Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар теле – сәхнә теле». Тинчурин театры спектакль-дәрес тәкъдим итә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында беренче тапкыр, балалар һәм яшүсмерләр өчен, «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спе...

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында беренче тапкыр, балалар һәм яшүсмерләр өчен, «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итә.
Телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындырырга ярдәм итүче әлеге спектаклебез сәхнә теле ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр арасында татар әдәби телендә дөрес итеп сөйләүне пропагандалау ниятеннән дөнья күрде, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.
«Татар теле – сәхнә теле» спектакле шулай ук укучыларны татарча камил сөйләшүче артистларыбыз белән якыннан таныштыру; шул рәвешле милли театр сәнгатенә кызыксыну уяту; яшь буында туган телебезгә мәхәббәт  тәрбияләү юнәлешендә укытучыларыбызга булышу һәм яшүсмерләребезгә “Пушкин картасы”н файдалы кулланырга ярдәм итү максатыннан сәхнәләштерелде. Спектакль-дәреснең премьерасы 10 мартта 12.00 сәгатьтә булачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ