Логотип Магариф уку
Цитата:

KazanForum кысаларында хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләү проблемалары турында фикер алышачаклар

2023 елның 19 маенда «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр мәйданчыгында «Хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең заманча систе...

2023 елның 19 маенда «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр мәйданчыгында «Хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең заманча системасын формалаштыру» дигән түгәрәк өстәл узачак. Фикер алышуны Россия ислам институты оештыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте


Хәләл индустриясе Россиядә әлеге юнәлештәге тармаклар санын арттырырга омтыла: азык-төлек продуктларыннан тыш, өлкә үз эченә банк һәм салым секторын, инвестицияләр, туризм, фармацевтика, медицина, косметологияне ала. Ихтыяҗ арту сәбәпле, бүген Россия базарында «хәләл» стандартларына туры китереп товарлар һәм хезмәтләр булдыру, аларны сертификацияләү өчен квалификацияле кадрларның җитешмәве мәсьәләләре килеп басты. Болар һәм аларга бәйле башка проблемалар турында танылган белгечләр катнашындагы түгәрәк өстәлдә сөйләшәчәкләр.


Спикерлар Россиядә хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең илкүләм системасын булдыру перспективалары, халыкара тәҗрибә, өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча белгечләрне укытуны оештыру, GSO GCC стандартлары, бу мәсьәләләрдә мөфтиятләрнең роле һ. б. темалар буенча чыгыш ясаячак.


Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ