Логотип Магариф уку
Цитата:

Ставрополь музейлар көнендә... Мамадышка якынайды

18 майда музейлар көне билгеләп үтелде. Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган XI генераль ассамблеясы 18 майны Халыкара музейлар көне дип игълан иттте. 1978 елда бу көн...

18 майда музейлар көне билгеләп үтелде. Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган XI генераль ассамблеясы 18 майны Халыкара музейлар көне дип игълан иттте. 1978 елда бу көн дөньяның 150 дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Ел саен бу бәйрәмнең тематикасы үзгәреп тора, быелгысы исә «Музейлар, тотрыклылык һәм иминлек» шигаре астында узды.
 
Бу көнне Ставрополь краеның Новоалександр районындагы Төбәкне өйрәнү музее Мамадыш районының Балалар һәм яшүсмерләр йорты белән берлектә «Бүгенге музей – ватанпәрвәрлек һәм рухи-әхләкый тәрбия бирү үзәге» исемле фәнни-гамәли конференция уздырдылар. Конференция телекүпер рәвешендә узды. Конференция эшендә мәктәп музейларыннан алып република музейларына кадәр Россия, Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан, Кипр музейлары катнашты.

Татарстан исеменнән Мамадыш районы музейлары катнашты һәм чыгыш ясадылар. Алар арасында Тәкәнеш урта мәктәбендәге «Яшь гвардия» музее җитәкчесе Рамил Нигъмәтуллин, Урта Кирмән урта мәктәбе музее җитәкчесе Ринат Хәйруллин, Җәнлек совхозы педагог-оештыручысы Зөлфирә Гыйльметдинова, Түбән Яке урта мәктәбе музее җитәкчесе Фоат Насыйбуллин, Мамадыш политехник колледжының өстәмә белем педагогы Вера Фәйзриева бар иде. Конференциядә катнашучылар алынган проблема буенча үзләренең эш системалары белән таныштырдылар, бәйрәм котлаулары кабул иттеләр.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ