандыра бердәм яши, бердәм сөйли торган педагоглар.
 Чемпион – мәктәп директоры
Күренеп тора: моның өчен шартлары да, мөмкинлекләре дә җитәрлек. Спорт буенча да мәктәп махы бирми икән.
– Бездә волейбол элек-электән көчле булды. Хәзер дә шул дәрәҗәдә тотабыз. Алдагы елны район хакимияте ярдәме белән мәктәп янында футбол кыры, кечкенә булса да, хоккей корды ясалды. Анда кичләрен авыл халкы да, мәктәп балалары да җыелып уйныйбыз, – ди мәктәптә 17 ел-
лап физкультура дәресләрен алып баручы Рәис Хәбибуллин. 
Быелгы уку елыннан мәктәпкә яңа директор – Ринат Хәсәнов килгәннән соң, сәламәт яшәү рәвешенә игътибар бермә-бер артыр дигән өмет бар. Чөнки Ринат Рифкать улы – титуллы спортчы. 1990 – 1991 елларда тхэквондо буенча Татарстан республикасы чемпионы, карате буенча Россия чемпионатының бронза призеры. Ул 25 ел дәвамында балаларга спортның көнчыгышта туган сугышчан төрләрен өйрәтү белән мәшгуль. Шуның 20 елын тренер һәм укытучы буларак, Буаның «Батыр» спорт мәктәбендә эшләгән. Бүгенге көндә дә әле район үзәгендәге Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә аның кул астында 6 яшьтән 17 яшькәчә
40 бала карате секцясендә шөгыльләнә икән. Үзенең 13 яшьлек улы Азамат та – әтисе кебек үк, кара билбау иясе. Спортның шушы төрендә ул инде үз төркемендә дөнья чемпионы!  
– Карате шәхсән үземә рухи көч бирде, чыныктырды, күңелне тынычландырды, җаваплылыкка, дисциплинага өйрәтте. Турысын әйткән туганына ярамаган дисәләр дә, кешенең маңгаена бәреп, турысын
әйтергә күнектем. Боларның барысына да карате үзеннән-үзе өйрәтә. Анда, җир сөргән кебек тырышып, тир түгеп эшләргә кирәк. 25 ел дәвамында бер генә укучымның да милициягә эләккәне, кыек юлга басканы булмады, – ди заманында Әфган сугышы мәхшәрен кичкән Ринат Рифкатович. Бүгенге көндә районның Әфганчылар советы рәисе вазифалары да аңа йөкләнгән.
Спортның кешегә тәэсире турында сүз чыккач, директор бер вакыйганы искә төшерде. «Моннан 15 еллар элек: «Ринат, кеше яса инде шушы баладан», – дип, бер әти кеше алты-җиде яшьлек улын җитәкләп килеп керде. Бала үзе шук, ә корсагы минекеннән дә зуррак иде. Игә килде шул малай. Бүгенге көндә Артур Галимҗанов – кара билбау иясе, Евразия чемпионы булу белән бергә, райондагы абруйлы табибларның берсе. Инде хәзер үзенең 7 яшьлек улын элеккеге тренерына китереп тапшырган. Күл Черкен халкы мәктәп директорының каратене Буа малайларына гына өйрәтүе белән килешергә теләми. Әле күптән түгел генә мәктәптә узган ата-аналар җыелышында алар, дәррәү килеп, авылда да карате секциясе оештыруны күтәреп чыкканнар. Вәгъдә – иман: ачып җибәрәчәкләр.

«Әйлән-бәйлән»
«Әллүки»гә әйләнгән
Кайчакта кеше язмышын я спортка, я музыкага булган мәхәббәт хәл итә. Сарман кызы Рина Абдуллина белән дә шулай килеп чыга. Балаларның «Әйлән-бәйлән» ансамбле музыка сөючеләр теленнән төшмәгән елларда Рина педагогика институтында укый торган була. Аның төркемдәш кызлары берзаман чыш-пыш киләләр икән: «Күрше группада «Әйлән-бәйлән»дә җырлап йөргән кыз укый... Күрдегезме?» Бу кыз бүгенге көндә Күл Черкен мәктәбендә математика һәм информатика укытучы Гөлшат Хәлирахманова булып чыга. Музыканы ярату Ринаны Күл Черкеннең ут борчасы кебек чая кызы белән дуслаштырып куя. Бергәләшеп Буа якларына кунакка кайтып йөри башлыйлар һәм Сарман кызы дустының классташын гомерлек яр итә. 27 ел шушы авыл мәктәбендә укыта Рина Абдуллина.  
– Буа халкын бик яраттым. Алар бик үзенчәлекле, – ди мөлаем ханым. 
Ә Гөлшат Хәлирахманова, институт тәмамлап кайтуга, остазы Алсу Гарифуллина, Ләйлә Гыйсмәтуллина, Лимуза Мөхитова, Рафис Җамалетдиновларның тәрбия өлкәсендәге эшләрен дәвам итүгә алына. «Әйлән-бәйлән» гә алмашка «Әллүки» кызлар вокал ансамбле оештыра ул. Алар да район, республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яулап, Казан телевидениесенең «Җырлыйк әле» тапшыруына кадәр барып җитәләр.
Берничә буын балаларга канат куйган «Буа балалар сәнгать мәктәбе» филиалы әле булса шушы мәктәп базасында эшләп килә. Күптән түгел генә дә «Тамчылар» фольклор ансамбле, «Без бергә», «Созвездие – Йолдызлык» республика бәйгеләренең район турында беренчелекне яулап, зона фестиваленә узган. Балалар белән Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлап кайткан Динә Гыймадиева шөгыльләнә. Ул мәктәпкә яңа музыкаль сулыш өргән. Динә алып бара торган баян классында укырга, ул оештырган «Гөлкәй» җыр һәм бию ансамблендә катнашырга теләгән балаларның күп булуы шул хакта сөйли. Динә, остазы Алсу Гарифуллина кебек үк, балаларны яратып, җанын-тәнен биреп эшли, шуңа күрә дә куанырлык уңышлары бар.
Кечкенә дә төш кенә
Курчак өе кебек җыйнак һәм матур бу бинага авылга кергәч үк күз төшә. 2012 елның февралендә ачылган әлеге музейга карыйсың да кечкенә дә, төш кенә дип куясың. Заманында бөек рәссамның туган авылында аның истәлеген яд итәрлек музей булсын иде дип йөрүчеләр аз булмаган. Әмма ни генә дисәң дә олпат рәссамның хакын хакларлык дәрәҗәдә түгел бу музей. Ул рәссамның киңкырлы иҗаты кебек үк иркен, якты булырга тиеш булгандыр. Музей киләчәктә зуррак бинага күчерелер дигән өмет белән яши Күл Черкен халкы. Җитәкчеләр дә каршы түгел, тик әлегә куллары гына җитми.Татар җәмәгатчелеге дә, аеруча якташы Урманче белән 40 ел дәвамында аралашып яшәгән, ул ясаган сыннарның рухын әсәрләрендә сүз белән сурәтләгән Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис та бу уңайдан түрәләр ишеген бер генә какмаган.

Хәзер Республика милли музее филиалы статусына ия булган истәлек һәм хатирәләр йортының эчендә безне аның мөдире, Күл Черкен мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Илдия Гыйниятуллина каршы алды. Биредә Бакый аганың шәхси әйберләре – Соловкидагы сөрген елларын хәтерләткән күлмәк, кружка; эш кораллары, рәссамның вафатыннан соң алынган битлеге; Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең күкрәк билгесе, булачак эшләренең эскизлары урын алган. Шулар белән беррәттән, рәссамның төпчек улы Айдар тарафыннан бүләк ителгән җиде сын – Г.Тукай, Б.Урманче, Г.Ибраһимов, М.Гафури, Ш.Бабич, Н.Исәнбәт, С.Сәйдәшев бюстлары һәм сигез картинасы саклана. Боларның һәрберсе аерым-аерым шәрехләрлек нинди дә булса тарихка бәйле. Әйтик, рәссамның «Сепаратор янында» дигән бик истә кала торган эшендә авыл апасы ролендә Татар академия теат-
ры артисткасы, ТАССРның атказанган артисты, Урманче белән бер йортта яшәгән Нәфига Арапова (1900 – 1943) сурәтләнүе мәгълүм. 1929 елда рәссамны кулга алганда, аны хәтта танык, ягъни понятой итеп дәшкәннәр. Урманче Г.Ибраһимов белән дә якыннан таныш булган. Ул язучының портретын, бюстларын берничә вариантта ясаган. Биредә Бакый аганың үз портретын да күрергә була. Останың рәссам Ирек Нуруллин кылкаләме белән киндергә иңдерелгән ул сурәтен, авыл клубын ачу тантанасына килгәч, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән. Музейда Тукайның «Шүрәле» әкиятенә Урманче эшләгән иллюстрация дә игътибарны җәлеп итми калмый. Бу җәһәттән Бакый Урманченың тууына 115 ел тулу уңаеннан ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырган фәнни конференциядә Азәрбайҗаннан килгән сәнгать фәннәре докторы Гасанзадә Җәмилә Юсуфның: «Бу – бик борынгы Шүрәле», – дип сөйләгәне хәтергә килә. Шүрәлесе дә, рәссамы да, мәктәбе дә борынгы Күл Черкененең. Тарихы XVI гасырдан исәпләнгән авылның үзе кебек үк. Ә менә яшь буынны укыту, тәрбияләү эшләре заманча. Шунысы хәерле дә.
Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ