Рамазан аеның 18 нче көнендә Лаеш мөхтәсибәтенең Сокуры авылы «Юлчы» мәчетендә балалар өчен «Рамазан квесты» уены үткәрелде. Әлеге чарада Лаеш районы авылларыннан 3–11 яшьлек 100 гә якын бала катнашты. Балалар, 2 зур төркемгә бүленеп, махсус программа буенча көч сынашты: 3–7 яшьлекләр акбур белән Рамазан ае темасына рәсемнәр ясады, төрле уеннар уйнады, ә 7–11 яшьлек балалар исә ислам темасы буенча табышмакларга җавап бирде; ярышып Коръән сүрәләре укыды; хәләл-хәрәм, файдалы ризыклар турында сөйләште; Коръәндә искә алынган хайваннарны, пәйгамбәрләр тарихын искә төшерде. Әлеге чара ахырында һәр балага күчтәнәч – дини китаплар һәм буяу китапчыклары, блокнот, акбурлар; җиләк-җимеш суы һ.б. тапшырылды.
14:05
13:20