Логотип Магариф уку
Цитата:

Спортка мәхәббәтне физкультура укытучысы уята

Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлелек hэм чыдамлылык тәрбияли. Ә болар – хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, ярат...

Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлелек hэм чыдамлылык тәрбияли. Ә болар – хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән  чын күңелдән сөенә белүчеләр – иң беренче нәүбәттә, физкультура укытучылары.

Әлки районының Чуваш Кичүе авылындагы татар мәктәбен тәмамлагач, ЭмильФәргать улы Галләмов Тәтеш педагогия училищесында белем ала. Язмыш аны Нурлат шәhәрендәге 2 нче урта мәктәп белән бәйли. 2003 елдан башлап, менә 20 ел инде ул мәктәбебездә физкультура дәресләре алып бара. Читтән торып Казандагы физик тәрбия һәм спорт институтын тәмамлады.

Спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәтне физкультура укытучысы уята, әлбәттә. Авыл мәктәбендә укыганда ук, Эмиль Галләмов спортка мөкиббән киткән була. Укучыларыбызның иң яраткан дәресләреннән берсе – физкультура дәресе. Эмиль Фәргать улы әлеге предметны тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша. Укытуның фәнни-теоретик нигезләрен яхшы үзләштергән педагог ул.
Укучылар белән массакүләм-спорт hәм физкультура-савыктыру эшләрен алып бара. Балаларны бүрәнәдә, борысларда күнегүләр ясарга, аркан буйлап үрмәләргә, дөрес итеп тартылырга hәм мәтәлчек атылырга өйрәтә, төрле спорт уеннарының кагыйдәләрен аңлата.
Эмиль Фәргать улы хәвефсезлекне тәэмин итү, санитария-гигиена нормаларын үтәү хакында да кайгырта. Ул шулай ук спорт нормативлары тапшыруны оештыра, балаларны ярышларга әзерли, дәрестән соң «Гомуми физик эзерлек» түгәрәген алып бара.

Укучыларның уңышлары укытучының осталыгыннан тора. Эмиль Фәргать улының укучылары, күпсанлы ярышларда, конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урынар яулый. Агымдагы уку елында үткәрелгән район олимпиадасында ун укучысы призёр hәм җиңүче булды. республикада үткәрелгән олимпиадада да аның берничә укучысы призёрлар булып танылды.
Укытучыбыз үзе дә волейбол, баскетбол уеннарын яратып уйный. 2 нче мәктәп укучыларның волейбол, баскетбол, футбол, лапта уйнарга яратулары турында ихластан шатланып сөйли. Эмиль Фәргать улы уңышларының сере турында сорагач: «Ин мөhиме – баланың күңелен кайтармау, аны физик яктан ныгырга, үзе сайлаган төрдә алдынгы булырга омтылырлык итеп кызыксындыра белү. Көн саен физкультура белән шөгыльләнү гадәте укучыларның иммунитетын ныгытып кына калмый, аларны чыдам, нык итә, чыныктыра», – дип җавап бирде.
Үз эшенә ихлас бирелгән Эмил Фәргать улы Галләмов «Татарстан Республикасының физкультура отличнигы» дигән күкрәк билгесенә, Мәгәриф hәм фән министрлыгының Мактау громатасына; Татарстанның спорт министры В.Леоновның Рәхмәт хатына лаек булды.
Спорт җиңел бирелми. Ул көчле, артка чигенми торган, максатчан кешеләрне ярата. Спортта бирешмәүчеләр тормышта да бирешмәячәк.
Эмил Фәргать улы кебек физкультура укытучылары күбрәк булса иде.
Халидә ШӘРАПОВА, Нурлаттагы 2 нче урта мәктәп директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ