Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырлайда республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте (Фоторепортаж)

Арча районының Яңа Кырлай авылы урта мәктәбендә ел саен "Без — Тукайлы халык" дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтә. Конференциядә Казан, Биектау, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Нурла...

Арча районының Яңа Кырлай авылы урта мәктәбендә ел саен "Без — Тукайлы халык" дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтә. Конференциядә Казан, Биектау, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Нурлат, Әлки, Чаллы һәм башка районнардан килгән укытучылар һәм укучылар катнашты.

Тукай укуларына 68 укучы һәм 52 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен жюри хөкеменә тәкъдим иткән. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүен үзләренең эшләрендә расларга тиеш иде.

Конференциядә катнашучылар шагыйрьнең иҗади мирасы һәм аның халык иҗатында тоткан урыны хакында әңгәмәдән тыш, быел татар фольклорчылары, хәзерге заман драматургиясе, табигать - безнең байлыгыбыз, 20-30  нчы еллар педагоглары темаларына да сөйләштеләр. "Укытучы - иҗади шәхес" номинациясендә төрле районнардан килгән укытучылар үзләренең иҗади сәлатләрен дә күрсәттеләр.

Жюрида Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, галимнәр, педагоглар, язучылар һәм журналистлар эшләде. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеена экскурсия булды.








Фәния Лотфуллина


Альберт Сабир фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ