Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар балалар театр студиясе Туган тел көнендә премьера тәкъдим итә

21 февраль көнне 18.00 Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат иткән «Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итә. Тамашачыларга драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сә...

21 февраль көнне 18.00 Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат иткән «Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итә. Тамашачыларга драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле күрсәтеләчәк. Бу чара 21 февраль – Халыкара туган тел көненә махсус билгеләнгән.
Спектакльнең режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат итте, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.
Акылның көче, кыюлыкның ярты бәхет булуы һәм бер-береңә ярдәм итү турындагы әлеге тарих «Апуш» театр студиясенең яңа тамашасы нигезенә ятты. Заманча музыка һәм хореографиягә корылган спектакль кечкенә һәм өлкән яшьтәге тамашачылар өчен.
Студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрьдә башланды. Премьерага махсус костюмнар тектерелде. Спектакльдә «Апуш»ның барлык 33 шәкерте катнаша. Яшь артистларны премьерага студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләде. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.
Искәртеп узыйк, И.Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүкле уен» спектакле Г.Камал театрында 2012 елда сәхнәләштерелде. Анда «Апуш»лыларның остазы Миләүшә Шәйхетдинова Патшабикә ролен башкара.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ