Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан аенда иң яхшы бизәлгән бинага бүләк

Диния нәзарәте рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебе...

Диния нәзарәте рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.
Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:

  • - ислам һәм рамазан ае символикасын куллану;

  • - гадәти булмау һәм яңалык өстәү;

  • - эстетик күркәмлек;

  • - бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;

  • - ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Бәйге рамазан аеның 1 нче көненнән (23 марттан) алып үткәрелә һәм бизәлешнең Ураза бәйрәменә (21 апрельгә) кадәр саклануын күздә тота.  Катнашу шартлары гади: 2023 елның 25 мартына кадәр WhatsApp яки Telegram аша +79605438039 номерына оешманың җитәкчесен, атамасын, телефонын, төгәл адресын күрсәтеп, бизәлеш фотоларын җибәрергә кирәк (тулырак – Кушымтаның 2 нче пунктында). Финалга чыгучылар 16 апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.
Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән Нәзарәт сайтында танышып барырга мөмкин.
Оештыру мәсьәләләре буенча (843)237-86-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (9:00 дән 17:00 гә кадәр) мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ