Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәйдәшев музее Тукайның туган көненә багышланган концертка чакыра

24 апрельдә Салих Сәйдәшев музее Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә «Тукай моңнары» исемле концерт оештырачак. Чара бөек шагыйрьнең туган көненә һә...

24 апрельдә Салих Сәйдәшев музее Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә «Тукай моңнары» исемле концерт оештырачак. Чара бөек шагыйрьнең туган көненә һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновның якты истәлегенә багышланган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. 
Музейда татар композиторларының Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырлары яңгыраячак. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы солисты Илгиз Мөхетдинов Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле вокаль-симфоник поэмасыннан өзекләр башкарачак.
«Татар халык көйләрен, шәрык ритмнарын, барокко, модернизм һәм джаз элементларын гаҗәеп рәвештә берләштерә алган әлеге поэма татар музыкасында уникаль урын алып тора. 50 ел элек язылуга карамастан, ул әле дә заманча яңгырый.  Әлбәттә, аның популярлыгына зур өлешен Эмиль абый Җәләлетдинов керткән булган. Тукайның туган көне уңаеннан гына түгел, ә бөек җырчыны искә алу максаты белән без бу әсәрне тамашачыларыбызга кабат тәкъдим итүебезгә бик шатбыз», – ди Салих Сәйдәшев музееның директоры Айдар Әхмәдиев.
Татарстанның атказанган артисты, «Тантана» театраль премиясе лауреаты Эльза Исламова Габдулла Тукай шигыренә композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән «Яратма» җырын башкарачак. Баш дирижёр Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тамашачыларны Салих Сәйдәшев әсәрләре белән дә сөендерәчәк: программага «Наёмщик» драмасыннан биюләр һәм Кызыл армия маршы кертелгән.

Концерт 18:30  да башлана, керү түләүсез.


Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ