Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Кремлендә «Бөек дала хәзинәләре»

Казан Кремлендә Казахстаннан килгән «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды."Мондый күргәзмә 2021 елда Лондонда гына узган иде. Ә хәзер ул безгә килде", – дип сөйләде Казан Кремленең күргәзмә бүлеге...

Казан Кремлендә Казахстаннан килгән «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды.

"Мондый күргәзмә 2021 елда Лондонда гына узган иде. Ә хәзер ул безгә килде", – дип сөйләде Казан Кремленең күргәзмә бүлеге җитәкчесе Ксения Яровинская.

Күргәзмәгә килүчеләр уникаль алтын бизәнү әйберләрен, сугышчыларның коралларын, кием элементларын һәм башка кызыклы экспонатларны күрәчәк. Казахстан курганнарын казу вакытында табылган әйберләрнең күбесе безнең эрага кадәр VIII–VII гасырларга карый һәм югары осталыкны күрсәтә. Күпсанлы әйберләр хайваннар һәм үсемлекләрне, шулай ук мифик затларны сурәтли.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу проектның төп максаты – борынгы күчмә халык сәнгате артефактлары нигезендә Казахстанның тарихи үткәненең бөеклеген һәм зур потенциалын күрсәтү.

Күргәзмә бер ай, 6 июльгә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ