Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрә сабыйларда кунакта

Түбән Кама каласының Рәзинә Хәйдәрова җитәкчелегендәге 49 нчы балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы...

Түбән Кама каласының Рәзинә Хәйдәрова җитәкчелегендәге 49 нчы балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, Каюм Насыри исемендәге премия лауреаты, ун китап авторы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Нурзия Мирхазова белән очрашу булып узды. Очрашуда язучы балачак хатирәләре, әдәбиятка этәргән беренче адымнары, уңышлары, хыяллары белән уртаклашты. Язучының тормыш хакында уйлануларын, фикерләрен, биргән киңәшләрен сабыйлар һәм бакча тәрбиячеләре бик җылы кабул итте...


Кыскасы, очрашу чын бәйрәм төсмерен алды. Балалар күңелдән укыган шигырьләр, башкарган җырлар аеруча игътибарга лаек булды. Нурзия Мирхазованың “Чигү остасы” дип исемләнгән җырын сабыйларның баянга кушылып үтә дә зур осталык белән башкаруларын, тамашачылар гына түгел, педагог-язучы да зур бүләк буларак кабул итте. Чыннан да Нурзия ханым әйтмешли, икеләтә шатлыклы мизгел. Наилә Яхина шигырьгә көй иҗат итеп, “Түгәрәк уен” журналында бастырган булса, музыка җитәкчебез Вәсилә Мансур кызы шул җырны табып алып, балаларны әлеге очрашу өчен махсус әзерләве үтә дә матур күренеш. Ә инде Нурзия Мирхазованың «Сабантуй» җырын (Наилә Яхина көе) тәрбияче тарафыннан флейтада башкарылуы шулай ук истәлекле мизгел, дип әйтер идем.




“Заман” уку һәм аралашу үзәге мөдире О.Агафонованың язучы турында уй-фикерләре белән уртаклашса, мин, алып баручы буларак, очрашуга әзерлек вакытында педагог-язучы турында җыйган мәгълүматларым белән таныштырырга да мөмкинлек таптым. Шулар арасында түбәнкамалылар гына түгел, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның бәяләмәсе дә бик урынлы иде. Әлбәттә, җылы сүзләр ямь өстенә ямь өстәде, әңгәмәбезнең эчтәлеген тагы да куертты. Очрашудан соң күңелләребез рухи яктан баеп, самимиләнде.
Шәһәребездә шундый шәхесләр булу – зур горурлык ул. Рәхмәт сезгә, Нурзия ханым! Иҗат чишмәләрегез саекмасын. Кабат очрашырга язсын.
Айзирә ШАКИРЯНОВА,

Түбән Камадагы 49 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ