Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчаларында татар теленә өйрәтүнең заманча алымнары нинди?

Казан шәһәре мэриясе Казан шәһәренең мәгариф идарәсе белән берлектә "Балалар бакчаларында татарча сөйләм теленә өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары" дигән семинарлар циклын башлап җибәрде. Чараның төп үзенчәл...

Казан шәһәре мэриясе Казан шәһәренең мәгариф идарәсе белән берлектә "Балалар бакчаларында татарча сөйләм теленә өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары" дигән семинарлар циклын башлап җибәрде. Чараның төп үзенчәлеге – креатив, яңача карашлы, заманча тәрбиячеләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы булдыру.
Халыкара туган тел көнендә Ленин мәдәният сараенда узган семинарга чыгыш ясарга балалар белән эшләүче укытучылар, татар телен өйрәтү буенча проект авторлары, шәхси балалар бакчалары тәрбиячеләре чакырылган иде.

Семинарны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ачып җибәрде.
– Балалар бакчаларына баргач, сокланып кайтасың. Ләкин әле бераз гына артта калучы бакчалар да бар. Шуңа күрә семинар бер-беребезне илһамландырып, көч-дәрт өстәп эшләрбез дигән нияттә оештырылды, – дип фикерләре белән уртаклашты ул. Шулай ук “Унбер” лицеенда булган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да: “Бик дөрес адым, белем чишмәсе балалар бакчасында башлана. Тиешле нигезне бакчада салмасак, аны мәктәптә дәвам итү авыр булачак”, - дигән теләкләрен семинарда катнашучыларга да җиткерде.
Семинар татар курчаклары проектын тәкъдим итү белән башланып китте. “Ана бер кулы белән бишек тибрәтсә, икенче кулы белән дөньяны тибрәтә”, – дип сөйли "Унбер" лицее, "Сәләт" мәктәбе татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова. Гөлфия ханым – бу кулланманың авторларның берсе. Кулланма төрле темаларга юнәлдерелгән. Үзеңне ничек тоту, кунакта, өстәл артында сөйләшү, һөнәрләр турында таныштыру курчаклар белән бергә алып барыла. "Укыту, сөйләм күнекмәләрен үстерү барышында татар милли киемендәге курчакларны куллану тәрбиячегә бик зур ярдәм итә. Әйләнә-тирәне танып белү, төрле бәйрәм-йолалар, аралашу шушы курчаклар сөйләменә салынган. Хәзер яңача укыту алымнарын өйрәнеп, үз практикасында кулланучылар күп. Шулар артыннан башкаларны да ияртәсе иде", – ди ул.
Соңрак, чыгыш ясаучы – 112 нче балалар бакчасының татар теле педагогы Мөслимә Гыйльманова туган телне укыту барышында шактый мавыктыргыч чараларны кулланып укытуы турында сөйләде. Биредә балалар матбугаты да бик актив кулланыла. Моннан тыш "Уйнап өйрәник", сюжетлы роликлар, уеннарны төрле вакыйгаларга бәйләү, өстәл уеннары, бармак уеннары кулланып та шактый зур тәҗрибә туплаганнар.
Балалар бакчаларының аерым эчтәлекле программа төзеп эшләүләре куандыра. Мәсәлән, “Акыллым” шәхси балалар бакчасында иртәнге түгәрәк вакытында сөйләм телен үстерү алымнары куллану шактый кызык оештырылган. Биредә балалар иртәнге түгәрәк вакытында уйнап-аралашып кына калмый, ә тулы бер көнне үзләре планлаштыра, нәтиҗә ясарга өйрәнә. Үзләренә эш вазыйфалары ала. Аралашу аша баланың сөйләм теле үстерелә.
Биредә эшләүче тәрбияче Энҗе Саетзадина үзләренең Реджио педагогикасы алымнарын кулланып эшләүләре белән дә уртаклашты. Әлеге тәрбия фәлсәфәсе Италиядә барлыкка килгән һәм бөтен дөньяда танылу алган. Аның төп принциплары:
– Баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, сәләтенә ышану;
– Тәрбияче – ярдәмче, баланың кызыксынуын күзәтеп, үстерү мөмкинлеген арттыручы;
– Бай, иҗади мохит;
– Шөгыльләрне сайлау мөмкинлеге;
– Күмәк эш, проектлар эшчәнлеге;
– Иҗатка киң урын бирү, фантазия, образлы уйлауны үстерү;
– Нәтиҗәгә караганда процессның мөһимрәк булуы.
– Безнең алымнар баланың сәләтенә, кызыксыну өлкәсенә, шәхесенә хөрмәт белән карау, аның көченә ышануга нигезләнгән. Мәсәлән, без җомганы уенчыклар көне дип атадык. Балалар иртәнге түгәрәктә үзләренең уенчыкларын алып килеп күрсәтә, алар турында татарча сөйли. Гадәттә, рөхсәт ителмәсә дә, бала үзенең уенчыкларын бакчага алып килергә ярата. Монда без аерым көн билгеләдек, иртәнге түгәрәкне уенчыкларга багышладык, – дип сөйләде тәрбияче Энҗе Саетзадина.

Ә менә Казан шәһәренең 2 нче гимназиясе каршында эшләп килүче “Балакай” татар балалар бакчасында балалар төрле әкият-хикәят, фольклор уеннарын укып кына калмыйча, бакча тормышында да рәхәтләнеп куллана. Нигездә бирегә әлеге гимназиягә килергә ниятләгән балалар йөри.
“Балакай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнур Мостафина саф һавада булу вакытында балаларның сүзлек байлыгын арттыру турында бик кызыклы чыгыш ясады. Ул яңа сүзләр өйрәнү өчен хәтта урамда төрле мәйданчыкларны да файдаланып булуын сөйләде. Мәсәлән, спорт мәйданчыгында 50 сүзне өйрәнеп була, чүпне аерым җыюда 50 сүз, урман мәйданчыгында 70 сүз, чәчәкләр зонасында 90 сүзне кулланып була. Моннан тыш сүз уйлау, исем табу, әйтеп бетер кебек уеннар барышында да балаларда сүзлек запасы туплана.
101 нче балалар бакчасы мөдире Лилия Галиева сөйләвенчә, алар дәрес проектларын үзләре төзи. Бакчада өч телне бердәй укыту, өч телле тәрбияче-педагоглар белән эшләү алымнары кулланыла икән. Инде уңышлы гына нәтиҗәләре дә күзгә күренә. Лилия Галиева сөйләвенчә, әлбәттә, 3 телне камил белгән тәрбиячеләр табуы кыен. Шуңа бакчада ике телне үзләштергән белгечләр белән билингваль төркемнәр дә бар. Мәсәлән, татар теле һәм инглиз теле төркемнәре. Биредә, иртәнге өлеш инглиз телендә башланса, кичке өлеш татарча аралашу белән тәмамлана. Мондый эшчәнлекне алар инде 9 ел алып бара икән.

Әйе, бүгенге көндә телне саклау, аны балаларга җиткерү җиңелләрдән түгел. Балалар бакчаларының тәрбиячеләре, татар теле укытучылары да шундый фикердә. Шуңа да кармастан яңа кызыклы алымнар кулланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешүче балалар бакчаларының да күп булуы өметләндерә. Шуңа да мондый тәҗрибә уртаклашулар алга таба да дәвам итәчәк дип белдерде оештыручылар. “Аларны тагын да камилләштереп, яңача форматта үткәрәсе килә”, – ди Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Шулай ук балалар бакчалары мөдирләре өчен менеджерлар курсы сыман семинарлар уздыру нияте дә бар.
Фәния Лотфуллина

Казан шәһәренең мәгариф идарәсе фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ