Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләргә яңа дәреслекләр

1 сентябрьдән мәктәпләребездә уку-укыту яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә алып барыла башлаячак. Ә аның өчен дәреслекләре дә әлеге стандартлар таләбенә җавап бирерлек булырг...

1 сентябрьдән мәктәпләребездә уку-укыту яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә алып барыла башлаячак. Ә аның өчен дәреслекләре дә әлеге стандартлар таләбенә җавап бирерлек булырга тиеш. Шул уңайдан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршында зшләп килүче дәреслекләр буенча фәнни-методик совет чираттагы утырышын федераль исемлеккә кертелү өчен тәкъдим ителгән дәреслекләрне тикшерүгә багышлады. Исемлектә – барысы 327 дәреслек, алар арасында туган телләрдән һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга адресланачак дәреслекләр дә бар.
Быел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каравына 1200 дән артык дәреслек кергән иде. Шунлыктан әлеге ведомство дәреслекләрнең эшләнеш сыйфатына карата таләпләрне шактыйга катгыйландырды. Эксперт бәяләмәсе бирелгән вакыты гамәлдән чыккан 900 дәреслек кулланылыштан алынды. Ә инде тәкъдим ителгән 1200 яңа дәреслекнең 43 ен Фәнни-методик совет өстәмә экспертизага җибәрде.
Дәреслекләр санын киметүнең мөһим булуын укытучылар үзләре дә, җәмәгатьчелек тә, депутатлар да хуплый. Экспертиза каравына кабаттан җибәрелгән дәреслекләрнең күпчелеге яңартылган ФДББС таләпләренә җавап бирердәй итеп эшләп бетерүне сорый.
Федераль исемлеккә кертеләсе дәреслекләр арасында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга да ярардайлары да булырга тиешлеге игътибар үзәгендә. Шунлыктан яңа дәреслекләр исемлеге акыл ягыннан тайпылышы булганнарга, шулай ук начар күрүче балаларга адресланган 47 исемдәге дәреслек  белән тулыландырылган.  
Яңа дәреслекләрнең федераль исемлегендә I – XI сыйныф укучылары өчен туган тел һәм әдәбияттан булган дәреслекләр тугыз телдә тәкъдим ителгән. Алар арасында алтай, адыгей, чуваш, карачай, татар телләрендә язылганнары да бар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ