Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара педагоглары республикакүләм мәсьәләләрне күтәрә

«Эх, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара...» дип тикмәгә генә җырламыйлар, ахры. Гомер-гомергә халкының тырышлыгы, булдыклылыгы, югары мәдәнияте һәм дә һөнәрле булуы белән дан казанган Кукмара ягы гел үзенә дәшеп тора сыман. Инде ничә еллар әнә шул югарылыкны саклап килгән кукмаралыларның күңеленә тәрбия орлыгы салу, гаиләдә генә түгел, әлбәттә, мәктәп-бакчалардан ук башлана. Шуңа да биредәге белем һәм тәрбия бирүнең югары дәрәҗәдә булуына шикләнми юлга чыктык.

Кукмара  педагоглары республикакүләм мәсьәләләрне күтәрә:


  • Интернетта татарча контентны үстерү мөһим.

  • Тел турында күп сөйләшүнең дә файдасы бар.

  • Һәр бала, нинди милләттән булуына карамастан, башлангыч белемне үз туган телендә алырга тиеш.

  • Дәресләрдә дә балалар татарча аз сөйли.

  • Мәктәп диварларында ике телдә дә мәгълүмат булдыру зарур.

  • Татар мәктәбендә уку БДИ бирүгә  комачаулык тудырмый.

  • Милли телләрдә иҗат итүчеләр бихиса.

  • Республика буенча бердәнбер бала – безнең укучыбыз – БДИны 393 баллга бирде.

  • Чит ил галимнәре милли гореф-гадәтләр белән кызыксына.

  • Удмурт теле – югала баручы тел.

  • Милли телләрдә иҗат итүчеләр бихисап.

  • Яшь укытучыларның хезмәт хакы түбән.

  • Татар теле һәм әдәбияты укытучылары калмаячак.

  • “Яшь укытучы грант”ын кире кайтарырга. 




  •  
  •  
  •  



Юлга, алдыбызда – Кукмара!
Район мәгариф идарәсенең эшчәнлеге белән танышу Олыяз авылы урта мәктәбеннән башланды. Кукмарадан берничә генә чакрым  урнашкан бу авылның уку йорты ерактан ук балкып күренә. Ялт итеп төзекләндерелгән, зур, чиста, якты һәм иркен  мәһабәт бинада 4 авылдан килеп белем алалар. Ишек төбендә үк безне бик олылап мәктәп директоры Алмаз Миннәхмәт улы үзе каршы алды. Тиздән Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Ильяс улы һәм укыту-методик эшне оештыру буенча җитәкче урынбасары Миләүшә Бакланова,  милли мәсьәләләр буенча методист Энҗе Нигъмәтуллина да килеп җитте.
Биредә районның 8 мәктәп директоры катнашында «Кукмара районы мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүнең милли эчтәлеген тәэмин итү» дигән темага түгәрәк өстәл уздырдык. Иң кызыгы: татар мәктәпләре генә түгел, күпмилләтле район буларак, удмурт, мари һәм  татар керәшеннәре яшәгән авыл мәктәпләреннән дә вәкилләр бар иде. Бу темага сөйләшер сүзләр күп җыйналган икән. Түгәрәк өстәлдә  сөендерерлек матур һәм күркәм эшләребездән тыш, барыбызны да борчыган мәсьәләләр һич яшерүсез уртага салып сөйләшенде, аларны хәл итү юллары да эзләнде. Фикер алышуның берникадәр өлешен сезнең хозурыгызга да тәкъдим итәбез.
Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин:

– Районыбызда барлыгы 32 мәктәп эшли, аларның 17 се татар мәктәбе һәм 2 татар гимназиясе. Аларның берсе Кукмара шәһәрендә урнашкан, анда бүгенге көндә 520 бала туган телебездә белем ала. Икенчесе – Зур Сәрдек авылы гимназиясе. Кукмара – күпмилләтле район, шуңа биредә удмурт телендә һәм мари телендә белем бирүчеләр дә бар. Барыбыз да татар, рус, удмурт, мари телләрен  яхшы белә, бердәм яшибез, беркемне дә аерып карамыйбыз. Районыбызда татарлар 79 процент  тәшкил итә, шуңа барлык мәктәпләрдә дә тәрбия чаралары татар телендә дә үтә. Безнең район татар теленнән имтихан бирүне сайлаучылар буенча үткән ел республикада беренче урынны алды, 146 бала татар телен сайлады. Аларның 39 ы татар, 3 се мари, 3 се удмурт милләтеннән иде. Башка милләтләрнең  дә татар телен сайлап, имтихан бирүе – үзе зур күрсәткеч.
Милли мәгарифне саклау –  төп бурычыбыз. Шул өлкәдә бөтен көчебезне куеп эшлибез. Телне саклау буенча Президентыбыз тарафыннан да күп эшләр алып барыла. Тел буенча соңгы вакытта күп сөйләшенелә башлады, күп сөйләшенү ул барыбер файдага илтә. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм дә бар. Мәсәлән, татар теле кабинетларына елга 6–7 интерактив такта бирәләр. Быел Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен үстерү һәм саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ярдәмендә 500 мең күләмендә грант булдырылды. Шул грантка безнең һәр елны дүртәр мәктәп ия була. Алар бу акчаларны милли компонентны үстерү өчен тота. Мәсәлән, быел Почкучук мәктәбе дәреслекләр алды. Үткән ел 200 татар теле укытучысына 50 шәр мең премия бирелде. Әгәр дә миңа шуның кадәр премия биргәннәр икән, мин нишләп үземнең телне саклау өстендә эшләмәскә тиеш әле?! Ул барыбер стимул бит. Без аерым бер милләт булып туганбыз икән, аны сакларга, киләчәк буынга җиткерергә тиешбез.
 
Стандартлар яңа, мөнәсәбәт иске
Шуңа карамастан барыбер проблемалар туып тора. Соңгы вакытта үзәктә  милли телләргә караш кабат тискәрегә таба үзгәрде, – ди роно мөдире.  – Шулай да без моңа кадәр әле  тел һәм әдәбиятны ничек укыткан булсак, шуны саклап калырга тырыштык.  Яңартылган федераль белем бирү стандартлары буенча туган тел дәресләренә сәгатьләр саны  кими. Шушы әйбер мине бик борчый. Алай да туган тел дәресләрен башка предметлар хисабына булса да саклап калырбыз дип уйлыйм. Үз алдыбызга, һәр милләт баласы үз телендә белем алырга тиеш, дигән максат куйдык. Һәр бала, нинди милләттән булуына карамастан, башлангыч белемне үз туган телендә алырга тиеш. Башка телдә укытып, баш миенең үсешен киметәбез. Үз телендә белем һәм тәрбия алып үскәннән соң, башка телләрне кабул итәргә беркайчан да соң түгел.

Милли компонентны саклап калу өчен, мәктәп кенә түгел, төп  җаваплы кешеләребез – әти-әниләрне дә исәпкә алырга кирәк. Районыбызда барлыгы 6245 бала укый, мәктәпкәчә төркемнәргә 2500 бала йөри. Кызганычка, балалары рус мәктәпләрендә укыган кайбер татар гаиләләрендә,  туган тел буларак, рус телен сайлауны өстен күрә башладылар. Әти-әниләрнең күбесе татар телен икенче планга куя. Без ата-аналарга дөрес аңлату эше алып барып, гариза кабул иткәндә, дөрес фикергә килүләренә ирешергә тиешбез. Тел өчен һәркем үзе көрәшмәсә, үзебез саклап калмасак, киләчәктә безне бик аянычлы хәл көтә.
Тагын бер эчне пошыра торган әйбер – татар мохите кимеп бара. Татар гаиләләрендә туып үскән балалар, туган телләрен белмичә, мәктәпкә килеп керә. Шуңа да мәктәпкәчә төркемнәрдә татарча чаралар үткәрүне мәҗбүри итеп куйдык. Райондагы балаларның яртысы  шәһәр мәктәпләренә йөри. Аларда да татарча чаралар еш уза. Телебезне саклап калу эшен гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны яңарту, төрле чаралар уздыру аша да алып барырга кирәк дип саныйм.
Сөйләм теле дә үзгәреп бара. Гаиләдә бары татар телендә генә аралашсак та, үз улым да «к»  хәрефен катылатып сөйләшә башлаган. Элеккеге йомшак татар телен югалтмабызмы соң, дигән уйлар да килә. Кичә генә Мәчкәрә урта мәктәбендә семинарда булдык. Монда да шушы проблемаларны күтәрдек инде. Дәресләрдә дә балалар татарча аз сөйли дигән нәтиҗәгә килдек. Сөйләм азаю ул – телебезне югалтуга бер адым. Күбрәк аралашу, сөйләшү кирәк. Мәктәпләрдә ачык китапханәләр булдырырга була, бала барсын, күрсен, тотып карасын. Шулай ук мәктәп диварларында ике телдә дә мәгълүматлар, ниндидер язулар булу мөһим. Укучы аны укый-укый шомара, хәтеренә сеңеп кала.
Телләре руслаша
Олыяз урта мәктәбе директоры Алмаз Гарипов:
– Безнең мәктәптә җәмгысы 4 авылдан – Югары Казаклар, Түбән Казаклар,  Балыклы һәм дә үзебезнең Олыяз  балалары белем ала. Барлыгы 152 укучы. Курыкмыйча әйтә алабыз, без чиста, ихлас татар мәктәбе. Укытучыларыбыз һәр фәннән дә дәресләрне саф татар телендә алып бара. Бүгенге көндә сөенерлек уңышларыбыз да бар. Быел республика олимпиадасына татар теле буенча бер укытучыбызны әзерлибез. Ул матур гына  чыгыш ясый алыр һәм мәктәбебезнең данын яклар дип ышанып калабыз. Бу инде татар теле укытучысы Алинә Әхмәтованың зур хезмәте дип әйтер идем.
Үзем 16 ел башлангыч мәктәптә укыттым. Ул вакытта балалар татар телен әйбәт белә иде. Соңгы елларда үзгәреш сизелә, иншалар язасыңмы яки башка фәннәрдән тикшерү эшеме, укучылар, чип-чиста татар авылыннан булсалар да, русча сүзне әйтеп, аның татарчасын сорый башладылар. Йогынтысын, әлбәттә, гаилә белән генә түгел, Интернет белән дә бәйләргә кирәк. Аллаһга шөкер, мәктәп әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә, һәр нәрсәне уртага салып, килешеп, чигенер урыныбызны ныгытып эшлибез. Әмма балалар мәгълүматны гел Интернет һәм телевизор аша алганга, телләре руслаша бара. Шуңа да үзем балалар өчен «Шаян ТВ» кебек каналлар булдырылуына бик сөенәм. Балалар өчен тәрҗемә ителгән кино, мультфильмнар, татарча тапшырулар күбрәк булсын иде. Әмма шунысы борчый: анда да рус мәктәбен тәмамлаган алып баручылар күбесенчә рус акценты белән сөйләшәләр. Андый тапшыруларга саф татарча сөйләшә белүче егет һәм кызларны куярга иде. Чөнки балалар аларны карап үзләренә үрнәк итеп куя һәм шулар шикелле сөйләшергә тырыша. Шулай итеп тә сөйләм бозыла.
Тагын бер проблема: югары сыйныфларда укучылар имтиханнардан куркыпмы, 9 нчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә тырыша. Әмма, минемчә, татар мәктәбендә уку БДИ бирүгә бернинди комачаулык тудырмый, чөнки чип-чиста татар мәктәпләрендә укып та, дәүләт имтиханнарын 100 әр баллга тапшыручы укучыларыбыз булды.
Үзебез сакламасак...
Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия директоры Васил Касыймов:
– Гимназиябезнең тарихы бик бай. Аңа 1932 елда нигез салынып, бик күп күренекле кешеләр тәмамлап чыккан. 1991 елда гимназия статусын алып укый башладык. 2008 елда танылган әдип Чыңгыз Айтматов исеме бирелде. Язучының хатыны, сеңлесе белән очрашулар да оештырдык. Кунаклар еш килеп тора. Әле менә бүген дә Мәскәүдән килгән делегацияне каршы алабыз. Ел да укытучылар арасында республика күләмендә «Ч. Айтматов укулары» оештырабыз.
Якын-тирә авыллар өчен белем бирә торган бердәнбер татар мәктәбе ул. Бүгенге көндә гимназиядә 520 бала белем ала. Аллаһга шөкер, укытучыларга кытлык кичермибез. Безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар, югары белем алып, үзебезгә үк эшләргә кайта.  Ел саен 1–2 чыгарылыш укучысын махсус килешү төзеп  укырга җибәрәбез.
Телгә килгәндә, әлегә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләрен элеккечә үк саклап калдык. 1 нче  сыйныфта – 3 сәгать, 2  нче сыйныфта – 4, 3  нче сыйныфта – 6, 4 нче  сыйныфта  5 сәгать татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. Төгәл фәннәр дәреслекләре русча булса да, ике телдә дә эш алып барыла: татарча да, русча да аңлатыла.
Олимпиадалар буенча да мактанырлык нәтиҗәләребез бар. Узган ел район күләмендә 62 укучы җиңеп чыккан булса, шуларның 10 сы республика күләмендә призёрлар булды. Быел 78 укучы район этабын үтте, хәзер республика күләмендәге олимпиадага әзерлек бара. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме, тормыш иминлеге нигезләре буенча җиңүчеләр аеруча күп.
Моннан тыш,  безнең мәктәпне тәмамлаган меценат Гарәфетдин ага Хисаметдинов, ел саен кайтып, шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрә. Биредә беренче урынны алган укучыга үз кесәсеннән – 5 мең, 2 урынга – 3 мең, 3 урынга 2 мең акчалата бүләк бирә. Калган балаларга мәктәп хисабыннан бүләкләр алып өләшәбез. Узган ел бу конкурста 80 ләп укучы катнашты. Монда татарлар гына түгел, руслар да, башка милләтләр дә татарча шигырьләр сөйли.
Шулай ук ел да якташларыбызның юбилей кичәләрен үткәрү, гармунчылар һәм җыр-бию конкурслары оештыру – болар барысы да яшьләребезне туган телебезгә җәлеп итүдә мөһим роль уйный дип саныйм.
К. Шакиров исемендәге  Зур Сәрдек гимназиясе директоры Фидаил Мостафин:
– Биредә сигезенче елымны эшлим. Безнең гимназия районда традицияләр мәктәбе булып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең сәгатьләре шулай ук сакланып калды. Бөтен фәннәр дә чиста татар телендә укытыла. Дәреслекләргә килгәндә, яңартылган федераль белем бирү стандартлары буенча әлегә китаплар юк. Безгә моңа кадәр булганнарын кулланырга рөхсәт бирелде, шуңа да әле укытырга җитәрлек әсбапларыбыз бар.
Аллаһка шөкер, хөкүмәтнең ярдәмен тоеп яшибез. 2017 елда татар телендә белем һәм тәрбия бирү буенча 1 млн сум күләмендә грант оттык, быел Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен үстерү һәм саклау комиссиясеннән 500 мең сум күләмендә грант алу насыйп булды.
Гимназиядә милли мәдәни мирасны үстерүгә, гореф-гадәтләребезне саклап калуга зур игътибар бирелә. Бер дигән театр коллективы, республика күләмендә дан тоткан «Чәчкә» ансамбле эшләп килә. Үзебезнең гимназиядән чыккан язучылар – Газинур Морат, Заһид Мәхмүди, тел галиме Чулпан Харисова һәм башка күренекле шәхесләребез белән дә горурланабыз. Алар катнашында төрле чаралар, шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез.
Без белемле һәм талантлы тырыш халык, үз милләтебезне, телебезне югалтмаска, саклап калу өчен, бөтен көчебезне куеп тырышырга кирәк. Россия күләмендә безнең республикага хөрмәт белән карыйлар. Күптән түгел Мәскәүгә укырга баргач та, шуны сиздем. 8 кеше 6 көн укуда булдык, урамнарда да гел бергә татарча сөйләшеп йөрдек. Без Татарстаннан дигәч, бик югары кабул итәләр.
Ядегәр урта мәктәбе директоры Рәмис Нуриев:
– Илфат Ильяс улы да, үзем дә – шушы мәктәптә белем алып, кире укытырга әйләнеп кайткан укытучылар. Безнең җирлектә 4 авыл бар, халык саны 1100 гә якынлашып килә. Алар арасында бер генә дә башка милләт вәкиле  юк, бары тик татарлар гына. Шуңа күрә мәктәбебездә дә чиста татар балалары гына укый һәм инде телне сайлаганда да әти-әниләр белән проблемалар туганы юк. Шулай да бүгенге көндә мәктәпкә килеп кергән бала элеккеге шикелле үк түгел, ничектер телләре какшап, руслашып бара. Элек башлангычка килгән балаларны русча сөйләшергә өйрәтергә туры килсә, хәзер киресенчә, укырга килгән баланы чиста татар телендә сөйләшергә өйрәтергә туры килә.
Менә шундый зур проблема бар. Бу, әлбәттә, бездә генә түгел, бөтен Татарстан буйлап дип уйлыйм. Бу әйбер интернет-контент белән бәйле. Алар кечкенәдән  Интернет аша мәгълүмат алып үсәләр, өйрәнәләр, телләре дә шуңа яраклаша. Бу исә безгә алдагы көнебездә дә зур проблема тудырачак.
Шөкер, соңга калып булса да, татарча интернет-контент, мультфильмнар һәм башкалар барлыкка килә башлады. Алдыбызга хәзерге укучылардан киләчәктә татар блогерлары тәрбияләү дигән зур бер максат куелырга тиеш. Бары шулай итеп кенә татарча контентны арттыру мөмкин.
Укыту буенча бездә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләре шул ук күләмдә кала. Барлык предметлар да татар телендә укытыла. Татарча дәреслекләр булдырырга тырышабыз. 10–11 нче сыйныфларда барыбер дә күпмедер күләмдә күчеш булырга тиеш диләр. Шуңа рус телен дә аралаштырып укытырга тырышабыз.
2019 елда аеруча куанычлы  нәтиҗәгә ирештек. Республика буенча бердәнбер бала – безнең укучыбыз – БДИны 393 баллга бирде. Татар телендә укып, татарлар арасында яшәп, рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшыруга иреште.  Хәзер бу укучыбыз КФУда программалаштыру буенча белем ала. Шуңа да математикасын да, информатикасын да татар телендә уку  имтихан нәтиҗәләренә берничек тә йогынты ясамый, дигән фикергә килдек.
9 нчы  сыйныфта имтханнар биргәндә дә 50 процентлап бала татар телен сайлый, ә калган  предметларга килгәндә, аларга сынауда телне  сайлау мөмкинлеге бирелә. Төгәл фәннәрдән дә имтиханны татар телендә бирүчеләр  бар. Бала үз телендә укып, санап, уйларга  өйрәнеп үсәргә тиеш.
Олимпиадаларга килгәндә, безнекеләр дә  берничә ел рәттән татар теле буенча республика күләмендә җиңү яулыйлар. Бу да безнең өчен зур горурлык булып тора.
Милли мәктәпләр чит ил галимнәре өчен  кызыклы
Югары Чура урта мәктәбе директоры Эльмира Тукеева:
– Безнең мәктәп – районда бердәнбер татар  керәшеннәре мәктәбе. Мәктәпкә 1972 елда нигез салынган. Бүген 4 авылдан килгән 144 бала белем һәм тәрбия ала. 2 филиалыбыз – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бар. Милли үзаң формалаштыруда күп эш алып барабыз дип әйтер идем. Бу эш балалар бакчасыннан ук алып башлана. Әби-бабалардан килгән йолаларны, гореф- гадәтләрне барлау, саклау юнәлешендә  даими эшлибез. Бүгенге көндә мәктәбебездә «Халкым мирасы» дигән проект уңышлы эшли. Монда инде безнең иң иҗади педагогларыбыз, укучыларны да җәлеп итеп, эзләнү эшләре белән шөгыльләнәләр.
Башлангыч сыйныфларда – татар телендә, югары сыйныфларда рус телендә белем бирәбез. Район күләмендә уздырылган олимпиадаларда соңгы елларда нәтиҗәле катнаша башладык. Узган уку елында 26 призлы урын булган иде, 2 укучыбыз республика күләмендә татар теленнән призёр булу бәхетенә ирештеләр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Ильяс улы, шушы укучыларны күреп алып, район күләмендәге нәтиҗәләрне барлап, республика күләмендәге олимпиадага катнаштырып, аларга  белемнәрен тагын да камилләштерерлек юнәлеш бирде. Быелгы нәтиҗәләр дә сөендерерлек:  район күләмендә 39 призлы урын. Республика күләмендәге олимпиадага әзерләнүче балаларыбыз да бар.
Безнең төп максат – заманга яраклашкан, җәмгыятьтә үз урынын тапкан, тормыш кыенлыклары алдында югалып калмый торган шәхес формалаштыру. Югары сыйныфларда бу юнәлешкә аеруча  нык игътибар итәбез. Үзләре сайлаган хезмәт юнәлешләрендә уңышларга ирешкән  шәхесләр укучыларыбыз өчен үрнәк булып торалар. Танылган җырчы Вадим Захаров, район башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич безнең мәктәптә белем алганнар.  Башка күренекле кешеләр дә җитәрлек. Мәктәбебездән шундый шәхесләр чыккан икән, димәк инде алдагы елларда да нәтиҗәле эш башкарылган дип әйтәсе килә.
Районда бердәнбер керәшен мәктәбе буларак, Казандагы Яков Емельянов исемендәге милли мәдәни үзәк белән хезмәттәшлек итәбез. Үзәк милли йолаларыбызны барлауда безгә зур ярдәмче. Алар үзләренә ияртеп, безнең мәдәният белән кызыксынучы чит ил галимнәрен алып киләләр. Күптән түгел Франциядән бер галим булып китте. Димәк, читләр дә  төрле милләтләрнең мәдәнияте белән кызыксыналар, дигән нәтиҗә ясадык. Ә ни өчен без үз мәдәниятебезне, туган телне  онытырга тиеш? Әле дә шул үзәк белән нык элемтәдә торып, бу юнәлештәге эшне дәвам итәбез.
Мәктәбебездә 1992 елда оешкан, республика күләмендә танылган «Тәңкәләр» ансамбле  эшләп килә. Киләчәктә милли гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә, телгә  таба борылуның  югарырак нәтиҗәләрен күрербез дип ышанабыз.

Оштырма-Юмья урта мәктәбе директоры Виталий Семёнов:
– Безнең мәктәп – районның иң борынгы уку йортларыннан берсе. Бирегә шулай ук берничә авылдан килеп укыйлар. Хәтта Саба районыннан килүче  татар балалары да бар. Хәзерге вакытта мәктәптә 112 бала укый. Шуларның 103 е удмуртлар, 9 бала татар милләтеннән. Туган тел дәресләрен татарлар татарча, удмуртлар үз телләрендә укый. Моннан тыш, удмурт балалары 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда, дәүләт теле буларак, татар телен дә өйрәнәләр. Әти-әниләр үзләре, без бит Татарстанда яшибез диеп, татар телен сайладылар. Телне белү халыкка үзара дустанә аралашуга ярдәм итә. Удмурт авылларына барсагыз, гаҗәпләнерсез: барысы да татарча аңлый һәм сөйләшә.
Этномәдәни тәрбия бирү буенча Удмуртия белән хезмәттәшлек итәбез. Фәнни-эзләнү институты, университеттан педагоглар һәм галимнәр, безгә килеп, семинарлар үткәрәләр, без дә аларга төрле чараларга барабыз.
Мәктәбебездә шулай ук һөнәрчелек йорты эшләп килә. Балалар анда саламнан әйберләр үрә, кул эшләре белән шөгыльләнә.
Безнең мәктәп электрон дәреслекләр буенча инновацион мәйданчык булып торды.Узган халык санын алу буенча удмуртлар 30 процентка кимегән. Бу инде удмурт теле  югала баручы тел дигәнне аңлата. Хәзер балалар бакчаларында да сабыйлар рус телендә аралаша. Мин үзем мәктәпкә кергәндә, рус телен белми дә идем. Без авылда удмуртча сөйләшеп үстек. Хәзер хәтта авылларда да яшьләр рус телендә аралаша башлады. Беренче елларда ук туган телеңне өйрәнмәсәң, аннан соң бик авыр. Күбесе удмурт теле белән ерак китмисең, русча имтихан бирергә кирәк дип саный. Мондый фәлсәфә  тел белән кызыксыну кимүгә этәрә.  Аяныч, бу – миңа югары көч тарафыннан бирелгән байлык, аны саклау минем бурычым, дип уйлаучылар сирәк.
Мин үзем Татарстанга гаҗәпләнәм, дә, сокланам да: татар телен өйрәнүгә генә түгел, башка милләт телләрен өйрәтүгә дә өстәмә акчалар бүлеп бирелә. Җитмәсә, республикадан тыштагы төбәкләргә дә ярдәм күрсәтәләр.   Моңа кадәр хәтта Удмуртиядә дә 10–11 нче сыйныфларда удмурт теленнән әдәбият кенә укытылды, чөнки дәреслекләр булмады. Ә без методичкалар аша булса да телне өйрәндек. Минемчә, һәр халыкның үз үзенчәлеге, үз матурлыгы бар. Һәр милләт үз телен өйрәнергә тиеш. Балаларыбыз йолаларны, гореф-гадәтләрне белеп үссеннәр, онытмасыннар иде.  Безнең мәктәп моның өчен зур тырышлык сала.
Почкучук урта мәктәбе директоры Алмаз Фәйзрахманов:
Безнең мәктәп – районда   мари телендә белем бирүче бердәнбер уку йорты. Мәктәпкә балалар 5 авылдан килә, шуның берсендә бары тик татарлар гына яши. Алар бездә татар сыйныфларында белем ала. Авылыбыздагы балалар бакча яшеннән үк мари телен өйрәнәләр. Укучыларның яртысы мари, яртысы татар. Ялгышмасам, 90 нчы елларда Красный Октябрь дигән авылда янгын чыгып, җил белән бөтен авыл янып бетә. Алар Почкичук авылына килеп урнашалар. Шул вакыттан бирле катнаш гаиләләр барлыкка килә. 90–95 процент мари баласы татар телендә чиста сөйләшә. Алар шулай ук  үз телләрен дә беләләр.
Мари милләтендәге балаларга үз телләрен өйрәнергә тәкъдим итәбез. Бу мәсьәләдә әти-әниләр белән зур эш алып барыла. Марий Эл Республикасында туган телләре ике генә сәгать укытылса, бездә исә алар 3 сәгать укыйлар. Татар балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә. Марилар өчен татар теле электив рәвешендә атнасына бер сәгать күләмендә калды. Шулай да үз теләкләре белән татар теленнән имтихан бирүче мари балалары да бар.
Әмма, кызганыч, мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе авылга әйләнеп кайтмый. Авылда күбрәк өлкәннәр калып бара.
Шул вакытта мариларның гореф-гадәтләрен дә сакларга һәм үстерергә тырышабыз. Марий Сем дип аталган фольклор коллективлары фестивале оештырып җибәрдек. Узган ел ул дистанцион рәвештә узды. Марий Элдан, Татарстанның мари мәктәпләреннән дә килделәр. Аны киләсе елларда да дәвам итәргә тырышабыз. Монда укучылар җыр-бию, театр кую буенча үз осталыкларын күрсәтәләр. Төрле җирләрдән килгән балалар бер-берсен күреп үсә, аралаша. Бик озак еллар балалар да, өлкәннәр дә яратып йөри торган «Каравон» ансамбле эшләп килә. Моннан тыш, мари халкының данлыклы Семык, Шорыкйол бәйрәмнәрен дә уздырабыз.
Почкучукка Марий Элдан, Эстониядән, Франциядән авылның тарихын өйрәнергә килүче галимнәр бар. Үзебезнекеләр дә аларга барып кайтты.  Мондый аралашу телгә, гореф-гадәтләргә булган игътибар һәм ихтирамны күтәрергә ярдәм итә.
Безнең авылдан китеп, хәзер Мәскәүдә яшәүче Ольга ханым Санникова грант нигезендә Почкучукта мари гореф-гадәтләрен чагылдырган музей-йорт ачты. Биредә балалар төрле станокларда милли көнкүреш әйберләре ясый ала, төрле кул эшләре белән дә  шөгыльләнәләр.
Укучылар яшьрәкләрне ярата
Түгәрәк өстәлдә бүгенге көндә авыл мәктәпләренә нинди үзгәртүләр кирәк, дигән сорау да каралды. Бу нисбәттән мәктәп директорлары уку йортларын җиһазландыру өлкәсен атады.  «Күп мәктәпләр совет чорыннан калган җиһазлар белән эшли. «Үсеш ноктасы»на кергән мәктәпләргә бераз яңа техника кайтты. Әмма күпләр 70–80  нче елгы әйберләр белән укый. Бу яктан дәүләт тарафыннан бераз ярдәм булсын иде», – дигән теләкләрен җиткерде алар.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Ильяс улы бу мәсьәләдә инде боз кузгалып килүен билгеләп узды. Шулай да республикада телләрне саклап калу өчен, авыл мәктәпләренә  күбрәк  матди ярдәм күрсәтелсен иде, дигән тәкъдимен җиткерде.  Милли телнең нигезе  авыл бит!
«Без рус телен дәүләт теле буларак 9 сәгать күләмендә укыйбыз, ә татар теле һәм әдәбияты 3–5 сәгать күләмендә генә кала. Бу вакыт эчендә укучыларга үзебезнең күренекле язучыларыбызны да, телебезне, гореф-гадәтләребезне дә аңлатып җиткерә алмыйбыз. Сәгатьләр саны аз: 2–3 сәгать.  Аны бөтен мәктәбенә 3 сәгатьтән исәпләсәк, барлыгы 20 сәгать килеп чыга. Мәктәпләрне саклар өчен район күләмендә  20 млн сум акча  бирелде. Телебезне саклау өчен дә күпмедер дәрәҗәдә аерым акча бүлеп бирү җаен  тапсалар, әйбәт булыр иде», – дип сөйләде ул.
Шулай ук сүзара сүз чыгып, кадрлар мәсьәләсенә дә тукталдык.  Бу уңайдан мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Нигъмәтуллина авыл мәктәпләренә ир-егет укытучылар җитми дип белдерде.  Ә бит авыл тормышы ир-ат белән бара.
Илфат Ильяс улы әйтүенчә, бу өлкәдә проблемалар җитәрлек. «Бүген укытучыга хөрмәт кими бара, әлеге һөнәрнең дәрәҗәсе төшә. «Сельский учитель» проекты белән генә әллә ни алга китеп булмый, Укытырга кайткан яшь укытучыга тулы бер ставка бирсәң,  ул нибары 18 мең күләмендә хезмәт хакы ала. Эшләп күрсәтмәгән килеш аңа премия дә түләп булмый. Яшьләрнең   20 меңгә авыл җиренә кайтып эшлисе килми   шул.  Билгеле инде, ир-ат укытучылар сәнәгать кебек күп акчалы хезмәтләрне сайлый. Ә татар теле буенча укырга теләк белдерүчеләр бөтенләй юк.  Фән буларак, туган телнең дәрәҗәсен шулкадәр түбән төшерделәр, аны күтәрү бик кыен булачак. Болай булса,  киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучылары калмаячак. Инде физика, химия, математика, предметлары укытучылары белән дә проблема туа башлады. Әлегә пенсия яшендә дә сыйфатлы эшли торган укытучыларыбыз бик күп. Алар китә икән, алмаш табу авыр булачак. Инде пенсиягә киткәннәрне кире 3 әр тапкыр эшкә чакырган очраклар да булды», – дип сөйләде ул.
Почкучук урта мәктәбе директоры Алмаз Фәйзрахманов та сүзгә кушылды, хәзерге балаларның бөтенләй икенче төрле уйлавын һәм кабул итүен әйтте. «Аларга белем бирү, фән белән кызыксындыру өчен яшь белгечләр кирәк. Әгәр хезмәт хакы аз икән институт бетергән бер укытучы да  авыл мәктәбенә килмәячәк. Чөнки ул бүтән җирдә кеше баласы белән интекмичә дә зуррак акча эшләргә мөмкин икәнлеген күрә. Ә мәктәптә белем бирергә дә, тәрбияләргә дә, шул ук вакытта бала өчен җавап та бирергә кирәк. Әти-әни дә хәзер укытучыдан йөз тапкыр арттырып сорый, елдан-ел таләпләрнең зурракларын куя», – ди ул.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе, максатчан юнәлеш буенча укырга җибәрүчеләрнең дә кире авылга әйләнеп кайтмауларын әйтеп узды. «Бик яхшы укыган очракта, аларны Казан мәктәпләре үзләренә алып кала. Бу программаның үтәлеше үзгәрмәсен иде. Әгәр билгеле  мәктәптән киткән икән, ул шунда кайтып, 5 ел укытырга тиеш булсын иде, дигән теләктә калам», – дип җиткерде.
Аның әйтүенчә, яшь укытучыларны җәлеп итү өчен район күләмендә дә күп эшләр башкарыла. Гомумән, район башлыгы мәгариф буенча яңа проектларга, төрле үзгәрешләргә һәрвакыт уңай карый, аларны кертеп җибәрү өчен ярдәм кулын сузарга әзер тора. Бүген яшь укытучыларны җәлеп итәр өчен, һәр кайткан укытучыга 300 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Шәһәр мәктәпләре өчен 200 мең акчалата ярдәм бирелә. Әмма бүген моның белән генә хәзерге яшьләрне кызыксындырып булмый. «Бу – район күләмендә генә түгел, төбәк һәм федераль өлкәдә хәл ителә торган мәсьәлә. Элек «Яшь укытучы» дигән грант бар иде, хәзер анысы да бетте.  Соңгы җыелышларда министрлык тарафыннан аны яңартабыз дигән сүзләр яңгырады үзе. Әгәр бу грант яңадан гамәлгә керсә әйбәт булыр иде. Яшь укытучыларны ил күләмендә кайгыртмасак, киләчәктә бик каты кытлык кичерәчәкбез. Әгәр укытучы булмый икән, балаларыбыз сыйфатлы белем алу хокукыннан мәхрүм кала дигән сүз. Киләчәк белемсез балаларга калса, безне нәрсә көтә соң? Анда милли компоненттан да, телебездән дә берни калмаячак. Бу турыда хәзердән үк яхшылап уйланырга кирәк. Быел остаз елы, шуңа да быел укытучыларга игътибар тагын да артып, ул  матди яктан ныгытылса иде», – дигән теләкләрен җиткерде Илфат Ильяс улы.
Шул ук вакытта бу юнәлештә эшләүче федераль проектлар булуын да билгеләп үтте. «Мәктәпләрдә педагогик сыйныфлар ачтык.  Арча педагогия көллияте, КФУ белән  тыгыз элемтәдә эшлибез. Балаларга яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирү тәэсир итми калмаячак. Шул тарафта бөтенебез бергә, кулга-кул тотынып, ныгытып эшләсәк, дәүләт тә безне онытмыйча ярдәм итсә, барысы да яхшы булачак, дигән өмет бар!»

 

 

Түгәрәк өстәлне алып барды һәм язып алды

 

 

Фәния Лотфуллина

 

Альберт Сабир фотолары


 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ