Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач төбәгендә Тукай көннәре

Балтач районы үзенең Сосна Пүчинкәсе авылы белән дә бар татар дөньясына таныш. Анда Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы җирләнгән. Шуңа Тукай атналыгына багышланган чараларның нәкъ мен...

Балтач районы үзенең Сосна Пүчинкәсе авылы белән дә бар татар дөньясына таныш. Анда Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы җирләнгән. Шуңа Тукай атналыгына багышланган чараларның нәкъ менә шушы төбәктә башлануы да табигый хәл.

24 апрель көнне бер төркем язучылар һәм журналистлар – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, ТР халык язучсы Нәбирә Гыйматдинова, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире, прозаик Ринат Мөхәммәдиев, драматург Данил Салихов, язучы Хәбир Ибраһим, Амур Фәлах, шагыйрә Галия Гайнетдинова һәм башкалар Балтачта районы мәктәпләрендә булып укучылар һәм укытучылар белән очрашуларда катнашты. Районда аларны район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы кабул итте һәм үзенең теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Кунакларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы районның авыллары, күренекле урыннары белән таныштырды.

Карадуган мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, язучы прозаик Амур Фәлах һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының журналисты Айсылу Имамиева булып үз иҗатлары һәм эшләре хакында сөйләделәр, балаларның сорауларына җаваплар бирделәр.

Сосна Пүчинкәсе авылында бөек шагыйребезнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зиярәт кылдылар. Тукайның беренче хатирәләре дә нәкъ менә шушы авыл белән бәйләнгән. Тукай әнисен соңгы юлга шушында озатып ятим кала, бу вакытта аңа 3 яшь тә 8 ай була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ