Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм бабай Сабан туе

Казан үзәгендә – Татарстан урамында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге 80 нче  татар-рус мәктәбендә икенче ел рәттән Сабан туе гөрләде. Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе – мәдәни мирасыбызның...

Казан үзәгендә – Татарстан урамында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге 80 нче  татар-рус мәктәбендә икенче ел рәттән Сабан туе гөрләде. Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе – мәдәни мирасыбызның бер күркәм үрнәге. 2023 – Россиядә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы буларак, мондый чаралар бик урынлы уза. Ул – гасырлар дәвамында халкыбызны берләштерүче, башка милләт вәкилләре белән дустанә яшәүнең бер чагылышы да. Үсеп килүче яшь буын бүген аны тагын бер кат күрсәтте. Бу мәктәптә төрле милләт балалары татар һәм рус телләрендә белем ала, шунда ук музыка мәктәбе  һәм бик күптөрле түгәрәкләр эшләп килә.

Келәмдә Казан мәктәпләреннән килгән көрәшче егетләр осталыкларын күрсәткән арада, мәйдан уртасында укучыларны һәм остазларны бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында олимпиадада, төрле бәйгеләрдә, спортта һәм сәнгатьтә югары уңышларга ирешкәннәр байтак булды, һәркайсына дипломнар, рәхмәт хатлары тапшырылды. Һәм боларның һәммәсендә,  һич авырсынмыйча, зур шатлык хисләре белән мәктәп директоры, Россиянең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты  Роберт Мияссәр улы  Мансуров оста башкарып чыкты. Бәйрәм мәйданына чыкырып, ата-аналарны тәбрикләргә дә онытмады ул.

Әлбәттә, авыл Сабан туендагыча чаралар укучыларның җыр-биюләре, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп, иңнәренә чиләк-көянтә асып йөгерүләр, стаканга кашык илә су ташулар,  бау һәм таяк тартышулар  белән үрелеп барды. Тамашачыларны  7 нче сыйныф укучысы Нияз Гасыймов башкаруындагы «Кунаклар», 1 нче сыйныф укучысы  Бәхтияр Ризвановның «Туган тел» җырлары берәүне дә битараф калдырмады. 7 нче музыка мәктәбендә укучыларның халык уен коралларында уйнаулары, Әстерхан татарлары һәм татар керәшеннәре биюләрен башкарулары мәктәп Сабан туена матур ямь  өстәде.

Ахырда тантаналы төстә Сабан туе батырларына бүләкләр тапшырылды, аның иң дәрәҗәлесе кубоклар һәм  муенга эленгән медальләр булгандыр, мөгаен. Аларның уңышларына Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры  Марсель   Шәрипҗан улы Таһиров та, башка хөкемдарлар да  югары бәя бирде.

2025 елда  күренекле мәгърифәтчебез  Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Шуңа әзерлек кысаларында мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре башланган. «Бу бәйрәмне быел үткәрмичә торыгыз», – дип әйтүчеләр дә булды. Әмма без  әзерләнгән чараны өзәргә теләмәдек, бәйрәм дә, буыннар чылбыры да өзелмәсен. Укучыларыбыз да, укытучы-остазларыбыз да бәйрәм итәргә лаек, – ди директор Роберт Мияссәр улы.

Бу сүзләргә өстәп: «Без Каюм бабай кебек булдыклы, тырыш, көрәшче халык», – дип куйдым.


Альберт САБИР


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ