Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәл Сәгыйтова: «Апуш» балалар театр студиясе кебек башлангычларыбыз шушы олы максатка бер өлеш»

«Апуш» балалар татар театр студиясе Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы сәхнәсендә «Кечтүк» спектаклен тәкъдим итте. Халыкара туган тел көне уңаеннан куелган спектакльне 700 гә якын кеше тамаша кылды...

«Апуш» балалар татар театр студиясе Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы сәхнәсендә «Кечтүк» спектаклен тәкъдим итте. Халыкара туган тел көне уңаеннан куелган спектакльне 700 гә якын кеше тамаша кылды.
Тамашага Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы директоры, Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Зөһрә Нигъмәтуллина, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да килгән иде.
«Без һәрвакыттагыча бик дулкынланабыз, чөнки балалар өчен дә, үзебез өчен дә бу бик мөһим көн. «Апуш» студиясе Илгиз Зәйниевнең искиткеч пьесасын тәкъдим итте. Премьераның датасы юктан гына сайланмады. 21 февраль – Халыкара туган телләр көне. Бүген туган телебез саклауга, яклауга мохтаҗ. Казан Мэриясе проектлары һәм шул исәптән «Апуш» балалар театр студиясе кебек башлангычларыбыз шушы олы максатка кечкенә генә өлеш», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова. 

Спектакльдә студиядә тәрбияләнүче 33 бала да катнашты. Студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрьдә башланды. «Апуш»та укучыларга тәҗрибәле остазлар – актёрлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова белем бирә.

Спектакль драматург, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган. Режиссёрлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат иткән, музыка бизәлеше һәм аранжировка – Нияз Вәлиев, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссёры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.
И.Зәйниев әсәре буенча «Кечтүкле уен» спектакле Г.Камал театрында 2012 елда сәхнәләштерелгән. Ул чакта патшабикә ролен «Апуш» студиясе остазы Миләүшә Шәйхетдинова уйнаган. Әлеге премьерага махсус җырлар язылды, кайбер сәхнә күренешләре өстәлде, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ