Логотип Магариф уку
Цитата:

Флюра Афанасьева: «Баланы ярату ул – аны алдагы көнгә әзерләү»

Биектау районының легендар укытучысы Флюра Васильевна Афанасьева белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында  «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында очраштык. Ярты гасырга якын гомере...

Биектау районының легендар укытучысы Флюра Васильевна Афанасьева белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында  «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында очраштык. Ярты гасырга якын гомерен авыл мәктәпләрендә математика укытуга багышлаган мөгаллимә кунак буларак чакырулы иде анда. Флюра ханымның мәктәптән китүенә дә инде шактый гомер узган, шуңа да карамастан  меңләгән укучыларына әлегәчә  остаз булып кала бирә ул.  «Мактаулы остаз» күкрәк билгесен  ТРның мәгариф һәм фән министры   Илсур Һадиуллин аңа үзе тапшырды ул көнне. Зыялылыгы, зиһен-акылы йөзенә чыккан бу ханымны тыңлыйсың да үзе укыткан фәненең йогынтысын тойгандай буласың: төгәл, кыска, сөйләгәне   артык дәлилләр дә  таләп итми.

ӘТИЕМ – ОСТАЗЫМ
Өченче буын укытучылар нәселеннән Флюра ханым. Ире Беренче бөтендөнья сугышына киткәч, йортының бер почмагын мәктәп файдасына биргәндә, укый-яза белмәгән әбиләре Анна һич кенә дә укытучы булып китәрмен дип уйламагандыр. Дәрес барышын мич аралыгында посып кына тыңлый торгач, үзе дә укый-
язарга өйрәнгән «солдаткага» озакламый: «Анна, моннан ары хатыңны үзең генә яз, кешедән яздырма, син язган сүзләр йөрәгемә май булып ята», – дигән хатлар килә башлый хәтта. Эш, билгеле, хат белән генә чикләнми, тора-бара укый-яза белмәүче авылдашларын җыеп укыта ук башлый Анна Емельяновна.
– Мине башлангычта әтием Василий Павлович укытты, аның укучысы булуым белән горурланам һәм аны гомер буе  остазым дип санадым. Мин, гомумән, мәктәптә үскән бала. Әтием укытучы, әнием шунда ук җыештыручы булып эшләде. Әни өйдә балалар карап кала, ә әти таң белән аның урынына мәктәп мичен ягарга кереп китә, аңа мин дә иярәм. Авыл баласы эшләп үсә бит ул. Җитмәсә, мәктәптә дә куяннар  асрый идек. Бөтенебез бер булып тырышып-тырышып карыйбыз шул озын колаклар-
ны, тик көннәрдән бер көнне әти: «Кайсыгыз читлек ишеген ачык калдырды, куяннар урманга чыгып качкан», – дип керә. Без  инде кайгырышабыз, елашабыз. Аннан кабат куяннар алгач, балалар читлек ишеге ачылмаслык итеп, ябып йөри башлый.  Күп тә үтми тагын читлекнең берәр «тактасы каерылып», куянсыз калабыз... Ә бит чынлыкта ул куян итен мәктәп ашханәсендә әз-әзләп балаларга ашата торган булганнар. Аның шулай икәнен мин дә белмәдем хәтта. Дөресрәге, әти дә, әни дә белгертмәде, – дип, яшь аралаш әтисенең укыту-тәрбия эшендәге алымнарын, балаларга булган мөнәсәбәтен искә төшереп ала Флюра ханым.– Аның Г.Тукай шигырьләрен ничек итеп укуы, бөтен кыланмышлары, мимикасы  гына түгел, хәтта интонациясе колагымда. Ул халык бишегендә тирбәлеп үскән Тукайга гашыйк иде. «Бал корты»н сөйләгәндә, аны ике бармагы белән «тотып», колак янынарак китереп, «без-з-з-з» диюләренә кадәр күз алдында. Дуслары белән җыелсалар да, Тукайны җыр итеп көйли иделәр. Муса Җәлилне һәрвакыт татарны дөньяга таныткан каһарман дип зурлады һәм аның шигырьләрен бервакытта да утырып укыганы булмады. Басып торулары да горур булыр  иде. Ул бит үзе дә – башыннан ахырына кадәр утлы сугышның бөтен михнәтләрен кичкән кеше.
Татар әдипләренә хөрмәт әтисенең керсез күңеле аша сабый чаклардан ук күңеленә салына Флюраның. Математик, әмма шул ук вакытта Олы Талкыш мәктәбендә укытамы ул (Чистай районы), Елантаудамы (Түбән Кама районы), Казанның  Дачный бистәсендәме – үзенең классындагы балаларны Тукай музеена да, Җәлил һәйкәленә дә алып бармый калмый. Билгеле, тота-каба чыгып китми, укытучы өчен әлеге экскурсияләрнең мөһим этабы күпкә иртәрәк, Тукай, Җәлил иҗатына багышланган класс сәгатьләрендә үк башлана. Юлга чыгасы көнне һәйкәлгә салырга дип, бакчадагы чәчәкләрен дә  үзе сайлый. Чыгарылыш сыйныф укучылары икән, аларын язгы каникулда ук Казандагы, Алабугадагы институтлар белән таныштырып кайтуны да бервакытта артык эшкә санамый. Автобус белән Болгарга, Биләргә экскурсия-
гә чыгып киткән чаклары да аз булмагандыр. Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә узган бер көнлек сәяхәттән дә дөнья кадәр мәгълүмат белән кайта аның балалары. Әле бит шунда казу эшләре алып барган археологлар тирәсендә кайнашып, носилкалар, иләкләр белән азмы-күпме эшләшеп нидер табалар да!
 ДИРЕКТОР ХАТЫНЫ
Флюра ханымны якыннан белмәгәнрәк кеше булса,  ире Павел Алексеевич Афанасьев 35 еллап мәктәп директоры булгач, аңа бервакытта да җил-давыл эләкмәгәндер, дияргә дә мөмкин. Ихтимал, тик директор хатыны булган өчен түгел. Киресенчә, ул кайда да бүрәнәнең авыр башын үзе күтәрергә тырыша. Мәктәп территориясендә өмәгә генә чыкса да, моңа кадәр кеше кулы тимәгән, иң яман учас-
ток аныкы була.

Гәрчә Флюра Васильевна: «Ирләр барында без кемдер! Алар булмаса, без беркем дә түгел. Павелымнан башка мин мондый тормыш та кора алмас, мондый балалар да үстерә алмас идем. Павелымның хатыны булуым ул – медалем дә, бүләгем дә», – дип шаяртса да, иренә ышыкланып, ни үзенә, ни балаларына дан-шөһрәт даулап йөргәне булмый.
АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕНӘ АЕРЫМ МӨНӘСӘБӘТ
Әлбәттә инде, Флюра ханым белән  Афанасьевларның мәхәббәт тарихларына – укытучыларның аларны таныштырган, кавыштырган август киңәшмәсен дә искә төшереп алабыз. Алабуга педагогия институтының беренче курсыннан соң читтән торып уку бүлегенә күчеп, Биләр районының Мордва Баганасы сигезьеллык мәктәбендә бер ел математика укыткан була инде ул чагында Флюра. Язмыш түгел диген, август киңәшмәсендә Чистай районының Олы Талкыш авылыннан килгән технология укытучысы Павел белән урыннары янәшә туры килә аларның.
– Безнең өйдә, гомумән, балта тотып  эшләүче булмады, бүкән алып шуннан  нәрсәдер ясау  күргән әйберем түгел, ә ул аны өч көн буе шундый мавыктыргыч итеп сөйләде, мин ис-акылларым китеп тыңладым. Чыннан да, куллары алтын иде Павелымның. Тора-бара безнең ике арада хатлар йөри башлады, колхоз идарәсендәге телефон да атнага бер без – гашыйкларны  көтә иде. Бер ел бик тиз үтеп китте. Икенче август киңәшмәсе вакытында  ул инде миңа тәкъдим ясады, – дип, яшьлек елларына кайтып килә Флюра ханым.
Тик егетнең тәкъдимен кире кага кыз. Сәбәбе җитди: Югары Кондрата авылында гомер иткән әтисе Василий Павловичның вафатына бер ел да тулмыйча кияүгә чыгу килешмәс, ди. Аннан өч энесен, ике сеңлесен калдырып ничек китсен соң? Шулай да насыйп сәгате сукканын сизми дә кала. Туган көнендә дус кызлар киләсе бар дип, идән-сәке юып йөргәндә, капка төбенә бер самосвал килеп туктамасынмы. «Мин сине алырга килдем. Башка вакытта машина булмаячак», – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куя   тәвәккәл егет. Чык та утыр гына, ике уйлап торырга вакыт та юк.
– Павел, чыннан да, минем хыялымдагы кеше булды: ипле, кычкырып та сөйләшмәс иде. Барысын да булдырырга тырышты. Икебез дә читтән торып укыдык. Мин Алабугага сессиягә китәм, ул  Казанга. Институт тәмамлаганнан соң гына Яңа елны гаилә белән каршылый башладык. Шуннан соң без һәрвакыт бергә булдык.
Икесенең дә күңелләре киң булып, тормыштан тәм, ямь табып яшәүдән дә килә әле ул. Ишекләре дә ябылып тормаган. Район мәгариф идарәсеннән, йә булмаса Казаннан килеп төшкән түрәләр генә түгел, укытырга кайткан яшь укытучылар да заманында бу кунакчыл йортта үз почмакларын тапкан.  Вакытында Флюраның сеңелләре Светлана белән  Любаны да сыендырган алар.
 «БАЛАЛАРЫМНЫҢ УКЫТУЧЫ БУЛУЫН ТЕЛӘДЕМ»
– Барысының да күз алдында, балалар безгә бер авырлык та китермәделәр.  Сергей, Миша, Марина Олы Талкышта, Алексей Елантауда туды. Кечкенәдән тәртипле, тырыш булдылар. Кул астына керә башлагач, әтиләре белән бергә торып, терлекләр янына чыгып китәләр, кайсысы сыер сава, кайсысы абзар чистарта.  Эш җитәрлек, абзар тулы мал. Мин исә, өйдә мич ягып җибәреп, иртәнге аш әзерлим. Кышын  урамдагы карны трактор эттереп, ян-якка өеп китә. Әтиләре эшкә киткәнче, малайлар шуны көрәп, ялт итеп куя торган иде. Бергәләп печәнен дә  чаптык, утынын да кистек, – дип сөйли Флюра Васильевна хезмәт белән үскән балалары турында.
– Шулай да баласы сезнекеләр кебек тормышта үзенең лаеклы урынын тапсын дигән әти-әни тагын нәрсәгә игътибарны юнәлтергә тиеш соң? – дим әңгәмәдәшемә.
– Миндә ниндидер әзер рецепт юк,  моны бары  үзебезнең мисалыбызда гына әйтә алам. Иң беренче чиратта, әти-әни үзе үрнәк булырга тиеш. Безне кайда билгеләсәләр, шунда тырышып, үз эшебезне яратып эшләдек. Балалар моны күреп үсте. Аларны яратырга кирәк, бу аны башыннан сыйпап тору дигән сүз түгел. Баланы ярату ул – аны алдагы көнгә әзерләү. Үзүсешне, белемгә омтылышны  хупладык. Бездә һәрвакыт китап булды. Мин аларның да, үзебез һәм бик күп туганнарыбыз кебек
үк, укытучылар булуын теләдем. Серёжам Казан педагогия институтында  тарих-инглиз теле белгечлеге алып башта үзебезнең Учхоз урта мәктәбендә укытты, аннан  юридик хезмәт юлын сайлады. Ул, мәктәптә укыганда ук, безгә ут төшмәсен дип, өстәл лампасы яктысында юрган астыннан укып ятар иде. Безнең мәктәптә инглиз теле укытылмады. Институтка укырга кергәндә дә, инглиз телен үзлегеннән өйрәнеп, имтиханын тапшырды. Хезмәткә ниндидер газап итеп түгел, җиңел итеп карарга кирәк. Баланы 15 яшьтә бөгәргә тырышуның файдасы юк. Бу инде соң. 4–5 яшьтән эш кушып гадәтләндерергә кирәк. Мишамның машина багажнигында һәрвакыт галош, перчаткалар  булды. Ул өйгә кереп, синең чәеңә утырганчы, бакчада нидер эшләп керә. Кече улым Алексейның,  әйтик, «Соңгы кыңгырау»га  киткәндә дә, башта сыерны савып кергәнен хәтерлим. Алардан: «Балам, дәресне әзерләдеңме?» – дип сорау гына аз. Мин аларның һәркайсына вакытымны бүлә идем. Әйтик,  берсе сумкасын тотып килә – көндәлек миндә. Дәресне сөйли. Китапка күз йөртеп чыгам да берәр сорау бирәм. Укыганмы-юкмы шунда беленә. Дөрес, тикшерми калган көннәрем дә булгандыр. Балалар белән сөйләшергә, аларны күбрәк тыңларга кирәк. Кичкә мичтә чуен белән бәрәңге пешә иде. Бергәләшеп өстәл янында сөйләшеп утырабыз... Аннан баланың хезмәтен күрә белү дә мөһим. Балаларга, әтиегез кайтканчы, теге яки бу эшне эшләп куегыз әле, дия идем. Түтәл утаумы ул, башкасымы. Ирем кайткач, менә шуны-шуны эшләделәр. «Кара әле тау кадәр эш башкаргансыз, афәрин!» – дип макта әле үзләрен, дим шыпырт кына.  Ирем мактауга саран булды, әмма хатын-кыз хәйләкәррәк, акыллырак булырга тиеш. Мин әйткәннең өчтән берен генә әйтсә дә, балаларның күңелен үстереп җибәрергә,  ата белән баланы якынайтырга шул да җитә.  Болар – һәммәсе гаиләне туплый, бербөтен итә торган нәрсәләр...
 ЯҢА МӘКТӘП – ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР
Казанның Дачный бистәсенә күчүләре дә очраклы булмый. Гомер буе туганнардан читтә яшәдек,  дип, Елантаудан күченергә ниятлиләр. Нәкъ шул вакытта Флюра Васильевнаның совхоз директоры булып эшләгән энесе Аркадий Иванов хуҗалык исәбенә мәктәп төзетә. Шулай итеп, Павел Афанасьевны Учхоз урта мәктәбенә директор итеп чакыралар.  Балаларга да яңа мөмкинлекләр ачыла. Авылда ветеринария институтының укыту-тәҗрибә участогы булу Алексейга да җитә кала. Кечкенәдән яраланган каргага кадәр өйгә алып кайтып, айлар буе дәвалаган Миша абыйсы эзеннән туп-туры ветеринария институтына китә. Балаларының укытучы булуларын теләгән ананың  хыяллары тормышка аша. Икенче уллары  биология фәннәре кандидаты Михаил Павлович та, шул юлга кереп китеп, Казан ветеринария институтында шактый еллар укыта, декан урынбасары була. Әнисенең «География укытучысы булсын да  дөнья белән танышсын иде» дигән теләкләре дә юкка булмаган. Терлекчелектәге тәүге җитди технологияләр белән бәйле  бер бик саллы бәйгедә җиңү яулап, чит ил компаниясенең Татарстан төркемендә эшли башлагач, чит илләрдән кайтып керми башлый хәтта. Татарстанлылар Михаил Павлович Афанасьевны соңрак Лаеш муниципаль районы башлыгы, ә хәзерге вакытта Яшел Үзән районы җитәкчесе буларак кылган игелекле гамәлләре аша белә. Барысы да, кем әйтмешли, җирле җирендә. Алексей Павлович та, вузны «отличнога» тәмамлап, ветеринария институтында укытырга кала. Хәзерге вакытта  ул – Биектау районы администрациясендә аппарат җитәкчесе. Кызлары Марина да, пединститутны тәмамлауга, беренче чирканчыкны Учхоз мәктәбендә ала, икенче югары белем алгач, икътисад һәм хокук  институтының психология кафедрасында укыта.
– Без әти-әниебез, нәселебез белән горурланып яшәргә күнеккәнбез. Арада фән докторлары да, галимнәребез дә бар. Менә шуңа да тормышта беребезнең дә уртакул булып кына каласыбыз килмәгәндер, – дип, сүзгә кушыла Афанасьевларның кызлары Марина Павловна. – Аларга лаек дәвамчылар булырга омтылу, тормышта нәрсәгәдер ирешәсе килү ул табигый. Безнең кебек әти-әнисе үрнәгендәге гаилә моделе булдырырга теләүчеләр аз түгелдер. Бары тик яхшылык кына күреп үскәнгә шулай ул.  Әтиебез гомер буе гаиләдә тотрыклылык өчен җавап тотса, әниебез һәрвакыт илһам чыганагы, һәркайсыбызга дәрт-дәрман биреп торучы булды. Аның кадәр ышандыру көче, егәр каян килүен  хәтта әйтүе дә кыен. Алар чын педагог, чын остаз булдылар.  

Расиха ФАИЗОВА


Фотолар Альберт САБИР һәм


Флюра АФАНАСЬЕВА архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ