Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балачак» конкурс-фестивале сәләтле балаларны бәйгегә дәшә

Узган гасырдагы татар иганәчеләре кылган игелекле эш-гамәлләре хакында ишетеп-укып беләбез. Ә менә бүгенге заманда милләтебез язмышы өчен матди ярдәм, миһербанлылык үрнәкләре күрсәтүчеләр хакында бик...

Узган гасырдагы татар иганәчеләре кылган игелекле эш-гамәлләре хакында ишетеп-укып беләбез. Ә менә бүгенге заманда милләтебез язмышы өчен матди ярдәм, миһербанлылык үрнәкләре күрсәтүчеләр хакында бик үк хәбәрдар түгелбез. Югыйсә андыйлар янәшәбездә үк икән. «Игелек янәшә» хәйрия фонды директоры Радик Абдрахманов – шундый игелекле затларның берсе.
Елның-елында ифтар мәҗлесләре үткәрүе өстенә Радик әфәнде «Балачак» исемле халыкара вокаль конкурс-фестивале оештыруның матди чыгымнарын үзе каплый. Инде өченче елын уздырырга алынуы. Анда биш яшьтән алып 15 яшькәчә булган сәләтле балалар вокал өлкәсендәге осталыкларын күрсәтәчәк. Балалар өчен оештырылган башка конкурслардан аермалы буларак «Балачак» фестивалендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кызлар һәм малайлар бәйге тота.  Узган елгысында 600 дән артык заявка алынган булган, 186 сы финалга үткән. Казаннан «D.D Trio» триосы һәм Красноярск краеннан «Двойной заряд» дуэты җиңүче дип табылган, һәм һәркайсы 100 әр мең сумлык видеоклип төшерү хокукы бирә торган сертификат белән бүләкләнгән.
Быелгысы тагын да колачлырак булыр төсле. 31 мартка кадәр әлеге фестивальдә катнашырга җыенучылардан заявкалар кабул ителә. Ул өч этапта үтәчәк.  15 – 16 апрельдә читтән торып аның беренче этабы, 5 – 6 май көннәрендә Казанда – икенче этабы, ә 7 майда Казандагы Универсиада авылында фестиваль җиңүчеләре, эстрадабыз йолдызлары катнашында гала-концерт көтелә.
Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ