«Хагыннан, нахагыннан сакла…»

Гамбәрия апа – минем авылдашым. Казанда яшәп ята. Хәл-әхвәлен белешүгә, ул үз башыннан үткән тарихны да искә төшереп алды.

«Туксанынчы еллар уртасы. Июнь ае. Шәһре Болгарны күрергә  теләгем бар иде, кече улым белән шунда киттек. Шәп булды, тарихи һәйкәлләрне карадым. Аннан кайттык шулай. Карыйм,  олы улымның мәчесе ишек катында утырып тора. Улым юк, кая киткән икән, дип уйлап куйдым. Шуннан озак та үтмәде, миңа тикшерүче телефоннан шалтырата. «Синең улың төрмәдә», – ди. Акылым башымнан чыгып киткәндәй булды.   

Аны наркотик сата диеп гаепләделәр һәм 11 елга төрмәгә утырттылар. Бу хәл миңа коточкыч рәвештә тәэсир итте, бик тә авыр булды инде. Ни әйтергә дә белмәдем. Аны Кемерово өлкәсе, Анжеро-Судженскига озаттылар. Әмма шунысы хак: төрмәдә булса да, улым анда үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән.

Өч ел узып китте. Мин һәр ел аның янына барырга тырыштым. Ярты ел саен баламны ташламадым, кирәкле әйберләрен җибәреп тордым.

Көннәрдән бер көн күрешергә балам янына киттем һәм барып җиттем. Төрмә  начальнигына кердем. Ул миңа: «Улың начар түгел. Ул эшкә чыксын, әгәр шулай булмаган тәкъдирдә, аны тагын да ераккарак озатачаклар», – дип сөйләде. 

Улым агач эшкәртү эшен бик яхшы белә, мин дә аңа шул хакта гына тукыдым. «Агач эшен бик яхшы беләсен, шунда эшлә», – дидем. «Эшкә чыгам, әнәй, башка җиргә барырга, еракка китәргә теләмим», – дип әйтеп куйды ул. Минем белән күрешкәннән соң ук, ул эшкә чыкты. Озак та үтми, массакүләм мәгълүмат чаралары аннан интервью алганнар. Сөйләгән вакытта ул: «Минем әни – икенче группа инвалид, күзе күрми, аны тәрбияләргә кеше дә юк, кече энекәшем дә бар, мине гадел булмаган рәвештә җәзага тарттылар», – дигән. Шуннан соң озак та үтми, аның төрмәдәге «Шәхси эше»н карап чыкканнар, нәтиҗәдә утыру елларын киметкәннәр.

Алдарак кына үзем дә Россия Президенты В.В.Путин исеменә Мәскәүгә хат юллаган идем. Кремльдән хәбәр Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевка барып җиткән. Аннан миңа Джамбулов имзасы белән хат килде. Анда болай диелгән иде: «Бездән башка эшне караганнар һәм эшне уңай хәл иткәннәр». Ул Аман Тулеевның урынбасары булып чыкты.

Елларны киметкәннән соң, баламны үзебезнең якка озатып җибәргәннәр. Үзебезгә ул язын, апрель аенда, этап белән кайтты. Мин улым янына күрешергә килдем. Төрмәгә үзем белән  күп кенә ашамлыклар да алып килгән идем. Ашамлыклар 20 кг булса, төрмә начальнигына: «Тагын биш кило гына булса да өстим инде», – дидем. Ул миңа: «Юк, үзегезгә кирәк булыр», – ди. Мин аннан тагын уңай хәбәр ишеттем. «Аның еллары кимегән, паспорт копиясе бар, улың озак тормый, өйгә кайта», – диде. Мин моңа бик нык шатландым.  

Улым белән очрашуга, күрешүгә кердем һәм үз-үземне белештермичә: «Улым, улым, улым!» – дип, тавышымны күтәреп, кычкырып, каршына таба йөгердем. Улым мине күргәч, аптырап калган. Ул: «Кайгырта-кайгырта әнәйнең башына киткән икән», – дип уйлап, куркып  калган. Шулай итеп, улым, озак вакыт урынына, 4 ел эчендә әйләнеп кайтты. Хакыйкать үз эзенә төште, ул тантана итте. Әмма ничек кенә булмасын, улым үзенең  иң матур яшьлек елларын, сәламәтлеген  анда югалтып кайтты.

Яшьләргә шуны әйтергә телим: хәзерге заманда наркоманлык зәхмәте киң таралган. Акча эшлим дип, порошок хәленә китереп, аны сатучылар да  күбәйде. Яшьләр үз туганнарына, ата-аналарына гына кайгы-хәсрәт китермиләр, яшьли төрмәдә череп яту – ул батырлык түгел, бары тик үз-үзеңне харап итү», – дип сүзен төгәлләде Гамбария апа.  Әлбәттә, ул хаклы.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы
Фото: pixabay

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.