«Горький+» сәнгать фестивалендә Камал театры

2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале узды. Программа Казан шәһәренең күп кенә мәйданчыкларында барды.

Кунакларны спектакльләр, лекцияләр, экскурсияләр, дефиле, променадлар, театр лабораторияләре, концертлар, инсталляцияләр һәм ярминкә-буфет көтте.

3 июньдә 20.00 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда Мариин театры солисты Айгөл Хисмәтуллина катнашында Камал театры оркестрының «Горький Италиядә» концерты узды. Оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе — Данияр Соколов.

Фото: kamalteatr.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.