Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Әхмәт Фәйзигә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

Казанда 17  мартта «Тукай эзләре буйлап» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак. Чара татар язучысы, драматург, шагыйрь-лирик, либретто язучы, әдәбият белгече Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга...

Казанда 17  мартта «Тукай эзләре буйлап» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак. Чара татар язучысы, драматург, шагыйрь-лирик, либретто язучы, әдәбият белгече Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышлана.
Әхмәт Фәйзи Тукайны өйрәнү юнәлешенең башлангычында тора. 1930 елларда ул «Тукай Уральскида» һәм «Тукай» пьесаларында шагыйрь образын тудыра, аның турында кинолибретто өстендә эшли. Гомеренең соңгы елларында Фәйзи «Тукай» романы өчен материаллар җыя: Ленинград, Мәскәү, Алма-Ата тарихи архивлары фондларын куллана. Шагыйрьнең балачагы һәм иҗатының башлангыч этабы турында беренче китабы 1952 елда чыга, ә икенчесе язылмый кала. «Тукай» романы өчен Әхмәт Фәйзи язучылар арасында беренче булып 1958 елда Г.Тукай исемендәге премия лауреаты була. Роман рус, казах, болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән, күп тапкырлар татар һәм рус телләрендә басылган.
Милли музей фондларында Әхмәт Фәйзинең мемориаль коллекциясе саклана. Алар арасында фотосурәтләр, кулъязмалар, документлар, шәхси әйберләр, афишалар, опера һәм балет программалары, шулай ук Шүрәле балеты персонажларының костюмнары бар. Презентация һәм видеохрониканы галимнәр һәм артистлар чыгышлары озата барачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
Чара 14:00 сәгатьтә Г.Тукай урамы, 74 адресы буенча урнашкан Габдулла Тукай әдәби музеенда башлана. Керү ирекле.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ