Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сердәш» психологик хезмәте үзенчәлекле балаларның әниләрен ярдәм төркеменә чакыра

«Сердәш» психологик хезмәте үзенчәлекле балаларның әниләрен психологик ярдәм төркеменә чакыра. Ул пәнҗешәмбе көннәрендә айга ике тапкыр уза, дип хәбәр итә шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары...

«Сердәш» психологик хезмәте үзенчәлекле балаларның әниләрен психологик ярдәм төркеменә чакыра. Ул пәнҗешәмбе көннәрендә айга ике тапкыр уза, дип хәбәр итә шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе.
Төркемдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияли торган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге әниләр катнаша ала. Психолог Лилия Сафина тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашачак, кризис мизгелләрен кичерергә һәм үз-үзеңә ярдәм итүнең яңа ысулларын һәм арт-терапевтик практикаларны сынап карарга ярдәм итәчәк.
Киләсе очрашу 25  майда 17:30 сәгатьтә Годовиков урамы, 14, 2 подъезд адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)598-33-73 телефоны буенча белергә мөмкин.

https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ