Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан һәм Марий Эл депутатлары укытучылар статусын күтәрү юлларын бергәләп эзләде

Татарстан һәм Марий Эл республикалары – ут күршеләр. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында үзара аралашып, тыгыз хезмәттәшлектә  эш итә алар. Мәгариф өлкәсендә бу аеруча калку чагылыш таба. Бүген...

Татарстан һәм Марий Эл республикалары – ут күршеләр. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында үзара аралашып, тыгыз хезмәттәшлектә  эш итә алар. Мәгариф өлкәсендә бу аеруча калку чагылыш таба. Бүген Яшел Үзән шәһәрендә булып узган үзенчәлекле чара – моның күркәм бер чагылышы. Ике республика чигендә урнашкан бу калада бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча  комитеты Марий Эл Дәүләт Җыенының социаль үсеш буенча комитеты белән берлектә күчмә утырыш уздырды. Берләштерелгән утырыш эшендә катнашучылар башта Яшел Үзәндәге Мәдәни үсеш үзәге эшчәнлеге белән таныштылар, аерым алганда, алар мастер-класслар барышын карадылар, аларда уздырыла торган чараларның шаһиты булдылар. Үзәк фойесында Яшел Үзән төбәгенең мәгариф учреждениеләре һәм мәдәният учаклары эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә дә күпләрдә зур кызыксыну уятты.
Күчмә утырышта катнашучылар аннары әле бу уку елы башында гына ачылган М.В.Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицейда эшне дәвам иттерде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Марий Эл Дәүләт Җыены Рәисе Анатолий Смирнов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Марий Элның мәгариф һәм фән министры урынбасары Валентина Гаврилова һәм башка рәсми затлар, депутатлар  Яшел Үзән районында педагогларның һәм остазларның статусын күтәрү юнәлешендә башкарган  эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Каланың Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә  ике республика депутатлары катнашында узган берләштерелгән утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Марий Элның Дәүләт Җыены Рәисе Анатолий Смирнов, Яшел Үзән муниципаль башлыгы Михаил Афанасьевлар котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Марий Элның мәгариф һәм фән министры урынбасары Валентина Гаврилова, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казандагы 7 нче урта мәктәпнең яшь укытучысы Эльвира Гыйззәтуллина, Арча районы Шурабаш урта мәктәбенең мари теле укытучысы Олеся Антипова докладлары тыңланды.
Утырышны Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ