6 нчы һәм 8 нче июньдә Казанда «Сәламәтлек электричкасы» акциясе узачак. Анда «Казан – Арча – Казан» һәм «Казан – Зөя – Казан» электропоезды пассажирлары катнаша алачак. Табиб-белгечләр индивидуаль консультацияләр үткәрәчәк, кан басымын үлчәячәк һәм тән массасы индексын билгеләячәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, пассажирлар өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс һәм квестлар үткәреләчәк, шулай ук йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча белешмәләр таратылачак.
Акциядә Казанның дәвалау-профилактика учреждениеләре табиб-белгечләре, ТР Төньяк йөреш федерациясенең скандинавия йөреше буенча инструкторы, Казан дәүләт медицина университеты волонтер-медиклары катнашачак.
«Сәламәтлек электричкасы» акциясе расписаниясе:
6 нчы июнь:
1. «Казан – Арча» (6404 нче электропоезд, 1 нче вагон), Казан-Пасс вокзалыннан (Казан-1) 8:21 сәгатьтә кузгала;
2. «Арча – Казан» (6407 нче электропоезд, 1 нче вагон), Арчадан 10:55 сәгатьтә кузгала.
8 нче июнь:
1. «Казан – Зөя» (6003 нче номерлы электропоезд, 1 нче вагон), Казан-Пасс вокзалыннан (Казан-1) 11:15 сәгатьтә кузгала;
2. «Зөя – Казан» (6356 нчы номерлы электропоезд, 1 нче вагон), «Зөя» станциясеннән 12:30 сәгатьтә кузгала.
Акция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казанның медицина оешмалары ярдәме белән «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажирлар компаниясе белән берлектә Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге тарафыннан оештырылган.